Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы

Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы (рус. Дрейф самоходной баржи Т-36) — 1960 елның гыйнвар-март айларында булган вакыйга, аның барышында ССРБ Кораллы көчләренең дүрт хәрби хезмәткәре Тын океанда идарә ителми торган, бортында өч көнлек азык-төлек запасы гына калган баржада 49 көн дрейфта үткәргән.

Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы
Сурәт
Дәүләт  СССР
Башлану вакыты 17 гыйнвар 1960
Тәмамла(н)у вакыты 7 март 1960
Катнашучы(лар) Әсхәт Җиһаншин, Филипп Поплавский[d], Анатолий Крючковский[d] һәм Иван Федотов[d]
Катнашучылар саны 4
Зыян күрүчеләр саны 4
Подробная карта
 Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы Викиҗыентыкта

Тасвирлама

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  Т-36 үзйөрешле баржасы

1960 елның 17 гыйнварында җирле вакыт белән 9 сәгать тирәсендә Итуруп(рус.) утравы култыгында көчле шторм вакытында Т-4 проектының «Т-36» санлы совет үзйөрешле баржасы швартовкасыннан ычкына[1]. Аның бортында ССРБ хәрби-төзелеш бүлгесенең баржага хезмәт күрсәтүче дүрт хәрби хезмәткәре: 21 яшьлек кече сержант Әсхәт Җиһаншин һәм рядовойлар — 20 яшьлек Анатолий Крючковский, Филипп Поплавский һәм Иван Федотов була.

 
Кече сержант Ә. Р. Җиһаншин

Алтарих

үзгәртү

Итуруп утравында баржалар, «Т-36» ны да кертеп, хуҗалык максатларында — нигездә, кече тирәнлек һәм ташлы диңгез төбе ярга якын килергә мөмкинлек бирми торган судноларны бушату өчен кулланылган. Экипаж бу баржада яшәгән һәм аны, чиратлашып, мунчага яки кызыл почмакка барып килү өчен генә ташлап китә алган. Баржаның алгы өлешендәге кечкенә генә кубрикта дүрт койка, азык әзерләргә мөмкин булган кечкенә мич һәм радиостанция урнашкан. Хәрби хезмәткәрләр утрау гарнизоны штатында исәпләнгән һәм шуңа бәйле рәвештә «коры җир» хәрби дәрәҗәләрен йөрткән һәм хәрби киеменнән йөргән.

«Т-36» баржасы экипажы дүрт кешедән тора. Южно-Сахалинскида старшина-рулевойлар мәктәбендә кече судноларны йөртүче белгечлеге буенча сигез айлык әзерлек үткән Ә. Җиһаншин баржаның старшинасы була. Экипаж составында тиешле әзерлек мәктәбе үткән ике моторчы — Крючковский һәм Поплавский, һәм беренче ел гына хезмәт итүче Федотов (калганнары икенче елларын хезмәт иткән) була. Федотов, мичтән чыккан ис белән агуланып дәваланырга киткән элекке хәрби хезмәткәр урынына вакыйга башланырга ике атна кала килгән булган, һәм ул экипажда бердәнбер өйләнгән кеше була, хатыны 1960 елның февралендә бала тууын көтә.

1959 елның декабрендә утрауда булган алты үзйөрешле баржаның барысы да, кышкы чорның култыкта яшеренеп калып булмый торган көчле штормнарын кичерү өчен, ярга чыгарыла. Судноларда азык-төлекнең ун тәүлеккә исәпләнгән кагылгысыз запасы ярга чыгарылган була. Әмма соңарып калган соңгы судноны бушатуга әзерләнергә дигән боерык килә һәм 17 гыйнварга кадәр ике баржа ярдан суга төшерелә. Икесе дә 1,5 тонна дизель ягулыгы һәм өч көнлек эчәргә яраклы су һәм азык-төлек запасы ала. Ярдан 150-200 метр ераклыктагы мичкәгә «Т-36», ә аңа, үз чиратында, «Т-97» беркетелгән була.

Шторм белән көрәшү

үзгәртү
 
Курил утраулары. Кызыл төс белән — Итуруп

Шторм 17 гыйнвар төненнән соң башлана. Табигать һөҗүменә түзмичә, баржаны мичкә белән тоташтырган трос шартлап өзелә. Үзара бәрелешүне булдырмас өчен, экипажлар баржаларны бер-берсеннән ычкындыра. Яр белән радиоэлемтәгә һәр ун-унбиш минут чыгыла, швартовка өзелү турындагы хәбәр дә ярга тапшырыла. Мондый хәлләр элек тә булгалаган, шуңа күрә экипаж, гадәттә, баржаның ике двигателен дә куша һәм яр буе кыяларына бәрелмәс өчен, ярдан ераклашырга тырыша. Әмма начар һава торышы һәм көчле җил ярдан еракта якорь ташларга комачаулый, шуңа күрә двигательләр туктатыла. 45-50 минуттан соң баржа янә ярга якынлашкач, двигательләр яңадан эшләтеп җибәрелә — әлеге хәл берничә тапкыр кабатлана. Стихиягә каршы көрәш ун сәгатьтән артык дәвам итә.

Крючковский истәлекләре буенча, радиостанция берничә тапкыр каты селкенү сәбәпле, сафтан чыга. Яр начар күренә, кар яңгыр белән чиратлашып ява. Кинәт җил юнәлешен алыштыра — Итуруп өстеннән циклон үзәге узып китә — һәм баржаны ачык океанга алып китә башлый. Җиһаншин мондый хәлдә баржаны ярга ташларга кирәк дип саный. Крючковский күпмедер вакытка радиоэлемтәне торгыза ала, командованиенең хуплавы алына, ләкин беренче омтылыштан ук баржа уңышсызлыкка очрый һәм яр буе кыясына бәрелеп, тишелә — машина бүлегенә су тула башлый. Киләсе омтылышта, 22 сәгать тирәсендә, баржа инде яр буендагы диңгез төбенә кагылганда, ягулык бетеп китә һәм двигательләр сүнә. Көчле җил йөрешен югалткан баржаны ачык океанга алып китә. Кубрикка эләккән су радиостанцияне эштән чыгара — туклану батареялары утыра. Экипаж машина бүлегендәге тишекне өлешчә такта һәм домкрат ярдәмендә томалауга ирешә. «Т-97» баржасы экипажы уңышлырак булып чыга — алар баржаларын уңышлы гына ярга ташлый алган.

Ярда баржаның стихиягә каршы көрәшүен беләләр, әмма баржадан башкача хәбәрләр килми башлый. Эзләү белән җитәкчелек итү буенча оператив төркем төзелә. Ярны унбиш кешедән торган солдатлар төркеме тикшерә. Начар һава торышына карамастан, чик буе гаскәрләренең сак корабле эзләү өчен диңгезгә чыга. Һава шартлары яхшыру белән океанда эзләү өчен очкычлар җәлеп ителгән, дип газеталарда хәбәр ителгән. Солдатлар тапкан әйберләр буенча (Җиһаншин сүзләренчә, «Итуруп ярына безнең баржадан коткару түгәрәге һәм «Т-36» борт номеры язылган күмер тартмасы эләккән»), баржа баткан, ә экипаж һәлак булган дип уйларга нигез биргән. Алга таба эзләү туктатыла, туганнарына улларының хәбәрсез югалуы турында телеграмма җибәрелә.

Ә. Җиһаншин ике көн эчендә беренче тапкыр бортжурналга килеп чыккан хәлләрне язып куя. Кубрикта табылган газетадан укып, экипаж җил баржаны алып барган Тын океан районы 15 гыйнвардан 15 февральгә кадәр, континентара баллистик ракеталар сынаулары уздырылу сәбәпле, суднолар йөреше һәм авиация очышлары өчен ябылган булуын белә. Шуннан чыгып, Җиһаншин «март башына кадәр аларны эзләмәячәкләр»», дип фаразлый һәм азык-төлек һәм суны саклап тоту турында карар кабул итә (тәүлек буе кизү тору оештырыла).

Дрейфның икенче көнендә экипаж «инвентаризация» үткәрә. Азык-төлектән: ике чиләк чамасы бәрәңге, бер ипи, бер ярым кило дуңгыз мае, бер ярым дуңгыз ите банкасы, чәйнектә калган су (шторм вакытында эчә торган су белән бер бак суга агып киткән була), бер килограммга якын борчак белән бодай, берәр пачка чәй һәм кофе һәм иллеләп шырпы калган була. Бәрәңге машина бүлегендә булган һәм шторм вакытында дизель ягулыгына буялган булып чыга. Төче суның шактый күп өлеше (120 литрдан артык, «тимер тутыгы тәме килүче») — баржа двигательләрен суыту системасында була. Бу су запасын озаграк вакытка сузу өчен дрейфчылар яңгыр суы җыялар, моның өчен палубага яңгыр вакытында җәймә җәеп торып, соңрак яңгыр суын савытка сыгып алалар.

Мичкә ягу өчен солдатлар башта тартма такталарын, коткару поясларын, чүпрәк-чапрак, кәгазь, ботак, ике койканың такталарын кулланган. «Утынга палубаны һәм кубрик диварларын тоту дигән уй тумады», — дип искә ала Федотов: «безнең кулыбыз иң авыр штормларда безне коткарган судноны җимерергә күтәрелмәс иде. Без баржаны бик яраттык». Яну материаллары бетә башлагач, кранцлар (баржа бортларына чылбырлар белән бәйләнгән автомобиль покрышкалары) ягыла. Бер покрышка бер атнага җитә.

Азык-төлекне саклап тоту турындагы карарга карамастан, Җиһаншин, иптәшләре кинәт хәлсезләнмәсен өчен, аларны кинәт начар рационга күчәргә ярамавы хакында ышандыра. Башта һәркемгә бер көнгә өч бәрәңге, ике кашык ярма һәм ике кашык дуңгыз ите туры килә, әмма тиздән рацион бер бәрәңге һәм бер кашык ярмага кадәр кими. 27 гыйнварда экипаж Крючковскийның туган көнен ике тапкыр арттырылган норма белән билгеләп үтә — бер кешегә икешәр бәрәңге һәм икешәр кашык ярма туры килә. Бүләк сыйфатында туган көненә тагын бер порция су бирергә карар кылынса да, аны мондый бүләкне кабул итәргә күндерә алмыйлар, һәм су барлык дүрт кешегә дә тигез итеп бүленә.

Шул ук вакытта баржаны җил Курил утрауларыннан көньяк-көнчыгышка алып китә тора, ул анда, Оясио агымыннан чыгып, Курортио агымының бер ботагына эләгә, бу исә ярдан ерагаюны тагын да тизләтә. Дрейф башланганнан соң берничә көн узгач, баржа икенче штормга эләгә. Баржага су тулып торгач, беренче ике атнада экипажга вакыт-вакыт трюмнан су суыртырга туры килә. Баржаның йөзүчәнлеген саклау өчен, борттан, кубриктан гел ясалып торган бозны чабарга да туры килә. Буш вакыт Федотовта булган китапларны укып уза. Элекке хәрбиләрдән калган иске хромкада Поплавский уйный.

15 көннән ит консервлары бетә һәм бәрәңге генә кала. Аннары ике тәүлеккә бер тапкыр бер бәрәңге һәм чирек кашык дуңгыз маеннан «аш» әзерли башлыйлар. Февраль уртасындагы вакыйгаларны тасвирлап, Федотов болай дип билгеләп үтә: «Кичен без баллистик ракета сынаулары узган районның картасы басылган газетаны игътибар белән карадык. Әлеге районнан сынаулардан кайтып килүче корабльләрдән безне күрәчәкләр», дигән өмет безне ташламады.

Совет Армиясе көне (23 февраль) «аш»сыз гына уза — бәйрәмне соңгы тәмәкене тартып билгеләп үтәләр, соңгы бәрәңге 24 февральдә ашала. Аз гына булган азык запасы 37 көнгә сузыла. Аннан соң ашарга яраклы һәммә нәрсә — күн каешлар, кирза итекләренең түбән (күн) өлешләре, сабын, теш пастасы азык булып китә. Күннән эшләнгән түгәрәкләр гармун төймәләре астында табыла — «беренче сортлы ит: гуталинсыз» дип шаярталар.

Без күн каешларны токмач итеп кисеп, «аш» пешердек. Соңыннан рация каешын пешердек. Тагын күн (тире) эзли башладык. Берничә пар кирза итек таптык. Тик кирзаны болай гына ашый алмыйсың, артык каты. Аларны океан суында пешереп, гуталинын чыгарып, аннары кисәкләргә кисеп, мичкә ыргыттык, анда алар агач күмеренә охшаган нәрсәгә әйләнде һәм бу күмерләрне без ашадык.

Кирза итекнең күнен ашаганчы, Җиһаншин бу «ашамлык» ны үзендә сынап карарга булган: «мин беренче ашыйм, һәм бер тәүлектән соң авырмасам, димәк, аны сезгә дә ашарга була», дигән.

Океан тынып калган көннәрдә дрейфчылар балык тотарга тырыша — капрон бауны сүтеп, җепләреннән кармак җебе ишәләр, кармакны кадактан ясыйлар – ләкин балык тоту уңышлы булмый. Дрейфның якынча кырыгынчы көнендә беренче узучы кораб күренә, әмма аның игътибарын җәлеп итү омтылышы нәтиҗәсез булып чыга.

Дрейфның соңгы көннәрендә, одеялодан үзенчәлекле капчык тегеп, солдатлар бер-берсен тәннәре белән җылытып, барысы бергә йоклыйлар. Бөтенләй хәлсезләнгәч, саубуллашу мөмкинлеге булсын өчен, моның турында башкаларга әйтергә, ә соңгы булып исән калган кеше баржаның берәр җиренә исемнәрен язарга тиеш, дип килешкәннәр.

Дрейф 49 көн дәвам итә. Җиһаншин соңгы мизгелгә кадәр бортжурналны алып бара, аның календарьлы сәгате була. Моннан тыш, Крючковский сүзләренә караганда, вакытны югалтмас өчен, диварга көннәрне язып баралар. Дрейф дәвамында әйләнә-тирә һава температурасы Цельсий буенча 0 дән 7 градуска кадәр була.

Коткару

үзгәртү
 
«Кирсардж» авиаташучысы 1960-елларда
 
Коткарудан соң Әсхәт Җиһаншинның беренче мәртәбә сакал-мыегын кыру
 
Коткарудан соң Филипп Поплавскийның беренче мәртәбә чәчен алу

1960 елның 7 мартында 3 сәгать тирәсендә баржаны Американың Йокосукадан Сан-Францискога баручы «Кирсардж» авиаташучысының патруль очкычы табып ала. Табылу урыны Итуруп утравыннан якынча 900 диңгез миле (1700 км), иң якын җирдән 720 диңгез миле (1300 км) һәм Мидуэй утравыннан 1000 диңгез миле (1900 км) ераклыкта урнашкан. Федотов хатирәләре буенча, ике очкыч (соңрак билгеле булганча, алар белән Америка очучылары Глен Конрад һәм Дэвид Мерикл идарә иткән) баржа өстеннән әйләнеш ясаган һәм очып киткән, ә берникадәр вакыттан соң баржа өстендә ике боралак пәйда булган.

Бу вакытка дрейфтагыларның нибары өч шырпысы гына калган була.

Авиаташучы капитаны сүзләренә караганда, баржада күренгән кешеләр, палубадагы корылмага терәлеп басып торган. Беренче булып авиаташучы бортына HSS-1 Seabat вертолеты белән Җиһаншин китерелә — экипаж башта баржадан китәргә җыенмаган була, ә Әсхәт, хәрби дәрәҗәсе буенча өлкән кеше буларак, америкалылар белән сөйләшүләр алып барырга, «ягулык, су, ризык, карта» сорарга һәм өйләренә үз көчләре белән» кайтырга ниятләгән. Әмма бу хакта сүз дә булырга мөмкин булмый: хәрби хезмәткәрләр бик хәлсез һәм яшәү һәм үлем чигендә була. Америкалылар «баржаны икенче судно алачак», дип ышандыргач, Җиһаншин ризалаша. Шунда ук авиаташучы бортына калганнары күтәрелә, шул ук вакытта бортжурнал баржада онытылып кала. Крючковский сүзләренчә, командирны ул вакытта баржада өч стакан җыелган яңгыр суының калуы ныграк борчыган булган.

Авиаташучының баш табибы Фредерик Беквит күзәтүләре буенча, солдатларның һәркайсы 30-35 фунт (14-16 кг) авырлыгын югалткан (башка мәгълүматлар буенча — 35 тән 40 фунтка кадәр). Америкалыларны солдатларның кеше кыяфәтен һәм тәртипне саклап калулары гаҗәпләндерә — ашарга тәкъдим иткәндә, алар аңа ташланмый, ә тыныч кына тәлинкәләрен иптәшләренә тапшыра; ачлык кичергән кешеләр белән ничек була алганын аңлап, ач торган кеше кинәт күп ашаса үләргә дә мөмкин — аз гына ашыйлар. Җиһаншин әлеге тәҗрибәне балачакта, сугыш вакытында истә калдырган.

Коткарудан соң

үзгәртү

Мәгълүмат таралу

үзгәртү

АКШ Саклану министрлыгының 1960 елның 8 мартындагы 257-60 санлы матбугат релизы буенча, инглиз телендә сөйләшмәгән совет солдатларыннан беренче мәгълүмат рус телен белмәгән авиаташучы экипажы әгъзалары тарафыннан алына (матбугат релизында билгеләп үтелгәнчә, «бозык рус теле» файдаланылган). Бу мәгълүмат корабль командирына, аннары Тын океан флотының Перл-Харбордагы штаб-фатирына тапшырыла. Вашингтондагы ССРБ илчелегенә 7 март кичендә (Мәскәүдә 8 Март) дүрт хәрбине коткару турында мәгълүмат бирелгән, әмма Совет дәүләте җитәкчелеге бу яңалыкка ничек җавап бирергә белми. Барлык инстанцияләрне узып, яңалык Америка газеталарына эләккән, аларда 9 мартта, АКШ хәрби-диңгез көчләре хәбәрләренә сылтама белән, вакыйга турында беренче язмалар пәйда булган.

Өч тәүлектән соң авиаташучы бортына Гавай утрауларыннан тәрҗемәче китерелә. Коткарылган экипажның авиаташучыга һава юлы белән китерелгән америка журналистлары белән беренче очрашуы 14 март көнне, Сан — Францискога кадәр тагын 500 чакрымга якын ара калганда уза. Моның алдыннан Җиһаншин белән телефон аша Нью-Йоркта «Правда» ның үз хәбәрчесе Борис Стрельников элемтәгә кереп, булачак очрашу турында кисәтеп, «берни дә артык сөйләмәскә» куша. Матбугат конференциясе кыска булып чыга — дулкынланудан һәм артык киеренкелектән соң Җиһаншинның борыныннан кан китә һәм матбугат конференциясен тәмамларга туры килә. Соңрак ул журналистларның кайбер сорауларына җавап бирә.

