Төп менюны ачу

Ягъсуф Шәфыйков

Ягъсуф Шәфыйков, Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков (1937 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Түбән Карач) — язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. ТР язучылар (2006) һәм журналистлар, Россияле язучылар (2000) берлекләре әгъзасы. ТР ФА шәрәфле әгъзасы (2017)[1]. Актаныш районының шәрәфле ватандашы (2011)[2].

Ягъсуф Шәфыйков
Я.Д.Шәфыйков.jpg
Тугач бирелгән исеме: Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков
Туу датасы: 1 гыйнвар 1937(1937-01-01) (82 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Түбән Карач
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1970—х. в.
Юнәлеш: документаль проза
Жанр: повесть, очерк, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле, рус теле
Дебют: «Твои земляки» (1970)
Премияләр: «Бәллүр каләм» әдәби премиясе
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1937 елның 1 гыйнварында Актаныш районы Яңа Кормаш авыл шурасына караган (хәзерге Татар Суыксуы авыл җирлегенә караучы) Түбән Карач авылында туган. Әтисе ягыннан ата-бабалары Минзәлә өязенең билгеле тимерчеләре, әнисе ягыннан ата-бабалары мөселман руханилары булган. Әтисе Долмаган Бөек Ватан сугышында катнашкан офицер, кавалерия полкының ветеринария табибы, сугыштан соң Чапаев исемендәге күмәк хуҗалык рәисе. Авылдашларына фирка райкомы рөхсәтеннән башка эш көненә 200 г икмәк өләшкән өчен, ун елга Колымага сөрәләр (1953 елның маенда Сарапулга кайта, 40 яшендә үпкә чиреннән үлә). Ягъсуф унбер яшеннән туган авылындагы күмәк хуҗалыкта атлы эштә эшли. Яңа Кормаш авылында җиде сыйныф тәмамлый. 1953 елның гыйнварында әнисе һәм кече эне-сеңлесе белән Удмуртиянең Сарапул шәһәренә әнисенең энесе Габделхай янына күчеп, алман колониясенең кечкенә бүлмәсендә урнашалар. Анда да ит комбинатында ат йөртүче, йөк төяүче булып эшли. Шоферлыкка укып чыга. Дондагы Ростовта «Суыту корылмалары механигы» белгечлеген үзләштерә. 19601963 елларда хәрби хезмәттә. Армиягә алынгач, матур почергы өчен, Урал хәрби округы ПВО 4нче армия 20нче корпусы сәргаскәре генерал М. М. Коломиец(рус.) штабына сәркатип итеп билгеләнә. Армиядә, читтән торып, мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. «На страже» дивизия гәҗитендә хәбәрләр бастыра. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач, кичке яшьләр урта мәктәбен тәмамлый. «Сәнәгать предприятиеләре икътисадчысы» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын читтән торып укып тәмамлый (1971). 19651970 елларда «Красное Прикамье» шәһәр гәҗитенең (Сарапул) әдәби хезмәткәре, сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире булып эшли. 19701972 еллардаУдмурт АССР министрлар шурасында матбугат бүлеге мөдире. 1972 елда Яр Чаллыга КамАЗ төзелешенә килә. 19721976 елларда Яңа шәһәрне төзүче «Главмосквастрой» төзелеш идарәсе башлыгының кадрлар һәм көнкүреш буенча урынбасары булып тора. 1976 елда, КамАЗ заводының беренче чиратын файдалануга тапшыргач, әлеге төзелеш оешмасын, «Атоммаш» комплексын торгызу өчен, Ростов өлкәсе Волгодонск шәһәренә күчерәләр. Биредә дә төзелеш идарәсе башлыгының кадрлар һәм көнкүреш буенча урынбасары вазифасын башкара. 1983 елдан Краснодар краенда атом станциясе төзелешендә шул ук вазифада. 1991 елда журналистлык һәм язучылык эшенә кайта. «Татар-информ» МА, «Татарские края», «Татар иле» гәҗитләренең Төньяк Кавказдагы үз хәбәрчесе булып тора. 1997 елда Казанга кайта. Казанда өч бүлмәле фатирында эш атнасының 2-3 көнен, атнаның соңгы көннәрен Яр Чаллыдагы йортында гаиләсе белән уздыра. 1998 елдан «Татарстан» журналында эшли. 20002001 елларда Яр Чаллы хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы. ТР Дәүләт шурасында ТР журналистлар берлеге вәкиле.

ИҗатыҮзгәртү

Егерме биш китап авторы, татар һәм рус телләрендә яза. Архивларда эзләнү эшләре башкарып, документаль проза жанрында язылган берничә китап авторы. Болар — Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе Фикрәт Табиев, ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев, ТР ФА беренче президенты Мансур Хәсәнов, атаклы кардиолог Ренат Акчурин, диңгезче Әсхәт Җиһаншин, Яр Чаллы фирка шәһәр комитеты беренче сәркатибе Рәис Беляев, күренекле рус тарихчы галиме Лев Гумилев, кенәз Феликс Юсупов, Бөек Ватан сугышы каһарманнары[3], Казан университеты галимнәре һ. б. турында китаплар. Берничә повесть һәм хикәяләр авторы. «Бәллүр каләм» әдәби премиясенә лаек булган.

КитапларыҮзгәртү

  • Твои земляки (очерклар). Ижау: «Удмуртия», 1970.(рус.)
  • Я знаю одно чудо. К.: «Кыйбла», 1997.(рус.)
  • Семнадцать интервью в конце века. К.: «Идел-Пресс», 1999.(рус.)
  • Мин бер могҗиза беләм. К.: «Идел-Пресс», 2002.
  • Бер очрашу – бер гомер. К.: ТКН, 2002.
  • Хуш, Агыйдел! К.: «Идел-Пресс», 2002.
  • Прощание с Агиделью. К.: «Идел-Пресс», 2002.(рус.)
  • Без яңарыш чорында яшибез. К.: «Идел-Пресс», 2002.
  • Казанский университет. К.: «Идел-Пресс», 2004. ISBN 5-85247-065-1(рус.)
  • Фикрят Табеев. К.: «Идел-Пресс», 2004. ISBN 5-85247-020-1(рус.)
  • Калаларда таш казарма. К.: ТКН, 2004.
  • Если ты врач. К.: «Идел-Пресс», 2005.(рус.)
  • Жизнь замечательных людей (китаплар сериясе): Гази Заһитов[4], Әсхәт Җиһаншин, Мортаза Рәхимов, А. А. Волков, Зыя Нуриев, Мансур Хәсәнов һ. б.
  • Актаныш – начало пути. К.: «Слово», 2010. ISBN 978-5-98356-105-2 (рус.)
  • Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом? К.: «Слово», 2015. ISBN 978-5-98356-275-2 (рус.)
  • Бәхет чишмәләре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
  • 2011 — «Актаныш районының шәрәфле ватандашы»
  • 2017 — ТР ФА шәрәфле әгъзасы
  • «Бәллүр каләм» әдәби премиясе

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Рафаэль Мостафин. Летописец человеческих судеб. Китапта: Актаныш – начало пути, стр. 226-229.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү