Бөек Ватан сугышында катнашкан Күл Черкенлеләр

Ил өстенә килгән кайгы авылыбызның һәр йортына керде. Бер- бер артлы һәр йорт әтиләрен, абыйларын, улларын, энеләрен сугышка озатты. Алар 302 кеше иде. Алар арасында 1 семьядан 3 әр улын озаткан, әтисе һәм улы киткән гаиләләр дә бар иде. Өч туган – Гатауллин Габдулла, Вәли, Шаһиәхмәт; Фәсхетдинов Тәүфикъ, Фәтих, Гайнетдин, Хәлиуллин Шәйхулла, Гарифулла, Гиниятулла; Шәрәфиев Хафиз, улы Назыйф; Сәләхетдинов Гыйльметдин, улы Нурислам илебез азатлыгы өчен үз тормышларын бирәләр.

Сугыш башланганда Баһаветдинов Зәйнетдин 13 яшендә була. Сугыш фаҗигалары, әтисен сугышка озату яшь пионерда турыдан – туры дошманнан үч алу тойгысы уята һәм ул сугышка китә, полк улы була. Сугыштан җиңеп, күкрәген орден, медальләр белән тутырып кайта.

Безнең мәктәптә укып, сугышка киткән 33 кешенең 16 сы батырларча һәлак була:

  • Сөнгатуллин Илһам Исмәгыйль улы;
  • Гыймадиев Нурлислам Сираҗетдин улы;
  • Шәрәфуллин Салих Зариф улы;
  • Җәләлетдинов Вәзыйх Зыятдин улы;
  • Дәүләтшин Хәтәм Җиһанша улы;
  • Шәрәфетдинов Назыйф Хафиз улы;
  • Абдуллин Вәлиулла Абдулла улы;
  • Сәләхетдинов Нурлислам Гыйльметдин улы;
  • Гәлиев Нотфулла Нурулла улы;
  • Насретдинов Зәки Шәйхетдин улы;
  • Багавиев Исмәгыйль Сәләхетдин улы;
  • Хәмидуллин Габделхак Усман улы;
  • Миңнебаев Нуртдин Баһаветдин улы;
  • Насретдинов Гәрәфтин Шәйхетдин улы;
  • Шәмсиев Нуртдин Шиһап улы;
  • Төхбиев Миңзариф Гыйлаҗ улы;

Орденлы батырларыбыз:

  • Гәлиев Н.
  • Хәбибуллин Г.
  • Насыйбуллин Н.
  • Гиззатуллин К.
  • Гайфуллин Г.
  • Мәхмүтов С.
  • Әсәдуллин Г.
  • Хәсәнов Ә.
  • Сәләхов Ә.
  • Фәхертдинов Ф.
  • Гәйнуллин Г.
  • Сәмәрханов Н.
  • Гимадиев Г.
  • Баһаветдинов З.

Алар сугыштан соң хуҗалыгыбызны торгызуда төрлесе- төрле урында эшләп, үзләрен хезмәт батырлары итеп тә күрсәттеләр.