Тәмәке (чимал)

Пасленчалар семь. никотинлы, озын сабаклы үләннең тарту, иснәү яки чәйнәү өчен киптерелеп, ваклап туралган, төелгән яфраклары һәм сабакчалары.

Тәмәке (лат. Nicotiána) — гади тәмәке (Nicotiana tabacum) һәм тилебәрән төркеменә караган тәмәке төрләренең (Nicotiana) киптерелгән яфраклары. Наркотик матдә буларак кулланыла. Ул тарту, чәйнәү, иснәү бәйлелегенә китерә. Тәэсир итүче өлеше - алкалоид никотин[1][2][3].

ТарихыҮзгәртү

XVI гасырга чаклы тәмәке тик Төньяк һәм Көньяк Америкада гына үсә. 1556 елда Андре Теве аның орлыгын Бразилиядән Франциягә алып килеп чәчә. 1560 елда тәмәке испан короле Филипп II сараенда бизәүче үсемлек буларак кулланыла. Португалиядәге француз илчесе Жан Ильман Нико Испаниядән Парижга исни торган тәмәке алып кайта һәм бу бик тиз модага керә. Тәмәке тарту 1565 елда соң инглизлардан тарала башлый. 150 ел эчендә тәмәке Евразия буйлап таралып, Африкага килеп җитә.

1600 елда Испаниядәге Америка колонияләрендә тәмәке плантацияләре күренә башлый. 1612 елда Джон Ролф Англия колониясе Джеймстаунда (Виргиния) тәүге уңыш җыя һәм ул тәмәкене виргин атамасы белән йөртә башлыйлар. 10 елдан соң тәмәке төп экспортка әйләнә, аны хәтта сәүдәдә алыш-биреш өчен кулланалар.

Хәзерге вакытта тәмәке күп илләрдә үстерелә. Кайбер тәмәке төрләренең киптерелгән яфраклары тарту өчен кулланыла.

Тәмәке үстерүҮзгәртү

 
Фермер тәмәке үсемлеген тикшерә (Чәтем Виргиния штаты)
 
Тәмәке басуы. Андорра
 
Тәмәке яфракларын киптерү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Табак. Толковый словарь по медицине. 2013.
  2. [ Курение] — ЗСЭ
  3. What causes nicotine addiction?