Ләйсән Альберт кызы Үтәшева (баш. Ләйсән Альберт ҡыҙы Үтәшева; 1985 елның 28 июне, Раевка, Әлшәй районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ) — Россия спортчысы, нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры[1]. Россия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе, команда зачётында ике тапкыр Аурупа чемпионы (2002[2], 2004[3], запас уенчы буларак), 2001/02 елгы Дөнья кубогы иясе, БДБ һәм Балтыйк буе илләре яшүсмерләр уеннары җиңүчесе (2002, 2004). Телетапшырулар алып баручы һәм спорт комментаторы.

Ләйсән Үтәшева
Туган телдә исем баш. Ләйсән Үтәшева
Туган 28 июнь 1985(1985-06-28) (38 яшь)
Раевка, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d]
Һөнәре нәфис гимнастика спортсмены, гимнас, телеалыпбаручы, спортивный комментатор, тавыш яздыру актеры, радиоведущий
Җефет Воля, Павел Алексеевич

 Ләйсән Үтәшева Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

 
Ләйсән Үтәшева 2008 елда

Ләйсән Үтәшева 1985 елның 28 июнендә тарихчы һәм китапханәче Альберт һәм Зөлфия Үтәшевлар гаиләсендә туа. Үз интервьюларының берсендә яртылаш башкорт булуын (әнисе буенча) күрсәтә һәм аның кан тамырларында татар, поляк һәм рус каны ага (әтисе катнаш чыгышлы) дип өсти[4]. Православ динен кабул иткән[5][6], элек ислам динен тоткан[7].

1989 елда гаиләсе белән Волгоградка күчеп килә. Әти-әнисе Үтәшеваны балет мәктәбенә бирергә ниятли, әмма кибеткә чиратта торганда кызны гимнастика буенча тренер Надежда Касьянова күреп ала һәм буыннарның сыгылмалылыгын билгеләп үтә. 1994 елдан Татьяна Сорокинада шөгыльләнә. 1997 елда Мәскәүгә күчеп килә, Алла Янина һәм Оксана Скалдина җитәкчелегендә күнегүләр ясый. 1999 елда Үтәшевага спорт мастеры исеме бирелә.

2000 елда Оксана Костина истәлегенә үткәрелгән турнирның көмеш призёры була. 2001 елның сентябрендә Үтәшева Берлинда узган Дөнья Кубогы этабында барлык алты дисциплинада абсолют җиңүче була. Шул ук елның октябрендә Мадридта узган дөнья чемпионатында команда беренчелегендә алтын медаль яулый[8]. Соңрак командасы буенча партнерларын — Кабаева һәм Чащинаны дисквалификацияләү сәбәпле, медальләрдән мәхрүм ителә[9]. Ләйсән Үтәшевага халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелә.

2002 елдан башлап Үтәшева Ирина Винер һәм Вера Шаталина җитәкчелегендә күнегүләр ясый. Словениядә узган халыкара турнирда икенче урынны алганнан соң, май аенда Франциядә, Корбей-Эссонна шәһәрендә рәсми булмаган дөнья чемпионатында җиңүче була. Июнь аенда Мәскәүдә узган яшүсмерләр уеннарында берничә төр ярышта һәм өч төрдә (сикергеч, туп, чукмар) җиңүче була.

Җәрәхәт үзгәртү

2002 елның сентябрендә Самарада күрсәтмә чыгышларда начар әзерләнгән матларга уңышсыз төшү аркасында, табанын авырттыра. Тикшерү җәрәхәтне ачыкламый һәм Үтәшева ярышларны дәвам итә. Аяктагы авыртуларга берничә тапкыр зарлана, тик кабат тикшерүләр берни дә тапмый[10]. 2002 елның декабрендә магнит томографиясе нәтиҗәсендә диагноз куела: бер аягының ладьевид сөяге сынуы һәм, аяк сөякләренең йөген даими башка аякка күчерү сәбәпле, аерылу. Россия хирурглары тарафыннан 5 операция ясала, ладьевид сөяге сынуын беркетүче штифт куела, әмма алар ялганмаган була[10].

2004 елда Үтәшева яңадан Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый башлый, команда ярышларында Аурупа чемпионы була, Латвиядәге һәм Франциядәге халыкара турнирларда җиңү яулый. 2006 елның апрелендә чираттагы тренировкада аның тезе очкан, гипс салынган була. Шуннан соң Ләйсән Үтәшева спортны калдыру турында карар кабул итә[10].

Спорттан соң үзгәртү

Карьерасын тәмамланганнан соң, Үтәшева НТВ телеканалында «Главная дорога» тапшыруын алып баручы була. «Живи» телеканалында «Йолдызлар белән фитнес» тапшыруын алып баручы[11]. 2007 елның маенда «Новая опера» театрында «Болеро» балетында соло партия белән дебют ясый.

2008 елның августында «Несломленная» автобиографик романын тәкъдим итә.

 
Ләйсән Үтәшева — нәфис гимнастика

2009 елның ноябрендә Үтәшеваның «Знак бесконечности» бию тамашасының премьерасы була. 2010 елдан башлап «НТВ утром» программасында иртәнге гимнастикага багышланган рубрика алып бара. «Спорт Плюс» телеканалында «Личный тренер» программасын алып барган. 2011 елның 15 октябрендә НТВда «Ләйсән Үтәшева белән матурлык академиясе» дигән авторлык программасы старт ала.

2012 елның 11 мартында 47 яшендә йөрәк өянәгеннән спортчының әнисе Зөлфия Үтәшева вафат була[12][13]

2012 елның 22 мартында Romantika радиосында Үтәшеваның «Романтика кафесы» программасы старт ала[14]. 2012 елда «Чемпионки» сериалында бер роль башкара. 2014 елның 23 августыннан ТНТ каналында «Танцы» программасын алып баручы[15].

2015 елның 14 февралендә Ёлка җырчысы белән бергә «Точки расставлены» альбомыннан «Я тебя буду ждать» җырына клип чыга[16]. 2018 елның ноябрендә «Ральф против интернета» мультфильмында Тиананы яңгырата. 2019 елда «Снежная Королева: Зазеркалье» мультфильмында Альфиданы яңгырата.

Шәхси тормыш үзгәртү

2012 елның 25 ноябрендә актер һәм шоумен Павел Воляга кияүгә чыга[17]. 2013 елның 14 маенда Майамида улы Роберт туа, 2015 елның 6 маенда кызы София туа[18].

Бүләкләр үзгәртү

  • Россиянең спорт мастеры (1999)
  • Россиянең халыкара класслы спорт мастеры
  • Россиянең атказанган спорт мастеры (2010 елның 1 июле)[19]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Приказ Минспорттуризма РФ от 01 июля 2010 года № 89-нг О присвоении почетного спортивного звания «Заслуженный мастер спорта России», archived from the original on 2021-07-17, retrieved 2021-03-12 
  2. Заменяя незаменимых, Известия, 8 ноября 2002
  3. «Кармен» Кабаевой, Советский спорт, 7 июня 2004
  4. Ляйсан Утяшева, рождённая в раю — Советский спорт, 22 февраля 2003, № 33 (15978). әлеге чыганактан 2015-09-23 архивланды. 2012-02-28 тикшерелгән.
  5. Ляйсан Утяшева пишет стихи — Комсомольская правда, 29 мая 2009
  6. Ляйсан Утяшева скучает по ковру (газета «Родной город», 29 мая). әлеге чыганактан 2013-06-25 архивланды. 2012-11-26 тикшерелгән.
  7. Мусульманская община Ярославля встретилась со знаменитой спортсменкой Ляйсан Утяшевой — Муслим-пресс, 21/05/2006(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  8. Досье: Утяшева Ляйсан | Аргументы и Факты Адыгея. әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2012-10-25 тикшерелгән.
  9. Алину Кабаеву дисквалифицировали. Известия. 21 февраля 2002
  10. 10,0 10,1 10,2 Начать сначала История гимнастки Лейсан Утяшевой
  11. Страничка Ляйсан Утяшевой на официальном сайте телеканала Живи, archived from the original on 2012-01-24, retrieved 2021-03-12 
  12. Ляйсан Утяшева впервые откровенно рассказала о жизни с Павлом Волей — 7Дней.ру
  13. Ляйсан Утяшева похоронила маму — ЖурДом.ру, 14 марта 2012, archived from the original on 2012-03-20, retrieved 2021-03-12 
  14. «Кафе Романтика» с Ляйсан Утяшевой, archived from the original on 2012-05-14, retrieved 2021-03-12 
  15. Ведущая программы «Танцы», archived from the original on 2020-03-19, retrieved 2021-03-12 
  16. Ляйсан Утяшева для Woman.ru: «Рожайте больше деток!», archived from the original on 2015-09-17, retrieved 2021-03-12 
  17. Публикация Павел Воля | Pavel Volya в Instagram • Ноя 27 2017 в 7:48 UTC. Instagram. 2017-11-28 тикшерелгән.
  18. Ляйсан Утяшева родила Павлу Воле дочь
  19. Приказ Минспорттуризма РФ от 01 июля 2010 года № 89-нг «О присвоении почетного спортивного звания „Заслуженный мастер спорта России“», archived from the original on 2021-07-17, retrieved 2021-03-12 

Сылтамалар үзгәртү