Нариман Сабитов (Нариман Гыйләҗетдин улы Сабитов, баш. Нариман Ғиләжетдин улы Сабитов) – композитор, дирижёр. БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1961). Г.Сәләм (1968), Салават Юлаев (1972, вафатыннан соң) премияләре лауреаты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1951).

Нариман Сабитов
Туган телдә исем Нариман Гыйләҗетдин улы Сабитов
Туган 11 гыйнвар 1925(1925-01-11)
Казан
Үлгән 9 июнь 1971(1971-06-09) (46 яшь)
Акъяр
Күмү урыны Уфа
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, дирижёр
Балалар уллары Илдар (1953), Рөстәм (1955)[1]
Ата-ана
  • Гыйләҗ Сабитов, татар драма театры артисты (әти)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
Г. Сәләм премиясе (1968)
Салават Юлаев премиясе (1972, вафатыннан соң)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1925 елның 11 гыйнваренда Казанда, Татар драма театры артисты Гыйләҗ Сабитов гаиләсендә [2] туган. 1932 елдан Уфада. Мәскәү дәүләт консерваториясендә (В. Белый сыйныфы) (1944-1948) укый, композиторлык (А. Александров сыйныфы) һәм дирижёрлык (И. Дружинин сыйныфы) сыйныфларын тәмамлый (1953). 1954 елдан Уфада опера һәм балет театрында баш дирижёр вазыйфасында (1960-1969, дирижёр)

 
Н. Сабитов исемендәге
Ачык конкурс логотибы

Беренче һөнәри милли композиторларның берсе буларак, театр, симфоник, камера-вокал, ансамбль өчен һәм хор музыкалары үсешенә зур өлеш кертә. Н. Сабитов башкорт һәм татар фольклорына мөрәҗәгать итеп, заманча һәм классик композицияләр иҗат итә. Иҗатында бигрәк тә балет зур урын алып тора. Шулай ук җыр жанрында күп эшли: татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә язылган 200 җыр һәм романс авторы.[3]

  • «Мыексыз тылсымчы» (Безусый волшебник) (Уфа, 1967).
  • «Дуслык» (Дружба) (Xөсәен Әхмәтов белән бергә; Уфа, 1954, 2- ред. — «Тау бөркете» (Горный орёл), 1959)
  • «Буратино» (Уфа, 1960)
  • «Гөлнәзирә» (Гюльназира) (Уфа, 1963)
  • «Мурзилка-космонавт» (Уфа, 1964)
  • «Яратам сине, тормыш» (Люблю тебя, жизнь) (Уфа, 1967)
  • «Айгөл иле» (Страна Айгуль) (Уфа, 1971)

Оратория-хор әсәрләре

үзгәртү

Камера-вокал әсәрләре

үзгәртү
  • «Күзләреңә карыйм» (Гляжу в глаза) вокал шәлкеме, 1965
  • Башкорт һәм татар шагыйрьләре сүзләренә җыр һәм романслар, 1971
  • «Язгы җырлар» (Весенние песни), «Сөю җырлары» (Песни любви) , 1968

Камера-инструменталь әсәрләре

үзгәртү
  • Эскрипкә һәм оркестр өчен концерт (1951, 1959, 1965)
  • Фортепьяно һәм оркестр өчен концерт (1958)
  • Фортепьяно өчен 7 көй (Семь наигрышей для фортепиано), 1965
  • Фортепьяно өчен кереш көйләр (Прелюдии для фортепиано)

Симфонияләр

үзгәртү
  • Оркестр өчен «Героик поэма» (Героическая поэма) (1950)
  • Оркестр өчен «Ау» (Охота) (1955)
  • Оркестр өчен «Яулык турында поэма» (Поэма о платке) (1961)

Дирижёрлык иткән спектакльләре

үзгәртү
  • «Патша кәләше» (Царская невеста) Н.А. Римский-Корсаков
  • «Трубадур» Дж. Верди
  • «Кармен» Ж. Бизе
  • «Акбүзат»
  • «Замандашлар»
  • «Эсмеральда» балеты, Ч. Пуньи
  • «Лакме» балеты, Л. Делиб
  • «Өмет яры» (Берег надежды), А.П. Петров[4]

Гаиләсе

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1951)

  • Уфадагы 1- музыка мәктәбенә исеме бирелгән.
  • Н. Сабитов исемендәге халыкара ачык музыкант-башкаручылар конкурсы оештырылган (1995)[5]

Чыганаклар

үзгәртү
  1. «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  2. «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Сылтанмалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

«Тау бөркете» балетына кереш (музыканы тыңларга)

Искәрмәләр

үзгәртү