Данис Шакиров

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе

Данис Фәнис улы Шакиров (15.10.1988, СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск) – 2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Данис Шакиров
Туган телдә исем Данис Фәнис улы Шакиров
Туган 15 октябрь 1988(1988-10-15) (35 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССРРоссия байрагы Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре филолог
Эш бирүче Бөтендөнья татар конгрессы
Җефет Гөлнара
Балалар улы Әмир
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

 Данис Шакиров Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәптә татар сыйныфында укыган. 2011 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. КФУда аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе профессор Әлфия Йосыпова).

Хезмәт юлы үзгәртү

Бөтендөнья татар конгрессында студент чагыннан эшли: ихтыярый булып кереп, БТКның бөтен баскычларын үтә.

2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, конгрессның Татарстандагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә эшли, төбәкара хезмәттәшлек сораулары белән шөгыльләнә.

2015-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Бүләкләре үзгәртү

Файдаланылган әдәбият үзгәртү

  • Милләткә хезмәт итү - яшәү рәвешем ул (Рузия Сафиуллинаның Данис Шакиров белән әңгәмәсе). Идел, 2021 ел, № 1, 4 нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү