Яңа КормашТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Яңа Кормаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°43'тн, 53°42'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 428 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423738
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новое Курмашево

Балар бакчасы

Яңа Кормаш балалар бакчасы 1937 елда ук оештырыла. Ул хәзерге Максутов Әндәс милегендә була. Ул вакытта балалар бакчасы “площадка» дип йөртелә..анда бөтен кешенең дә баласын алмыйлар. Ярдәм йөзеннзн күп балалы, ярлы кешеләрнең балалары гына алына. 1941 елда, сугыш башлангач, балалар бакчасы таратыла.

 Аннан соң 1960 нчы еллар тирәсендә мәктәп интернатында җәй айлары өчен генә оештырыла.

 1985 елның ноябрь аенда колхоз рщисе Хәйбиев Мияссәр, авыл Советы рәисе Габдуллин Фәнисләр тырышлыгы белән Яңа Кормаш авылында яраклаштырылган бинада “Дуслык” балалар бакчасы ачыла. Бакча мөдире итеп Харисова Рәмзия, тәрбияче – Исламова Зөлфия, пешекче – Бәдертдинова Рәсимә, тәрбияче ярдәмчесе итеп Зарипова Фәнзилә билгеләнә. Бакчага 25 бала җыйнала. 1985 -1991 елларга кадәр бакчага 25 – 30 бала йөри.

 1987 – 1988 нче елларда бакча мөдире булып Хаҗиева Фәйрүзә Габделхөй кызы эшли.

1989 нчы елда Харисова Рәмзия үз эшнә кайта. 1989 – 1992 нче елларда мөдир булып Мансурова Флүсә Шаһимәрдән кызы эшли. 1992 елдан 2016 нчы елның августына кадәр Харисова Рәмзия мөдир булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә мөдир булып Зиязетдинова Гөлнара Инжер кызы эшли.

 

 

Тарихы үзгәртү

1861 нчы еллар тирәсендә авылга беренче яшәүчеләр килә. Алар Тәләй елгасының Шәбезгә койган җиреннән алып, Мәгъжи елгасына кадәр булган арага таралып утыралар. Бу урында вак каенлыклар була. Алар шул агачларны төплиләр. Ә урман эчендә бик матур күл була. Күл берничә ел үзенең матурлыгын саклый, ләкин еллар үтү белән ул кибә. Авылга нигез салучылар Иске Кормаш авылыннан була. Авылга исемне “Яңадан кормыш” мәгънәсендә итеп, Кормаш дип бирәләр. Ике авылны бутамас өчен берсен Иске Кормаш, ә безнекен Яңа Кормаш дип атала. Авылга беренче килеп утырган бабаларым Хисаметдин, Надырша, Хурамша, Мәгъсүм, Нәҗметдин, Шәймөхәммәт, Шәйхетдин, Габделхак исемле булалар. Шулар арасыннан иң беренче күчеп килүче – Мәгъсүм исемле урта хәлле крестьян була. Алар бик күп эшләр башкаралар: сазлыкларны киптереп, агачларны төпләп, иген басулары ясыйлар. Бу җирләрдә иген бик уңа. Авыл урамын киптереп, агачтан йортлар сала башлыйлар. Йортларга торф, утын ягалар. Терлек асрыйлар, ә печәнне күл буеннан чабалар. Еллар уза. Авылга нигез салучылар авыл янына зур-зур басулар ясыйлар, ләкин урманга тимиләр. Урманга йөрү өчен саз аша юл салалар. Шушы юл аша җиләк-җимеш җыярга йөриләр, җәнлек аулыйлар.

Башка чыганактан карганнан һәм тыңлаганнан: Актаныштан 24 чакрым көнбатыштарак, көнбатыштагы Шәбез елгасы буенда, электән олы тормыш белән бәйләп торган Әҗәкүл пристаненнән-22, Камбарка тимер юл станциясеннән 76 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу юлларда шатлыклы да, кара кайгылы да күз яшьләре аз түгелми, чабаталар да чыдамый ул чакларда.

 XIX гасырның башларында Карабәк нәселе вәкилләре нигез сала. Күпләре Иске Кормаштан күченеп килә. Карабәкнең 17 нче буыны булып дөньяга килгән Апас мулла Тутай улы нәселен байсарда дәвам итүче, хәзрәтнең оныгы Зәйнетдин (1797-1874) дә мулла була. Аның Габделхәким һәм Габдерәхим исемле уллары Яңа Кормашның бабалары итеп күрсәтелгән. Дубнада яшәүче, эшләүче галим Юныс Кәшфразиев та: “Безнең Максутлар ыруы Байсардан Сәфәргә аерылып чыккан, аннан Иске Кормашнка күчеп утырган. Кызганыч, бабакай 1928 нче елларда документларны бабасы һәм әбисе каберләре арасына күмеп куйган”, дигән хәбәрен җибәреп, элекке бабаларыбызга, бәхетле, бәрәкәтле урын тапканчы, күпме урау юллар узарга туры килүен күзалларга булыша.

 1859 нчы елны Иске Кормаш, Кыркаентүбә, Чалманарат белән бергә Байсар йорт җәмгыятенең бер аймагын тәшкил иткәннәр, биләмәле, өйдәш булып килүчеләр яшәгән аларда, 4 авылга бер староста булган, бөтенесе 301 йортта 915 ир-ат, 879 хатын-кыз гомер кичергән. Яңа Кормашның үзендә 167 ир-ат, 169 хатын-кыз, 1870 нче елда 74 хуҗалыкта-204 ир-ат, 200 хатын-кыз, 1902 нче елда 105 йортта-вотчиналы башкорт катламындагы 166 ир-ат, 308 хатын-кыз, 1965 нче елда-140 гаиләдә-644, 1989 нчы елда-119 өйдә-888, 1993 нче елда 123 хуҗалыкта-420, 2010 нчы елда 138 йортта 416 кеше яши.

 1870 нче елда мәчет, аның каршында мәдрәсә эшли. 2101,3 дисәтинә җирдән файдаланганнар. Тире иләү белән дә шөгыльләнгәннәр. Байсар волостена карыйлар.

 Совет чорында күп үзгәртеп корулар кичерсәләр дә, авыл мөстәкыйльлек йөзен саклап кала алган сирәк торак пунктларыннан санала. Башлангыч, аннан тулы булмаган урта белем бирү мәктәбе ачыла, бүген дә  үз вазифасын эйбәт башкара. Барлык социаль нокталар уңайлы биналарда халыкка хезмәт күрсәтә. 2009 нчы елның 23 нче ноябрендә Газиз мәчете рәсми төстә ачылды. Чынлыкта ул Чаллы шәһәре башлыгы Илдар халиковның булышлыгы белән 50 көндә төзелеп. Берничә ел мөселманнарга хезмәт итеп килде(иске иман йортын 1930 нчы еллардагы дәһриләр клубка әйләндерә, аннан мәктәп, ашханә бинасы була). Мәрхәмәтле Илдар әфәнде исә авылның мөхтәрәм затлы, яугир Газиз Харисовның оныгы, шул рәвешле ул якташларына олы бүләк әзерләде.

 Авыл аша асфальт юл үтә, җирендә кара алтын чыгарыла. Яңа мәктәп бинасы төзелә. Әмма халыкны борчыганы хәзер шул: эчәргә яраклы сулары юк.

 Авыл халкы вакытында 400 дисәтинә урманны кисеп, шул хисапка чәчүлек арттырган. Биредә яшеллекне ишәйтү һәрчак күз уңында тотыла хәзер.

 6 кеше репрессияләнә. “Кызыл октябрь” күмәк хуҗалыгы оештыралар,аннан Крупская исемендәге,эреләндерү чорында “Байкал”, “Гигант”ка эйләндерәләр. Аерылып чыгып, “Уңыш” хуҗалыгы булып көн күрделәр. Инде “Әнәк” агрофирмасы канаты астына сыендыралар.

Бөек Ватан сугышына 229 кеше алына, 136 сы һәлак була, хәбәрсез югала.


Мәчет тарихы.

  Яңа Кормаш авылында мәчет (иске балалар бакчасы урынында урнашкан булган. Ул 1890 нчы елда салына. Аны руслар салган. Алар квартирда Хәбир бабайларда торган булганнар (хәзерге кондәлек әйберләре сату кибете урыны). Мәчетне салуда авылның баерак кешеләре ярдәм итә. Җитәкче булып, Шәймардан бабай (Шәймарданов Хәниф абыйның бабасы) эшләткән. Мәчет бер ел эчендә салынып беткән. Намазлык өчен бабрикны Гайнетдин бабай (Гайнетдинов Әюпнең бабасы) ярминкәдән алып кайткан. Мәчет бик зур була, анда 100-120 кеше сыйган. Ә гает көннәрендә халык мәчет эченә сыймаган. Мәчетнең беренче мулласы булып Фәхретдин атлы кеше торган. Ул Түмерҗә авылыннан килә. Ә мәчет салынганчы мулла булып шушы авыл кешесе Гаделхаликъ бабай (Миркасимов Мөнәвир бабайның бабасы) торган. Ул балаларга дин сабагы да өйрәткән. Аннан соң мулла булып аның улы Зиазетдин калган. Авылда мәчет яннда мәдрәсә эшләгән. Мәдрәсәдә дөньяви фәннәр укытылмый, бары тик дин сабаклары гына өйрәтелгән. Мәрәсә 1922 нче елга кадәр эшли. Революция була, авылда Совет власте урнаша. Авылда яңача яки дөньяви фәннәр укытыла торган мәктәп кирәк була. Муллалар моңа ризалашмыйлар. Шуңа да карамастан яңача укытыла торган мәктәп 1921 нче елда эшли башлый. Ә 1937 елда мәчетнең манарасын кисәләр. 1953 елда аны сүтәләр һәм клуб итеп икенче урынга салалар. Мәчет булмаса да авылда дин тотучылар кимеми. Алар гает намазларын уткәрәләр. Бу  өйләрдә үтә. Дирун абый зур итеп өй салганнан соң, дин тоучылар Әнҗәп әби оенә җыела башлый. Ул елларда авылда мулла вазыйфасын башта Кашбразый бабай башкарса, ул бакыйлыкка күчкәч, Зиазетдин улы Закирҗан бабай алып бара.

  Бүгенге көндә авылымда яңа мәчет балкый. Мәчет 2007 елның сентябрендә төзелә башлый, ә ноябрь аенда ай кую тантанасы була. Шул ук елның 20 декабрендә яңа мәчет эшли башлый. Мәчет 50 көн эчендә төзелеп бетә.Тантаналы рәвештә “Газиз” мәчете 2009 елның 23 ноябрендә ачыла. Бу бәйрәмгә районнан, авыллардан һәм диния нәзәрәтеннән күп кунаклар килә. Шулар арасында Мөфти Госман хәзерәт Исхакый да була.

  Мәчет салуда халык бик зур ярдәм күрсәтә. Авыл халкы бигрәк Нәҗибә әби һәм Газиз бабайларның оныгы Халиков Илдар Шәфкать улына рәхмәтле. Мәчетнең имам-хатибы Закирҗан улы Тәкый бабай була. Анда һәр атна саен җомга намазлары үтә, ә пәнҗешәмбе көнне хатын – кызлар җыела. Якшәмбе көнне мәктәп укучыларына Коръән уку буенча дәресләр үткә. Яңадан имам-хатип вазыйфасын Миркасимов Мөнәвир абый башкара. Аннан соң Хөсәенов Нур була. Бу вазыйфаны Мөнәвир хәзрәт авылыбызга яшь мулла -  Малихов Риназ Илдар улы килгәнче башкара. Мәчеттә намаз вакыты җиткәндә азан яңгырый. Пәнҗешәмбе көнне хатын-кызлар, җомга көнне ир-атлар намазга йөри. Каникул вакытларында балаларга мәчеттә лагерьлар оештыралар.

Инфраструктура үзгәртү

Истәлекле урыннар үзгәртү

Авыл атамаларга бик бай:Торна сазы, Өмә тавы, Олы әрәмә, Рус күпере, Кәрим чокыры, Мәгъҗи чишмәсе һәм башкалар.


Күренекле шәхесләр үзгәртү

  • Шәфыйков  Ягъсүф Дөлмаган улы – 1937 елның 1 гыйнваренда Түбән Карач авылында туа. Публицист язучы. Россиянең журналистлар Союзы члены, Россиянең язучылар Союзы әгъзасы.  8 китап авторы, шул исәптән Корьән турындагы китапларның  татарча һәм русчасын язучы да.Хезмәт юлын туган авылында ат тотучы булып башый.  Армиядә хезмәт итеп кайткач, урта мәктәпнең кичке бүлегендә укый. Казанның финанс – экономика институтын тәмамлый. 1971 елда Удмуртия республикасы Министрлар Советында бүлек мөдире була.      1972 – 76 елларда Яр Чаллы шәһәрендә “Главмостстрой“ ның идарә җитәкчесе урынбасары. Хәзерге вакытта “Татарстан “ журналының корреспондентлык пункты җитәкчесе булып эшли.
  • Кашфразыев Юныс  Әбрар  улы - 1952 елның 12 сентябрендә Яңа Кормаш авылында туа. 1970 елда Тат.Суксу урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый һәм Казан авиация институтына укырга керә. 1975 елда институтны тәмамлый. Мәскәү өлкәсе Дубна шәһәренә эшкә җибәрелә. Дәүләт университетында матдәләр каршылыгы фәненнән укыта. “Радуга” фәнни-тикшеренү берләшмәсендә инженер-авиаконструктор булып эшли, читтән торып аспирантура тәмамлый. 1975-84 елларда 40ка якын фәнни хезмәте, шул исәптән 3 китабы басылып чыга. 1987 елда техник фәннәр кандидатлыгына диссертацияне уңышлы яклый. Гадәти булмаган энергия буенча бүлек мөдире. Доцент дәрәҗәсе алган.
  • Сәләхова Гөлшаһидә   Идрис  кызы  - 1966 елда Яңа Кормаш авылында туа. Мәктәптә укыганда ук район күләмендә үтә торган смотр спектаклендә катнашып, үзенең оста уйнавы белән тамашачының күңеленә кереп кала. 1985 елда Казан театр училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Минзәлә театрына эшкә кайта. Гөлшәһидә башкарган рольләрне күпләп санап булыр иде. Мәсәлән: “Сихерче“, “Газиз ярым“, “Зәңгәр шәл“ һәм башка спектакльләрдә ул төп рольләрне башкарды. 1999 елда Казан сәхнәләрендә “Хан кызы“ спектаклендә төп роль – Сөембикәне башкарды. Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен 2002 елда Гөлшаһидә Сәләховага “Татарстанның атказанган артисткасы“ исеме бирелә.
  • Әһлетдинов Шәйхенур Әһлетдин улы  1943 нчеелның нояберендә яуга китә, I Белоруссия фронтында сугыша. Яраланып гарипләнә. 1945 нче елда авылына кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.  Бәдертдинов Әһлетдин Бәдертдин улы  1941-1945 нче елларда илнең бәйсезлеген яклауда катнаша. Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, башка медальләр белән бүләкләнә. Хуҗалыкта эшли. Аннан читкә китә. Вафаты билгесез.  Вәлиев Гавис Хөснимәрдән улы  1942-1945 нче елларда яуда катнаша. Хуҗалыкта төрле эштә йөри. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр иясе.  Галимов Фәһим Галим улы  Туган авылында сигезьеллык мәктәпне гел “5” ле билгеләренә генә, Тат Суксу урта мәктәбен дә уку алдынгысы булып тәмамлаган, аеруча төгәл фәннәрне үз иткән егет, иеститут тәмамлап, иң элек математика укытучысы, аннары директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәп директоры дәрәҗәсенә күтәрелеп, төрле җирлекләрдә хезмәт куя.  1997 нче елда шахмат мәктәбендә эшли башлый. Сәләтле шахматчылар әзерли. РФ, РТ беренчелекләрендә җиңүләр яулыйлар. Районның иң яхшы остазы.  Яһүдина Лилия Равил кызы  Әтисе Равил Солтанов СХТ га шофер булып күчкәч, кыз Актаныш урта  мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт университетында рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге үзләштерә. Һәм КДУ ның Чаллы бүлегендә укыта.  Педагогика фәннәре кандидаты. Икътисад факулҗтеты деканы. Доцент.  Ире Илфак белән Изаиль улы белән кыз һәм ул үстерәләр.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]


Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.