Шонталы (рус. Шентала) — тимер юл станциясе бистәсе, Самар өлкәсе Шонталы районының һәм Шонталы авыл җирлегенең административ үзәге. «Самар өлкәсенең Шонталы муниципаль районы чикләрендә авыл җирлекләрен оештыру, аларга тиешле статус бирү һәм чикләрен билгеләү турында» Самар өлкәсе N 52-ГД Кануны буенча (11.10.2010 төзәтмәләре белән) Шонталы — тимер юл станциясе.

Шонталы
Карта
Ил Русия
Өлкә Самар өлкәсе
Муниципаль район Шонталы районы
Координатлар 54°26'5"тн, 51°28'5"кнч, 54°27'0"тн, 51°29'0"кнч
Җирле үзидарә башлыгы Миханьков Василий Иванович
Нигезләнгән 1911
Мәркәз биеклеге 236 м
Климат dfb — уртача континенталь
Рәсми тел рус теле
Халык саны 6613 кеше
Милли состав чуашлар, руслар, татарлар, мордва
Дини состав православие, ислам
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 84652
Почта индексы 446910
Автомобиль коды 63, 163
Русча топонимы Шентала
Шонталы районы гербы

География үзгәртү

Өлкә үзәге Самардан 164 км ераклыкта төньяк-көнчыгыш юнәлештә, Татарстан (Чирмешән районы) чигеннән 19 км көньякка таба урман эчендә урнашкан. Шонталыны Чирмешән белән асфальт юл тоташтыра (26 км). Торак пункт елга ярына утырмаган, чагыштырмача зур елгаларга кадәр (мәсәлән, Олы Тарханга) 5-6 км барырга кирәк.

Этимология үзгәртү

Халык арасында йөргән бер версия: тимер юл төзелешенә килгән алман мөһәндисенең мондагы матур табигатькә сокланып, үз телендә «Schön Tal» (Матур Үзән) дип әйткәне, җирле халык арасында «Шонталы», «Шентала» булып киткән.

Тарих үзгәртү

Шонталы барлыкка килгәнче, ул урыннар калын урманнар белән капланган була. Бөгелмә-Уфа тимер юлында станция буларак 1911 елда телгә алына. Тимер юл төзү өчен урман кисү, җирнең өске кара туфрагын читкә чыгару эшендә Казан, Бөгелмә, Чистай өязләреннән килгән кешеләр дә эшләгән[1]. Бөгелмәгә узучы поезд паровозларын утын белән тәэмин итү өчен урман кисүчеләр бригадасы оештырыла. Торак пунктта әүвәл Вокзал урамы барлыкка килгән. Анда тимер юл эшчеләре өчен йортлар торгызылган. 1923 елда торак пунктта башлангыч мәктәп ачыла.

1928 елга кадәр Шонталы Самар губернасының Бөгелмә өязенә, 19281935 еллардаУрта Идел өлкәсе Богырыслан округына, 1935 елның 4 февраленнән Самар өлкәсе Денис районына кергән. 1940 елда Денис районы үзәге Шонталыга күчерелгән, район исеме дә Шонталы районы итеп үзгәртелә. Күрше-тирә авыллардан күчеп килгән кешеләр исәбенә станциядә халык саны арта бара. Җирле сәнәгать җитештерүләре барлыкка килә: «Молот» артеле, урман хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, май заводы. Халыкка инвалидларның «Кызыл Йолдыз» артеле хезмәт күрсәтә: анда чәчтарашханә, фотография, аяк киеме һәм өс киеме тегү остаханәләре, мичкә һәм казылык ясау цехлары була[2].

1936 елда Шонталы элеваторы сафка баса, урта мәктәп бинасы, фирка район комитеты, район башкарма комитеты биналары төзелә. Оешмалар өчен фатирлар төзү башлана. Шәхси йортлар төзүчеләр арта[3].

Демография үзгәртү

Халык саны (мең кеше)[4]
1959 1970 1979 1989 2011
6,2 6,4 6,8 6,2 6,6

Төп милләтләр (2010 елгы җанисәп буенча): чуашлар, руслар, татарлар, мордва.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.7 °C -5.6 °C 5.1 °C 14.1 °C 19.2 °C 20.9 °C 18.4 °C 12.8 °C 4.8 °C -4.3 °C -10 °C 4.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.5 °C.[6]

Дин үзгәртү

Бистә үзәгендә православларның Мәрьям Ананың дөньялыктан күчү кәшишханәсе (рус. храм Успения Божьей Матери), мөселманнарның җәмигъ мәчете урнашкан.

Мәгариф үзгәртү

  • Тольятти медицина көллиятенең Шонталы филиалы (элекке Шонталы медицина училищесы)[7]
  • Сергиевск губерна техникумының Шонталы филиалы (элекке 70нче һөнәри укуханә)
  • 2 гомуми белем бирү мәктәбе
  • 3 өстәмә белем бирү оешмасы
  • 3 балалар бакчасы

Мәдәният үзгәртү

  • Район мәдәният йорты
  • Яшьләр оешмалары йорты
  • 2 китапханә

Урамнары үзгәртү

Совет урамы, Вокзал урамы, Хастаханә урамы, Гагарин урамы, Дача урамы, Петров урамы, Гурьянов урамы, Әсхәт Җиһаншин урамы һ. б.

Шәхесләр үзгәртү

Галерея үзгәртү

Шонталы
 
Шонталы кәшишханәсе
Шонталы кәшишханәсе  
 
Шонталы мәчете
Шонталы мәчете  

Чыганаклар үзгәртү

  1. Гл. ред. Горкин А. П. География России: энциклопедический словарь. М.: Большая Российская энциклопедия, 1998. стр. 500.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү