Әсхәт Җиһаншин

хәрби төзүче, кече сержант, каһарманлык күрсәткән үзйөрешле «Т-36» баржасы экипажы әгъзасы

Әсхәт Җиһаншин, Әсхәт Рәхимҗан улы Җиһаншин, рус. Зиганшин Асхат Рахимзянович, 1938 елның 13 июне, Самара өлкәсе, Шонталы районы, Шонталы — 2017 елның 20 июне, Санкт-Петербург, Ломоносов) — хәрби төзүче, кече сержант, каһарманлык күрсәткән үзйөрешле «Т-36» баржасы экипажы әгъзасы. «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры (1960). Сан-Франциско шәһәренең (АКШ) шәрәфле ватандашы.

Әсхәт Җиһаншин
Туган телдә исем Әсхәт Рәхимҗан улы Җиһаншин
Туган 13 июнь 1938(1938-06-13)
Куйбышев өлкәсе, Шонталы районы, Шонталы
Үлгән 20 июнь 2017(2017-06-20) (79 яшь)
Санкт-Петербург, Ломоносов (шәһәр)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре хәрби диңгезче
Җефет Рәисә
Балалар кызлары Галия, фармацевт
Әлфия, спортчы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә кече сержант[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ә. Җиһаншин (с) иптәшләре белән Сан-Францискода
 
Нәҗип Җиһанов (с) белән Әлмәттә.

1938 елның 13 июнендә Самара өлкәсе Шонталы районы үзәге Шонталы авылында туган. Әти-әнисе Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыныкы[1]. Ломоносов шәһәрендә хәрби-диңгез укуханәсен тәмамлаган (1966).

Батырлык үзгәртү

1960 елның 17 гыйнварында дүрт совет солдаты (Әсхәт Җиһаншин, Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский, Иван Федотов) утырган «Т-36» баржасын көчле җил Тын океанга алып киткән. Икенче көнне баржада ягулык беткән, рация эштән чыккан. 30 көннән ашарга бер валчык әйбер дә калмаган. Егетләр күн итекләрен һәм гармун күреген өзгәләп ашаганнар, ә эчәр су бер кешегә тәүлегенә 3 йотым гына тәшкил иткән.[2] Аларны 51 көннән соң американ авианосецы «Kearsarge» («Кирсардж») экипажы коткарган.

Файл:Barge T-36 drift and rescue — en.svg
Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы маршруты картада

Кызыклы факт үзгәртү

  • Ә. Җиһаншин иптәшләре белән диңгездә үлем белән көрәшкәндә, гаиләләренә «алар үлделәр» дип хәбәр иткән булганнар.
  • Нәкъ шул вакытта әтисе Рәхимҗан абыйның Шонталыдагы өендә КГБ тентү үткәрә.
  • Диңгездә булу көне 49 дип ялгыш әйтелә, чөнки Никита Хрущев үзенең телмәрендә «Каһарманнар диңгездә 49 көн булды» дип әйтә (чынбарлыкта 51 көн). Ил башлыгының ялгышын төзәтергә берәү дә җөрьәт итмәгән.
  • Владимир Высоцкий диңгезчеләрнең батырлыгына «Суров же ты климат охотский…» җырын багышлый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Үтәмешем» сайтында
  2. АКШ корабы коткарганда 1 чәйнек төче су, ярты күнитекләре калган була. Бу ачык диңгездә тагын 1 тәүлек исән калырга җитәр иде, диләр диңгезчеләр үзләре.
  3. karelia-life.net сайтында