Бөек Ватан сугышында катнашкан Яңа Кормашлылар

Хафизов Батыр Хафиз улы

1926 нчы елның 17 нче ноябрендә Яңа Кормаш авылында туа. 1943 нче елның 10 декабрендә сугышка китә. Беренче Белоруссия фронты составындагы 77 нче укчы полк белән Польша чигенә кадәр барып җитә. Одер елгасын кичкәндә яралана. Бу 1945 нче елның яз ае була. Җиңү көнен 475 нче гопиталь койкасында каршылый. Күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә.

Хабиров Мизхәт – 1941 нче елның 22 июнендә сугышка керә. Каты яралана. Соңынан Орел-Курск-Белгород дугасында сугыша. Днепр өчен булган көрәштә катнаша. Батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Җәмилев Мулланур – 1941 нче елны сугышка алына. Разведчик була. Смоленск өчен барган көрәштә катнаша. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Бәдертдинов Әһли – 1941 нчы елның декабрь аенда сугышка китә. Ленинградта артелерия полкында хезмәт итә. Соңрак Орел-Курск-Белгород дугасында, Белоруссиядә һәм Польшада булган көрәшләрдә катнаша. Чолганыштан чыккан өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Шаесламов Җәүдәт – 1943 нче елның июлендә Ворошиловград өчен барган каты сугышта катнаша. 1945 нче елның 25 мартында пехотага юл ачуда батырлык күрсәткән өчен “Дан” ордены белән бүләкләнә.

Зиязетдинов Закирҗан – 1943 нче елның 13 нче июлендә Орловск өчен барган көрәштә яралана. Соңынан авыр сугышка кабат керә. 1945 нче елның 23 апрелендә Берлинга 50 км калгач яралана. “Дан” ордены белән бүләкләнә.

Әһлетдинов Шайхенур - 1925 нче елда туа. 1943 нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Белоруссия фронтында сугышларда катнаша. Авыр яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шаехов Әмир Шаех улы

1920 нче елның 7 сентябрендә Актаныш районы Яңа Кормаш авылында туа. 1940 нчы елда Кызыл армия сафларына алына. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Смоленск өчен барган сугышларда зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. 1943 нче елда Көнбатыш фронтка җибәрелә. Беренче Белоруссия фронтының 814 нче укчы полкы составында Висла елгасын кичүдә катнашып, “Кызыл йолдыз” орденына лаек була. Ростов шәһәрен азат иткән өчен “За отвагу”, Ярцев шәһәрен азат иткән өчен “За боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү