Яңа Кормаш мәктәбе

Викибирелмәләрнең буш элементы


Яңа Кормаш мәктәбеТатарстанның Актаныш районы Яңа Кормаш авылында урнашкан гомуми белем бирү учреждениесы (мәктәп). 2016 елдан төп гомуми белем бирү мәктәбе буларак эшләү лицензиясе[1] һәм аккредитациясе таныклыгы[2] гамәлдә, 2019 елда яңа нигезнәмәсе расланды.[3]

Яңа Кормаш мәктәбе
Директоры:

Фәридә Фавасим кызы Хафизова

Адресы:

Россия байрагы Россия Федерациясе, 423736, Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы, 1 Май урамы, 119 а йорты

Телефон:

+7 (855) 525-28-58

Сайт:

https://edu.tatar.ru/aktanysh/n-kurmashevo/sch

Беренче мәктәп Яңа Кормаш авылында 1921 елны эшли башлый. Яңача мәктәпне оештырып, ачып җибәрү өчен аңа мөдир итеп, шушы авылда туып үскән, Максутов Гобәйдулла Мифтах улы җибәрелә. Мәктәп бинасы итеп авылның хәллерәк булган крестьяны Шәймәрданов Миңнехаҗи йортынын берсе килешү нигезендә файдаланыла башлый. Шулай итеп беренче класска 14 укучы керә. 1925-30 елларда зурлар арасында укый-яза белмәүчеләрне бетерү буенча зур эш алып барыла. 1930-31 уку елыннан башлап авылларда 4 класс , шәһәрләрдә 7 класс гомуми мәҗбүри уку кертелә. 1940-41 уку елында беренче класска 33 бала кабул ителә. 1937 елның январь аеннан 1940-41 уку елына кадәр 7 мәктәп директоры эшләп китә: Гобәйдуллин Х. – Бурсыктан, Уразаев Ә. – Иске Кормаштан, Хисмәтуллина Җ. – Аккүз, Гарипов С. –Каратал, Гыйлфанов Ә. – Балтач, Шәймөхәммәтов – Дербешка, Ханнанов Н. – Мәчти авылыннан. 1941 елгы Бөек Ватан сугышы башлангач та укулар туктатылмый. 1956-1958 уку елында мктәп директоры Сабиров И. була. Ә 1958 елның августыннан башлап 1960 елның августына Салихов Максут эшли. Яна Кормаш 7 еллык мәктәбе 1961–62 уку елында 8 еллык мәктәпкә әйләнә. Директоры – Максутов Әндәс Гобәйдулла улы була. Ул җитәкчелек иткән вакытта яна мәктәп ( Дербешка пристане күчереп ) салына, үзәктән ягып җылыту системасы көйләтелә, зур майданда мәктәп яны тәҗрибә участогы булдырыла. 1987 елдан Яна Кормаш мәктәбендә Шаесламов Җават Җәүдәт улы директор булып эшли башлый. 1989 елдан мәктәп “ төп гомуми белем бирү мәктәбе “ дип йөртелә башлый һәм 9 еллыкка әйләндерелә.

Сугыш чорына хәтлек мәктәп.

  Яңа Кормаш авылында 1880 нче елларда ук мәдрәсәләр була. Беренче укуларны Хамис исемле кеше оештырган. Ул вакытта авылда муллалар булмаган.

  Беренче баскыч мәктәп авылда 1921 нче елның 5 гыйнварында эшли башлый. Яңача мәктәпне оештырып, ачып җибәрү өчен аңа мөдир итеп шушы авылда туып үскән Максутов Гобәйдулла Мифтах улы билгеләнә. Ул шушы авылда 1895 нче елда туып үскән, башта мәдрдсәдә укып, шунда ук мөгаллим булып эшләгән. 1917 елда армиядән кайткач, яңача укыту өчен ачылган курслар үткән һәм күрше авылда Караталда (Яңа Җияш) 1919 -1920 елларда I баскыч мәктәптә укытучы һәм мөдир булып эшләгән кеше була. Яңача укытуны оештыру өчен кыенлыклар да була. Беренчедән, мәктәп өчен бина булмый. Аның өчен авылның хәллерәк булган крестьяны Шаймарданов Миңнехаҗи йортының берсе килешү нигезендә файдаланыла башлый. Икенчедән, балаларны мәктәпкә тарту мәсәләсе авыр була. Авыл мулласы һәм мәчет картлары балаларны яңача укытырга җибәрмәскә өндиләр.Укытучының үзен “урыс Гобәй” дип атыйлар һәм шуның белән балаларны куркытырга телиләр.

  Шулай да тырышлык бушка китми. Яңа мәктәпкә балаларны укырга җибәрергә теләүчеләр дә табыла. Беренче класска ул елны 14 укучы керә. Арада кызлар да була. Мәдрәсәгә йөрүчеләр дә күчеп килә башлыйлар. Мәктәпнең авторитеты тиз күтәрелә. Хәзрәткә йөрүчеләр бетә һәм мәдрәсә ябыла. Мәктәпкә укучылар саны арту белән икенче укытучы кирәк була. Икенче укытучы булып – Галиева Рауза килә.

1925-30 нчы елларда илдә укый – яза белмәүчелекне бетерү буенча зур эш алып барыла. 1930-31 нчы уку елыннан башлап авылларда 4 класс, шәһәрләрләрдә 7 класс күләмендә балаларны 8 яшьтән алып гомуми  мәҗбүри  уку кертелә. Бу уку елында Яңа Кормаш авылында I класска 17 укучы кабул ителә. Болар арасында моңа кадәр укырга тартылмаган зур яшьтәге (1920,1921 нче елгы) балалар да була.

  Яңа Кормаш башлангыч мәктәбен тәмамлаган укучылар башта Күҗәкә авылында ачылган ШКМ да (школа колхозной молодёжи), аннан соң 1932-36 нчы елларда укучы балалар саны арта. Укулар ике сменада алып барыла башлый. Укытучылар булып Низамов Мирзамөхәммәт (Иске Богады), Муртазин Исмагыйль, Әхтәмов Ибрай, Шәрифуллина Мәрвә (Иске Семиостровтан), Ганиева Нурҗиһан (Чәчер), Фәссәхов Мифтахлар эшләгәннәр.

  1937 нче елдан район тулысы белән гомуми җидееллык белем бирүгә күчә. Яңа Кормашта 1937 нче елның 12 гыйнварында җидееллык мәктәп ачыла. Аның бишенче классы эшли башлый. Башка авылга йөреп уку авыр булганга, хәтта 6 класста укучылар яңадан 5 класска кереп укый башлыйлар. Мәктәпнең директоры Гөбәйдуллин Х (Бурсык), ә завучы Гарипов Сафа (Каратал) була. Гөбәйдуллинны район үзәгенә эшкә алгач, директор булып Уразаев Әюп (Иске Кормаштан) кала. Ләкин ул озак эшләми 1937 нче елны кулга алына (репрессия башлана). Аның урынына Хисматуллина Җәмилә (Аккуз) билгеләнә. Ул да озак эшләми, район газетасы редакциясенә эшкә күчерелү сәбәпле китә. 1937 нче елның 15 нче маеннан Гарипов Сафа директор булып эшли башлый.

  Класслар саны арту белән бүлмәләр җитми башлый. Авыл Советы башкарма комитеты (председателе Гилаҗметдинов Мансур, секретаре Хаҗиев Латыйп) ярдәме белән колхоз идарәсе өчен салынган йорт мәктәпкә бирелә.1938 нче елда шушы йорт белән рәттән торган мәчет бинасында мәктәп итеп файдалана башлыйлар. Шулай итеп, мәктәп биналары бер ихатада булып кала. Мәчетнең аскы өлешендә укучылар өчен кайнар аш һәм ипи пешә башлый. Аның өчен ата-аналар 1 ц икмәк бирәләр.

  Яңа уку елында Чат авылыннан 5 нче класска укучылар килеп укый башлыйлар. Мәктәпнең материал базасы ныгу белән класстан тыш эшләрдә оештырырга бераз мөмкинлекләр туа. Пионер эше җайлана, сборлар үтә башлый. Мәктәптә кечкенә генә библиотека оеша. Укытучылар коллективы үсә. Яхшы хәзерлекле, сәләтле укытучылар килә.

  1939 нчы елда Яңа Кормаш җидееллык мәктәбе үзенең беренче чыгарылышын ясый. Барысы 22 укучы таныклык ала. Шуларның кайберләре яңа уку елында Тат Суксу урта мәктәбенең 8 нче классында укый башлыйлар. Алардан Халикова Мәгъфия 10 нчы классны тәмамлый, ә калганнар колхозда эшли.

1939-40 нчы уку елы башында мәктәпнең барлык биналарын берләштереп бер урынга салалар. Уку елына яңа директор Гыйлфанов Әкрәм һәм укытучылар килә. Бу елларда гомуми мәҗбури уку законы тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эшләр эшләнә. Чат авылыннан килгән укучы балалар квартираларда торалар. Укучылар өчен түгәрәкләр һәм ярышлар оештырыла. Укучылар тарафыннан концертлар, спектакльләр куела. Волейбол мәйданчыклары ясала.

Мәктәп директорлары

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Мәктәп лицензиясе(үле сылтама) (1.08.2016) (рус.)
  2. Аккредитация таныклыгы(үле сылтама) (8.09.2016) (рус.)
  3. Мәктәп нигезнәмәсе(үле сылтама) (22.02.2019) (рус.)

Чыганаклар

үзгәртү