Лек Вәлиев
Лек Вәлиев, Лек Вәли улы Вәлиев (1935 елның 19 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Раевский — 1992 елның 23 марты, РФ, БР, Уфа) — режиссер, театр эшлеклесе, педагог, Мәҗит Гафури исемендәге (1971—1981), Сибай (1987—1990), Башкорт дәүләт курчак (1990—1992) театрларының баш режиссеры. БАССР (1972) һәм РСФСР (1978) атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1984). ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1966 елдан).
Лек Вәлиев | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Лек Вәли улы Вәлиев |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Һөнәре: |
режиссер, педагог |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1966—1992 |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1935 елның 19 апрелендә Әлшәй районы Раевский бистәсендә (2005 елдан авыл) туган. Мәскәү җир төзү мөһәндисләре институтын (1959), Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (А. А. Музиль курсы, 1965) тәмамлаган. 1968 елдан Сибай драма театрында баш режиссер. 1965—1987 елларда (өзеклек белән) Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли, 1965—1969 һәм 1981—1987 елларда әлеге театрның режиссеры, 1971—1981 елларда — баш режиссеры[1]. 1969—1971 елларда — Салават драма театры, 1987—1990 елларда Сибай драма театры, 1990-1992 елларда Башкорт дәүләт курчак театры баш режиссеры. 1965 елдан Уфа сәнгать укуханәсендә, 1972—1985 һәм 1989—1992 елларда Уфа сәнгать институтында укыта (билгеле укучылары Х. М. Шәмсетдинов, Л. М. Әхмәтвәлиев, М. Г. Исхаков).
ИҗатыҮзгәртү
Сәхнәдә куйган беренче әсәре — 1964 елда Салават драма театры сәхнәсендә Вазыйх Сәйфуллин һәм Л. Н. Елшанкинның «Умырзая» драмасы. Лек Вәлиевның режиссерлык үзенчәлеге спектакль каһарманнарының характерын тулысынча ачып бетерүдә, аларның сәхнәдәге теге яки бу хәрәкәтенең психологик һәм социаль сәбәпләрен раслауда күренә. Ул куйган спектакльләр нечкә лиризм, фәлсәфәлек белән аерыла[2]. Үзе дә пьесалар язган: «Париж егете Әлфәнис» (1986, Сибай театры), «Упкын, яки Шомырт салкыннары» (1988, Салават театры).
Куйган спектакльләреҮзгәртү
Төрле сәхнәләрдә Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Нәҗип Асанбаев, Илшат Йомагулов, Мөхәммәтша Бурангулов, Хәбибулла Ибраһимов, Ибраһим Абдуллин, Мөкәрәмә Садыйкова һ. б. песалары буенча 50дән артык спектакль куйган. Шулай ук Александр Островский, Максим Горький, Луиҗи Пиранделло, Мәҗит Гафури, Уильям Сароян, Назыйм Хикмәт, Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча спектакльләр әзерләп сәхнәгә чыгара.
Гафури театрындаҮзгәртү
- «Бәла кеше башыннан йөри» («Грех да беда на кого не живёт») Александр Островский
- «Соңгылар» («Последние») Максим Горький
- «Мут егет» Луиҗи Пиранделлоның «Лиола» пьесасы буенча
- «Ана, Җир-ана» Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча, Лек Вәлиев инсценировкасы
- «Хуш, Гөлсары !» Чыңгыз Айтматов повесте буенча, Лек Вәлиев инсценировкасы
- «Салават. Өн аралаш җиде төш» Мостай Кәрим
- «Кызыл паша» Нәҗип Асанбаев һ. б.
Сибай театрындаҮзгәртү
- «Кызыл йолдыз» Мәҗит Гафури
- «Башкорт туе» Мөхәммәтша Бурангулов һ. б.
Камал театрындаҮзгәртү
- «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- «Ташлама утны, Прометей!» Мостай Кәрим
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1972 — БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1978 — РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1984 — Салават Юлаев премиясе — «Кызыл паша» спектакле өчен (Гафури театры).
ХәтерҮзгәртү
- 1976 елда БР халык рәссамы сынчы-монументалист Зилфәт Басыйров (1927—2000) Лек Вәлиевның агачтан сынын ясаган[3].
- Уфаның Киров районында режиссер яшәгән йорт (Ленин ур, 44/46) диварына истәлек тактасы куелган[4].
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Валеев Лек Валеевич (1935—92), archived from the original on 2019-06-30, retrieved 2019-09-10
- ↑ Валеев Лек Валеевич(үле сылтама)
- ↑ Лики людей – лики времени. Скульптор Зильфат Басыров. artageless.com, 22.02.2014(рус.)
- ↑ Мемориальные доски Х. Мухтару, В.И. Плекунову, Л.В. Валиеву
СылтамаларҮзгәртү
- Валеев Лек Валеевич.(үле сылтама) Единый портал башкирской культуры(рус.)
- Валеев Лек Валеевич. kino-teatr.ru(рус.)