Иглин

Башкортстанда авыл, район үзәге (Россия)

Иглин (баш. Иглин, рус. Иглино́) ― авыл (1962-2005 елларда штб)[3], Башкортстан Республикасы Иглин районының һәм Иглин авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны зурлыгы буенча (31 169) Башкортстанда беренче урындагы авыл. Халык саны турында мәгълүмат 2021 елның октябренә карата бирелгән. [4] Почта индексы — 452410. Телефон коды: 34795. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды: 80228816000.[5]

Иглин
баш. Иглин
Нигезләнү датасы 1786
Рәсми исем Иглин
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Иглинский сельсовет[d][1] һәм Иглин районы
Административ-территориаль берәмлек Иглинский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 16 811 (2010)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 132 метр
Почта индексы 452410
Рәсми веб-сайт iglino.ru
Җирле телефон коды 34795
Карта

Урнашуы үзгәртү

Белекес елгасы (Караидел кушылдыгы) ярында, Республика башкаласы Уфадан 20 км көнчыгышта урнашкан. [6]

Транспорт үзгәртү

Авылда Куйбышев тимер юлының Уфа — Чиләбе линиясендә Иглино́ станциясе (авылның төп предприятиесе булып тора) һәм 1654 км, 1659 км, 1661 км тукталыш пунктлары урнашкан.

Авыл аша Уфа ― Красная ГоркаПавловка автоюлы уза.

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Иглинның борынгы биналары фотосурәтләре.

Авылга 1786 елда Казан губернасы дворяннарыннан секунд-майор Сергей Васильевич Иглин нигез салган. [7] Казан губернасыннан алып чыккан крепостнойлары яңа торак пунктның беренче яшәүчеләре булган. Башта бу торак пункт янәшәдән ага торган елга исеме белән Белегес (Мелегес, Белекес) дип аталган булган. [8]

XIX гасыр башында авылда агач эшкәртү, чүлмәк ясау һәм күннән дирбия ясау кәсепләре үсә башлый. XIX гасыр уртасына крепостнойлар оброк түләмәгән, барщинада эшләмәгән. 1822 елда авылда Изге Архистратиг Михаил хөрмәтенә чиркәү төзелә башлый, авылның башка исеме Архангельское шуның белән бәйле. 1841 елда авылга нигез салучының тол хатыны Елена Васильевна Иглина агач чиркәү урынына таштан чиркәү салдыра, крестьяннарның бер өлешен крепостной бәйлелектән азат итә, һәркемгә җир кишәрлеге бүлеп бирә. 2002 елда бистәдәге паркка дворян хатыны Е. В. Иглина исеме бирелгән, паркта скульптурасы куелган.[8] [9]

1860-еллардан башлап, авыл Уфа өязе Архангельское волостеның административ үзәге булып тора. Якында Стәрлетамак өязенең шул ук исемдәге (Архангельское) волосте булу сәбәпле, 1909 елда волость исеме Иглин итеп үзгәртелә. [10]

1966 елның 30 декабрендә Нуриман районы үзәге Иглиннан Красная Горкага (Кызылъяр) күчерелә. [11]

Халкы үзгәртү

Ел Яшәүчеләр
1905 1.353
1939 4.917
1959 6.332
1970 11.110
1979 11.848
1989 12.879
2002 13.931
2010 16.811
2021 31 169[4]

Милли составы үзгәртү

2002 елгы җанисәп буенча: руслар — 6388 (38%), башкортлар – 4017 (23,9 %), беларуслар – 2656 (15,8 %) һ.б.

Инфраструктура үзгәртү

Авылда күп фатирлы йортлар, стадион, күңел ачу клубы, чиркәү, ике мәчет, сигез балалар бакчасы, биш гомуми белем бирү мәктәбе һәм бер башлангыч мәктәп, сәнгать һәм музыка мәктәпләре, сәламәтләндерү-спорт комплексы, үлчәү заводы, җиләк-җимеш питомнигы бар.

Шәхесләр үзгәртү

  • 1915-1917 елларда Иглинда шагыйрь, футуризм теоретигы, рәссам, язучы Давид Бурлюк (1882―1967) яшәгән.
  • Марат Кунафин (1963), медицина фәннәре докторы, профессор (2001).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү