Төп менюны ачу

Дондагы Ростов, Тындагы Растуф, Ростов-на-Дону (рус. Ростов-на-Дону) — Русиянең Аурупа өлешенең көньякта урнашкан шәһәр, Ростов өлкәсе һәм Көньяк федераль округы үзәге. 1749 елда нигез салына.

Расту
View Rostov.jpg
Coat of Arms of Rostov-on-Don.svg
Халык саны 1 125 299 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1749 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Неярохина, Зинаида Васильевна Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Дортмунд, Гера, Волос[d], Glazgo, Ле-Ман, Мобил (Алабама), Каяани[d], Плевен[d], Чхонджу[d], Ирәван, Анталия, Әдис, Донетск, Җаек, Луһанск, Һомел, Севилья һәм Полис[d][1]
Җәгърафия
АТБ Расту өлкәсе
Ил Русия
Мәйдан 348.5 дүрткел киламитер
ДДӨБ 70 метр Edit this on Wikidata
Сулык Тын
Координатлар 47.2333°N 39.7167°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 344000–344999 Edit this on Wikidata
Телефон коды 863 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Неярохина, Зинаида Васильевна Edit this on Wikidata


Шәһәрдә порт, тимер юл төене. Халык исәбе 1 115 000 кеше (2015). Машина төзелеше (авыл хуҗалыгы машиналары — «Ростсельмаш» һ.б., станоклар ясау), авиация, электротехника, радиоэлектроника, химия, җиңел (тире, күн-аяк киеме һ.б.), азык тәмлеткеч, агач эшкәртү сәнәгате.

Эчтәлек

ГеографияҮзгәртү

Ростов Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, Тын елгасының уң ярында, Азак диңгезенннән 60 километр ераклыкта, Мәскәүдән 1226 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Ростов-на-Донудан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)

  Донецк ~ 218 км

  Харкау ~ 489 км   Сумы ~ 678 км

  Луганск ~ 202 км

Воронеж ~ 563 км Липецк ~ 691 км Мәскәү ~ 1092 км

Волгоград ~ 479 км

Сарытау ~ 872 км

  Мариуполь ~ 191 км

  Запорожье ~ 411 км   Днепр ~ 476 км

Әлиста ~ 455 км

Әстерхан ~ 773 км

Таганрог ~ 72 км

Симферополь ~ 641 км Евпатория ~ 692 км Севастополь ~ 714 км

Краснодар ~ 258 км

Туапсе ~ 437 км Сочи ~ 561 км

Ставрополь ~ 331 км

Пятигорск ~ 509 км Владикавказ ~ 691 км

КлиматыҮзгәртү

Шәһәр климаты уртача контненталь, далалы. Уртача еллык күрсәткечләре: Уртача еллык температура — +9,9 °C, Уртача еллык җил тизлеге — 3,2 м/с, Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%. Явым-төшемнәр саны — 650 мм.

Кыш йомшак һәм аз карлы; гыйнварның температурасы -2,9 °C, әпсәлүт минимумы шул ук айда күзәтелгән һәм ул −31,9 °C тәшкил иткән (1940).

Җәй эссе, дәвамлы һәм корылыклы, кояшлы һава өстенлек итә, июльнең урта температурасы — +23,3 °C, әпсәлүт максимумы 2010 елның августында күзәтелгән һәм ул +40,4 °C тәшкил иткән.

Ростов-на-Дону климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 15,0 19,8 26,0 33,6 35,6 38,4 39,6 40,1 38,1 31,0 25,0 18,5 40,1
Уртача максимум, °C −0,1 0,7 6,9 16,1 22,3 26,6 29,2 28,8 22,6 15,0 11,3 1,2 14,6
Уртача температура, °C −2,9 −3,1 2,2 10,6 16,8 20,9 23,3 22,6 16,7 10,0 2,9 −1,7 9,9
Уртача минимум, °C −5,3 −5,6 −0,9 6,1 11,4 15,8 18,0 16,9 11,8 6,2 0,3 −4 5,9
Абсолют минимум, °C −31,9 −30,9 −28,1 −10,4 −4,3 −0,1 7,6 2,6 −4,6 −10,4 −25,1 −28,5 −31,9
Явым-төшем нормасы, мм 59 53 51 47 56 70 53 44 49 39 53 69 643

ТарихҮзгәртү

Рәсми нигезләү датасы 1749 елның 15 декабре булып санала - шул көннне патшбикә Елизавета I фәрманы буенча Темерник тамгаханәсе нигезләнгән. Монна соң монда порт балыкка килә, ә 1761 елда — Изге Димитрий Ростовский хәрби кальгасе төзөлә башлый. Уңайлы географик урыны Ростовның икътисади үсешенә йогынты ясаган. Үзенең 100-еллыгына шәһәрдә 15 мең кеше саналган, ә инде XX гасырда 110 меңнән артык кеше саналган.

Ростовның икътисади үсешенең нигезе сәүдәгәрлек булган. XX гасыр башында Ростовта йөздән артык ширкәт саналган. 1917 елга кадәр Ростов тышкы сәудәдә тауар сату күләме буенча Рәсәйдә өченча урында торган. 1930 еллар азагында халык саны һәм икътисади үсеше буенча шәһәр Советлар Берлегенең ун иң эре калаларына кергән.

Бөек Ватан сугышы вакытында алман гәскәрләре Ростовны ике тапкыр яулап алганнар: 1941 елның көзендә һәм 1942 елның җәендә. Беренче тапкыр алман гәскәрләре шәһәргә 1941 елның 17 ноябрендә кергәннәр; бер атнадан соң, 28 ноябрьдә, маршал С. К. Тимошенко командованиесындагы совет гәскәрләре шәһәрне кире алганнар.

1942 елның 24 июлендә Ростовка вермахтның 17-че гаскәре кергән. Оккупация чорында нацистлар тарафыннан 40 меңнән артык кеше җәзаланган, 53 мең кеше көч белән Алманияга мәҗбүри эшләргә озатылганнар. 1943 елның 14 февралендә Тындагы Ростов алман гаскәрләрннән азат ителгән. Сугыш шәһәр зур зыян китерлгән, 270 завод һәм фабрикалардан алтысы гына сакланып калган. 

1987 елдан Ростов — миллионлы шәһәр[2].

ХалыкҮзгәртү

1811[3] 1840[4] 1856[3] 1897[5] 1914[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
~4 000 8 609 ~12 600 119 476 ~127 300 ~327 700 ~425 100 ~502 900 599 542 788 827 934 095 1 019 305 1 068 267 1 089 261

Милли составҮзгәртү

Милләт 1989 2002[12] 2010[13]
урыслар 89,5% 89,0% 90,1%
әрмәннәр 3,1% 4,2% 3,4%
украиннар 3,7% 2,2% 1,5%

АгломерацияҮзгәртү

Ростов-на-Дону агломерациясе — Ростов өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — якынча 2,2 млн кеше (Көньяк федераль округы халкының ~15% өлеше, Ростов өлкәсе халкының ~50% өлеше). Агломерация составына Ростов-на-Дону, Азак, Аксай, Батайск, Новочеркасск, Новошахтинск, Таганрог шәһәрләре керәләр.

Административ бүленешҮзгәртү

  1. Ворошилов районы
  2. Тимер юл районы
  3. Киров районы
  4. Ленин районы
  5. Октябрь районы
  6. Беренче Май районы
  7. Пролетариат районы
  8. Совет районы

ФотогалереяҮзгәртү

 
Ростов яр буе урамының күренеше

Кардәш шәһәрләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Αδελφοποιημένοι Δήμοι
  2. халык саны, миллион
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 http://www.mojgorod.ru/rostovsk_obl/rostovnadon/index.html
  4. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=407
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
  12. 2002 ел сан алу базасы
  13. Национальный состав и владение языками, гражданство. Кн.1: Статистический сборник /Ростовстат/ – Ростов н/Д, 2013 – 375 с.