Раевка (Әлшәй районы)

Башкортстанда авыл, район үзәге (Россия)

[1]

Раевка
баш. Раевка
Нигезләнү датасы 1890
Сурәт
Рәсми исем Раевка
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Раевский сельсовет (Альшеевский район)[d][2] һәм Әлшәй районы
Административ-территориаль берәмлек Раевский сельсовет (Альшеевский район)[d][2], Әлшәй районы һәм Бәләбәй өязе
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 19 384 (2017)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 115 метр[4]
Мәйдан 37,2 км²
Почта индексы 452120
Рәсми веб-сайт spraevsky.ru
Җирле телефон коды 34754
Карта
 Раевка Викиҗыентыкта

Ра́евка (баш. Раевка, рус. Раевский) ― авыл (1938-2005 елларда штб), Башкортстан Республикасы Әлшәй районының административ үзәге. Халкының саны буенча, Иглиннан соң (31 мең), Башкортстанда икенче зур авыл (18 мең 976 кеше). Халык саны турында мәгълүмат 2020 елның гыйнварына бирелгән. Почта индексы — 452120, ОКАТО коды — 80202851001.

Урнашуы үзгәртү

Дим елгасының (Агыйдел кушылдыгы) сул ярында, аңа Корсак елгасы кушылган урында урнашкан. [5]

Раевка тимер юл станциясе Уфа станциясеннән 120 км көньяк-көнбатышка таба урнашкан..

Климат үзгәртү

Климат уртача континенталь, районның көнбатышында уртача коры һәм көнчыгыш өлешендә коры җәй белән характерлана. Еллык уртача һава температурасы: +2,7 °C. Иң салкын ай: гыйнвар (һава температурасының абсолют минимумы -46 °C тәшкил иткән), иң җылы ай: июль (абсолют максимум +40 °C ка җиткән). Ел һәм тәүлек дәвамында һава температурасы үзгәреше амплитудасы зур. Кыш озын, кар капламы уртача 140 көн дәвам итә һәм февральнең икенче декадасында иң югары биеклеккә җитә. Туфракның максималь туңу тирәнлеге: 155 см, мартта күзәтелә. Салкын булмаган чорның озынлыгы уртача 124 көн. Яңгыр (ешрак коеп явучы яңгырлар) рәвешендәге явым-төшемнең иң күп саны җәйге чорга туры килә (278 мм) һәм эрозия процесслары барлыкка килүгә ярдәм итә. Елның салкын чорында уртача 112 мм явым-төшем була. Еллык явым-төшемнең уртача саны 390 мм.

Тарих үзгәртү

Хәзерге Раевка авылы урынында берничә авыл: Әлшәй, Раевка һәм Яңавыл торак пунктлары булган. Әлшәйдә волость идарәсе урнашкан булган. 1906 елда мәчет, 2 су тегермәне, бакалея кибете, 2 училище теркәлгән. 1935 елда, район үзәге буларак, (1938 елга кадәр) районга Әлшәй авылы исеме бирелә. [6]

Александр Федорович Раев ― булачак Раевкага нигез салучы. Хөкүмәт аны 1863―1864 еллардагы уңышлы хәрби кампания өчен хәзерге Раевка территориясендәге милек белән бүләкләгән. Шулай итеп, Сарытау губернасы Вязовкадан күченүчеләр яңа торак пунктка нигез сала.

А. Ф. Раев утарында үз акчасына Раевка тимер юл станциясен төзегән (хәзер дә гамәлдә), шулай ук ике катлы кирпеч мәктәп һәм чиркәү салдырган. А. Ф. Раевның беренче милек идарәчесе Вязовка авылында яшәүче С. Н. Тимохин, соңгысы Вольскидан өчтуган племянницасы С. И. Добринская була. [7]

Яңа торак пунктның тарихы 1890 елда башлана, ул вакытта күченүчеләр җир хуҗасы Раевтан контракт буенча җир кишәрлеген 12 елга арендага алган. Сөрүлек җирләре ел саен төрле урыннардан алганнар, йорт һәм каралты-кура астындагы җир һәм көтү хокукы өчен йорт башыннан 3 сум түләгәннәр.

1890 елда 6 хуҗалыкта 60 кеше, 1897 елда 17 хуҗалык булган. 1917 елда Беренче Раевкада 284 хуҗалыкта 1587 рус (484 дисәтинә сөрү җире булган), 68 хуҗалыкта — 419 украин, 40 хуҗалыкта — 221 алман, 16 хуҗалыкта — 81 беларус, тагын 16 хуҗалыкта — 83 поляк, 6 хуҗалыкта — 39 эстонияле һәм 2 хуҗалыкта 9 мордва, шулай ук 11 литвалы һәм латыш яшәгәне билгеле.

Раевка бистәсендә руслар ― 711 кеше, украиннар ― 180 кеше, белоруслар — 63 кеше, алманнар — 19 кеше, чуашлар — 11 кеше, поляклар — 6 кеше, мордвалар — 6 кеше, литвалылар — 3 кеше, төрекләр ― 1 кеше булган.

Раевка станциясендә 69 хуҗалыкта 300 рус, 23 поляк, 17 украин, 14 белорус яшәгән. 1920 елда, Раевка шәһәр тибындагы бистәсендә (Әлшәй авылы белән бергә) 940 хуҗалыкта 5800 кеше яшәгән. Алар, нигездә, руслар булган.

1935 елның 31 гыйнварында торак пункт яңа оешкан Әлшәй районы составына керә.

1938 елның 16 ноябрендә Әлшәй авылы Куйбышев тимер юлының Раевка станциясе каршындагы бистә белән Раевка эшчеләр бистәсе итеп берләштерелә.

Халкы үзгәртү

Халык саны
1959[8]1970[9]1979[10]1989[11]2002[12]2009[13]2010[14]2012[15]2013[16]2014[17]
12 76713 09913 62217 75020 02220 33019 55720 04120 01419 874
2015[18]2016[19]
19 58819 517

Милли составы үзгәртү

2002 елгы җанисәп буенча, эре милләтләр ― руслар (36,2 %), татарлар (31,5%), башкортлар (23,8 %).[20]

Икътисад үзгәртү

 
«Лачын» спорт сарае

«Раевсахар» ЯАҖ, «Әлшәй-Ит» Раевка ит комбинаты ААҖ, «Раевка элеваторы» АҖ, «Башкиравтодор» филиалы Әлшәй ДРСУ, АО ПАО «Газпром» газораспределение Уфа, ПАО «Башнефть», Әлшәй район кулланучылар җәмгыяте.

Микрорайоннар үзгәртү

Сахарный, Консервный, Яңавыл, Үзәк, Совхоз, Шанхай.

Шәхесләр үзгәртү

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
  2. 2,0 2,1 ОКТМО
  3. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  4. Викиҗыентык — 2004.
  5. Раевский (пос. гор. типа в Башкирской АССР)
  6. АЛЬШЕЕВО, деревня, с 1938 в черте пгт Раевский Альшеевского р-на.
  7. Страницы истории родног края .Давлекановский район Краеведческий сборник .Сост. М. М. Гатауллина-Давлеканов,2005 г. −170 стр.
  8. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  9. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  10. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  11. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
  12. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  13. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  14. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  15. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  17. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  18. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. әлеге чыганактан 2015-08-06 архивланды. 2015-08-06 тикшерелгән.
  19. Калып:Население/2016AA
  20. Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).

Сылтамалар үзгәртү