ССРБда вакыйга турында беренче мәкалә 1960 елның 12 мартында «Известия» газетасында пәйда була, анда, аерым алганда, (Юнайтед Пресс-Интернэшнл агентлыгына сылтама белән) түбәндәгеләр хәбәр ителә: «6 мартта Тын океанда авиаташучы өчен патруль хезмәте алып барган Америка очкычы океан өслегендә җиңел баржа тапкан. Анда дүрт совет кешесе, сержант һәм өч рядовой булган. Соңгы тапкыр алар җирне 18 гыйнварда күргәннәр». Мәкалә «Нью-Йорк Геральд Трибюн» газетасыннан күчереп басылган табылу урыны картасы белән бирелгән. Тулырак мәгълүмат «Известия» дә 1960 елның 16 мартында пәйда була — материалларга «Океаннан көчлерәк» дигән гомуми исем астында тулы бер полоса багышлана.

Совет хөкүмәте телеграммасы

үзгәртү

Кече сержант Җиһаншин Әсхәт Рәхимҗан улына, рядовойлар Поплавский Филипп Григорьевичка, Крючковский Анатолий Федоровичка, Федотов Иван Ефимовичка.

Кадерле дуслар! Без сезнең батырлык белән горурланабыз һәм сокланабыз. Сезнең батырлык, чыдамлыгыгыз хәрби бурычны бик яхшы үтәү үрнәге булып тора.

Тиңдәшсез батырлыгыгыз белән сез шундый батыр кешеләр тәрбияләгән Ватаныбызның данын арттырдыгыз, һәм совет халкы үзенең батыр һәм тугрылыклы уллары белән хаклы рәвештә горурлана.

Кадерле ватандашлар, сезгә нык сәламәтлек һәм тиз арада туган илгә кайтуыгызны теләп калам.

Н. Хрущев. Мәскәү, Кремль. 1960 елның 16 марты.

 
Ә. Җиһаншин (с) иптәшләре белән Сан-Францискода

15 мартта авиаташучы коткарылган хәрбиләрне Сан-Францискога китереп җиткерә. Ярга ике боралакта китерелгән хәрбиләрне АКШтагы совет илчелеге вәкиле каршы ала, алар тирәсендә 50гә якын журналист, шул исәптән өч совет журналисты җыелган була. Авиаташучының медицина хезмәткәрләре, коткарылганнарга бары тик ял гына кирәк, аларның рационына бернинди чикләүләр кертәсе юк, дип хәбәр итә. Аларны кунакханәдә совет журналистлары белән күршедә урнаштыралар. Федотов улы туганын белә — бу хакта Мәскәү газеталары редакциясенә күп санлы хәбәрләр керә. Кунакханәдә аларны Америка журналистлары тынычлыкка калдырмаган. Пресс-конференциядә АКШ хөкүмәте биргән костюмнар кигән «Т-36» экипажы әгъзалары әлеге вакыйга һәм могҗизалы коткару белән бәйле күп санлы сорауларга җавап бирә. Сан-Франциско мэры батырларга шәһәрнең символик ачкычларын тапшыра (моңа кадәр Г. Улановага, Н. Хрущевка гына бирелгән). 17 мартта совет газеталарының беренче полосаларында ССРБ саклану министры Малиновский «Кирсардж» авиаташучысының командирына һәм шәхси составына, ә ССРБ Югары шурасы рәисе Никита Хрущев — Сан-Франциско мэры Джордж Кристоферга һәм АКШ президенты Дуайт Эйзенхауэрга рәхмәт белдерә.

18 мартта совет хәрби хезмәткәрләре очкычта Нью-Йоркка җибәрелә, анда берничә көн ССРБның Глен-Ковтагы «Килленворт» йортында (ССРБның БМО делегациясе әгъзалары өчен) ССРБ илчелеге табибы А. Н. Озерова күзәтүе астында ял итә. Кайтып китәр алдыннан, совет илчелеге дүрт хәрбинең һәркайсына 100 әр доллар биргән һәм алар шәһәр буенча эксурсия вакытында тотылып беткән. Табиб А. Н.Озерова аларга Аурупага очкычта очуны тыю сәбәпле, 23 мартта хәрбиләрне «Куин Мэри» трансатлантик лайнерына утыртып озаталар. 28 мартта Франциянең Шербур портына килеп җиткәч, алар Парижга юл тота. 29 март көнне «Ту-104» очкычында дрейфта катнашучылар хәрби киемнәрдә Мәскәүгә кайтып җитә, анда аларга тантаналы очрашу оештырыла.

Мәскәүдә хәрбиләр белән ССРБ саклану министры Родион Малиновский очраша, ул аларга штурман сәгатьләре бүләк итә. «Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм табигать көчләре белән көрәштә чыдамлык өчен» солдатлар Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, орденны ССРБ Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары Демьян Коротченко тапшыра. Әсхәт Җиһаншинга чираттан тыш өлкән сержант исеме бирелә. Дүртесенә дә туган якларына ике атналык ял бирелә. Аннары дрейфта катнашучылар Гурзуфта хәрби шифаханәдә ял итә. Анда аларга Ломоносов шәһәрендә хәрби диңгез училищесына укырга керергә тәкъдим итәләр. Ялдан соң аларның дүртесе дә Ерак Көнчыгышка үз хәрби бүлгесенә бара. Шулай итеп, 1960 елның июнендә аларның җир тирәли сәяхәте тәмамлана.

  Тышкы рәсемнәр
  Крючковский, Җиһаншин, Поплавский — курсантлар

Алдагы язмышлары

үзгәртү
 
Ә. Р. Җиһаншин Н. Г. Җиһанов (с) белән Әлмәттә.

Иван Федотов 1960 елның 24 февралендә әти була. Ялдан соң Ерак Көнчыгышка гаиләсе янына кайта, Благовещенскида елга училищесын тәмамлый, судно механигы дипломын ала, Камчаткада сейнерда эшли. 1978 елда Благовещенскига кайта һәм суднолар төзү заводында слесарь-торба үткәрүче булып эшли. 1999 елда вафат була.

Филипп Поплавский 1964 елда диңгез училищесын тәмамлаганнан соң Урта диңгездә, Атлантикада гидрографик суднода, космик аппаратларны күзәтүче экспедицияләрдә катнаша. 2001 елда вафат була.

Анатолий Крючковский диңгез училищесын тәмамлаганнан соң, Североморскига юнәлеш буенча эләгә, тик судно механигы булып ярты ел гына хезмәт итә – табиблар аңа климатны алыштырырга киңәш итә. 1964 елда туган ягына кайта һәм Киевның «Ленинская кузня» судно төзү заводында, башта инженер вазыйфаларында, ә 1990-еллар уртасыннан баш механик урынбасары булып эшли. 2007 елда Җиһаншин белән бергә Сахалинга чакыру буенча килгән. Итуруп утравында булу планлаштырылган була, әмма һава торышы комачаулый.

Төп мәкалә: Әсхәт Җиһаншин

Әсхәт Җиһаншин укудан соң Ленинград хәрби-диңгез базасы авария-коткару дивизионы составында хезмәт итә. Төрле судноларда башта янгын сүндерүчеләр, аннан соң водолазлар белән эшли. Пенсиягә чыкканнан соң яхта һәм катерлар каравылчысы булып эшли. 2017 елда вафат була.

Әдәбият

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Десантные катера проектов Т-4, Т-4М. russianships.info. 2020-05-16 тикшерелгән.