Рөстәм Сабитов
Рөстәм Сабитов (Рөстәм Нариман улы Сабитов, баш. Рөстәм Нариман улы Сабитов) – композитор, РФ (2007) һәм БР (1997) атказанган сәнгать эшлеклесе. С. Юлаев (2010), Дм. Шостакович (2001) премияләре лауреаты. БР композиторлар берлеге рәисе (1992-2005).
Рөстәм Сабитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Нариман улы Сабитов |
Туган | 5 декабрь 1955 (69 яшь) Уфа |
Яшәгән урын | Үктәбер инкыйлабы урамы[d][1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | композитор |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (2010) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1955 елның 5 декабрендә, Уфада композитор Нариман Сабитов гаиләсендә туган. Уфада сәнгать укуханәсенең музыка белгече бүлеген, дәүләт сәнгать институтының теория-композиторлар факультетын (1980, Е. Земцова сыйныфы) тәмамлаган. 1981-1983 елларда Мәскәүдә ССРБ Зур театрында стажировка (җитәкчесе Фуат Мансуров) үтә. Уфада опера һәм балет театрында (1983-1990, 2005 елдан) дирижёр, Уфа сәнгать институтында (1990-1993) һәм аның каршындагы махсус музыка мәктәбендә (1990-1997) укытучы булып эшли. 1998 елдан Нариман Сабитов исемендәге музыкант-башкаручыларның ачык бәйгесе сәнгать җитәкчесе.[2] 2012-2013 елларда Уфа опера һәм балет театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
Иҗаты
үзгәртүТөрле жанрларда һәм стильләрдә иркен иҗат итә. Халык көйләренең аһәңен заманча композиторлык техникасы белән көчәйтә.
Репертуар
үзгәртүУфа опера һәм балет театрында
үзгәртү- «Сильва», Имре Кальман
- «Асрау-хуҗабикә» (Служанка-госпожа), Дж. Перголези
- «Пер Гюнт», Э. Григ
- «Травиата», Дж.Верди
- «Моцарт и Сальери», Н.А. Римский-Корсаков,
- «Аккош күле» (Лебединое озеро), П.И.Чайковский
- «Сильфида», Х. Левенсхольд
- «Буратино» (балет), Н.Г. Сабитов
- «Пахита», Минкус
- «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь), Ш. Гуно
- «Төнге шәһәр балладасы» (Баллада ночного города), Журбин[3]
Әсәрләре
үзгәртүБалет
үзгәртү- «Мәхәббәт һәм үлем» (Любовь и смерть) (1979, көнчыгыш легендалары нигезендә үзенең либреттосы)
- «Прометей» балет-ораториясе (1998, М.Кәримнең «Ташлама утны, Прометей» трагедиясе буенча Н. Спектор либреттосы)
Симфония
үзгәртү- Симфония (2002)
- «Лорка» (2005)
- Симфония (2007)
- Эскрипкә һәм оркестр өчен концерт (1980)
- «Симфония картиналары» (1992)
Камера-инструмент музыкасы
үзгәртү- Кыллы квартет өчен «Зеркальные конструкции» шәлкеме (1978)
- Кыллы оркестр һәм гобой (соло) өчен концерт (1984)
- Кыллы оркестр һәм бәрмә кораллар өчен «Әтием ядкаре» (Памяти отца) поэмасы (1987)
- Камера оркестры, 2 курай, кубыз, думбыра өчен «Халык стилендә бәләкәй симфония» (Маленькая симфония в народном стиле) (1996)
- «Гаҗизлек» (Отчаяние) фортепьяно квинтеты (2003) һ.б.
Вокал музыкасы
үзгәртү- Ф. Гарсия Лорка сүзләренә 5 романс (1976)
- Сопрано һәм фортепьяно квинтеты өчен «Мәхәббәт һәм үлем» (Любовь и смерть) поэмасы (М.Кәрим сүзләренә) (1978)
- Сопрано, инглиз рожогы һәм фортепьяно квинтеты өчен «Төнге тынлыкта» (В ночной тишине) (А. Исаакян сүзләренә) (1982)
- Хор өчен «Япон шигъриятеннән» (Из японской поэзии) (К. Хитомара һәм О. Якимото сүзләренә) (1978)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүТатарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Балет! Кичә! Бүген! Иртәгә! сайты
- ↑ Дирижёрлар корпусы, archived from the original on 2015-04-12, retrieved 2015-01-07