Төп менюны ачу

Курил утраулары

Курил утраулары (рус. Кури́льские острова́; яп. クリル列島 Kuriru rettō?) — Камчатка ярымутравы һәм Һоккайдо утравы арасындагы вулканик утраулар. Охота диңгезен белән Тын океанны аерып торалар. Русиянең Сәхәлин өлкәсе составына керә (утрауларның көньяк өлешенә[1] Япония дәгъва итә).

Курил утраулары
Kuril Island.jpg
046°30′00″ т. к. 151°30'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияләрОхот диңгезе, Тын океан
Утраулар саны56
Иң эре утрауИтуруп
Гомуми мәйдан10 500 км²
ИлРусияFlag of Russia.svg Русия
Административ берәмлекСәхәлин өлкәсе
Курил утраулары (Русия)
Red pog.svg
Халык саны (2010 ел)19 245 кеше
Халык тыгызлыгы1,833 кеше/км²
Commons-logo.svg Курил утраулары Викиҗыентыкта

Озынлыгы якынча 1200 км. Мәидан — 15,6 мең км². Параллель утраулар — Зур Курил утраулары һәм Кече Курил утрауларыннан гыйбарәт. Зур Курил утраулары көньяк, урта һәм төньяк төркемнәргә бүленәләр. Утрауларның зур өлеше таулы (биеклек 2339 метрга кадәр). 160 вулкан, шулардан 40 га якыны гамәлдәге вулканнар, минирәл чыганаклары бар. Көчле җир тетрәүләр була. Көньяк утрауларда урманнар бар, төньяк утарулар тундра үсемлекләре белән капланган. Кунашир утравында Курил тыюлыгы урнашкан.

Курил утраулары турында бенче мәгълүматны японнар Һоккайдо һәм Сәхәлингә экспедицияләр барышында алганнар. 1855 елдагы Русия-Япония шартнамәсе буенча, Итуруп утравыннан төньяктагы Курил утраулары Русиянең милке дип игълан ителде. 1875 елдагы Русия-Япония шартнамәсе буенча барлык утраулар Япониягә күчте. 1945 елдагы Кырым конференциясе карары буенча, СССР карамагына күчерелгән; 1945 елның августында, ССРБ—Япония сугышы барышында утраулар совет гаскәрләре тарфыннан алынганнар.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Итуруп, Кунашир, Шикотан утраулары һәм Хабомаи төркеме