НТВ (аббревиатураның мәгънәсе юк) — Россиянең телевизион каналы. 1993 елда эшли башлый. Ширкәткә НТВ каналыннан тыш «НТВ Мир» (НТВ Дөнья) телеканалы да керә. Ул Россиядән тыш БДБ илләре, Балтыйк буе, Көнбатыш Европа, Якын Көнчыгыш, АКШ, Канада, Исраил, Австралия, Яңа Зеландия, Океанлык илләренә дә тапшыра.

Телеканал атамасының мәгънәсе юк. Аны уйлап чыгарган беренче мөдир Игорь Малашенко уйлап тапкан. Соңрак аны «независимое ТВ» (бәйсез ТВ), «новое ТВ» (яңа ТВ) дип атарга тәкъдим ителсә дә, журналистлар аббревиатураны ачмаска карар кылдылар.

1997 елда НТВ-Холдинг ширкәте оештырыла. Аңа «НТВ телекомпаниясе» ААҖ, «ТНТ-Телесеть» ААҖ, «НТВ-Плюс» ААҖ, «Эхо Москвы» ЯАҖ, «НТВ-International» ЯАҖ керә.

Сылтамалар үзгәртү