Зилфәт Басыйров
Зилфәт Басыйров, Зилфәт Рәүф (Габдерәүф) улы Басыйров, рус. Басыров Зильфат Рауфович (Габдерауфович) (1927, Минзәлә кантоны — 2000, Уфа) — рәссам (график), сынчы-монументалист, керамика остасы, Башкортстанның халык рәссамы (2000), Акмулла исемендәге премия лауреаты (1992). БАССР рәссамнар берлеге идарәсе рәисе (1981-1987)[1]. 1968 елдан ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы. 1960-1990 елларда БАССРның әйдәүче скульпторы. Иҗатында портрет жанры зур урын алып тора.
Зилфәт Басыйров | |
---|---|
Туган телдә исем | Зилфәт Габдерәүф улы Басыйров |
Туган | 15 сентябрь 1927 ТАССР Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылы |
Үлгән | 19 ноябрь 2000 (73 яшь) Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | сынчы, рәссам |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Сәкинә |
Балалар | кызы, улы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1927 елның 15 сентябрендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Актаныш районы) Иске Кормаш авылында күп балалы гаиләдә җиде баланың иң өлкәне булып туган. Күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисе, кулга алынудан шикләнеп, гаиләсен алып, Пермь якларына күчеп китә. Березники химия комбинатында эшләгәндә әтиләре авариягә эләккәч, табиблар тәкъдиме белән гаилә Ява суы буендагы урман хуҗалыгында яши башлый. Әтисе сугышка киткәч, тормыш йөгенең авырлыгы өлкән бала Зилфәтнең җилкәсенә төшә. Унбиш яшеннән урманчылыкта эшли башлый. 1944 елда Березники шәһәренең 4нче ТЭЦында токарь булып эшли, завод рәссамы да була. Кичке мәктәптә укый, рәсем студиясенә (Леонид Старков сыйныфы) языла. Түбән Тагилдагы Урал сынлы сәнгать укуханәсенең скульптура бүлеген (Анатолий Ноговицын курсы) кызыл дипломга (1955), «скульптура» белгечлеге буенча Мәскәү җирле сәнәгать технология институтын (1962) тәмамлый.
Хезмәт юлы
үзгәртү- Көнгер шәһәрендә инвалидлар артелендә скульптор, таш ую сәнгать мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли.
- 1962-1965 елларда Мәскәү өлкәсе Хотьково шәһәрендәге Абрамцево сәнгать-сәнәгать укуханәсендә директор урынбасары.
- 1965 елдан Вазыйх Исхаков тәкъдиме буенча Уфага килә, шунда яши һәм иҗат итә[2]
- 1977-1981 елларда Уфа нефть институтының архитектура кафедрасы доценты.
- 1987-1988 елларда БАССР рәссамнары берлеге идарәсе рәисе.
Иҗаты
үзгәртүМонументалистика
үзгәртүБашкортстанда 21, Үзбәкстанда 2, Татарстанда 2, Курган өлкәсендә 1 һәйкәл авторы. Күпчелеге — батырларга багышлап, заказ буенча салынган һәйкәлләр.
- 1966 «Советлар Берлеге Каһарманы Хәкимҗан Әхмәтгалин һәйкәле» (бюсты) (Учалы районы Сәфәр авылы) — ясалма таш.
- 1967 «Советлар Берлеге Каһарманы Андрей Попов һәйкәле» (Бөре районы А. Попов исемендәге күмәк хуҗалык) — гипс.
- 1967 «Дивизия командиры Әхтәм Бәхтизин бюсты» (Чакмагыш районы) — гипс.
- 1974 «В.И. Ленин монументы» (Үзбәкстан ССР) — таргылташ.
- 1974 «В.И. Ленин бюсты» (Уфа районы Ильич колхозы) — таргылташ.
- 1974 «Ф.Э. Дзержинский» — чыныккан алюминий.
- 1974 «Баһау Нуриманов» — гипс.
- 1974 «Кинҗә Арысланов» — гипс.
- 1976 «Нариман Сабитов» — гипс.
- 1976 «Лек Вәлиев» — агач.
- 1977 «Ф.Э. Дзержинский» — таргылташ.
- 1977 «М.В. Фрунзе һәм В.И. Чапаев» (Уфа) — гипс.
- 2000 «Рудольф Нуриев» — гипс һ.б.
Тарихи шәхесләр
үзгәртү- 1956 «Мулланур Вахитов» (Көнгер) — агач.
- 1974 «Шәехзадә Бабич» — агач.
- 1976 «Салават Юлаев» (А. Семенов белән берлектә) — гипс.
- 1987 «Галимҗан Ибраһимов» — агач.
- 1990 «Мифтахетдин Акмулла» — агач.
- 1997 «Сөембикә» — пластилин.
- 1998 «Бакый Урманче» — бронза, таргылташ һ.б.
Сынлы сәнгать
үзгәртүКаләм, күмер, пастель һәм төсле буяулар ярдәмендә иҗат иткән картиналары: «Айгөл», «Лида», «Яз», «Шәфкать туташы», «Раушания», «Тузганак», «Көзге көн», «Яңгыр алдыннан», «Яшен узды» һ.б.
- 1989 Ленин ордены кавалеры Мирсәет Ардуанов һәйкәле.
- 1992 мөгаллим Әхмәтхафиз хәзрәт Дәүләтъярга истәлек тактаташы.
Катнашкан күргәзмәләре
үзгәртүПермь өлкәсе рәссамнары күргәзмәсе (Пермь, 1956, 1959), БАССР сынлы сәнгать күргәзмәләре (Уфа, барысы да), Бөтенроссия халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе (Мәскәү, 1961), «Социалистик Урал» зона күргәзмәләре (Пермь, 1967; Чиләбе, 1969, Уфа, 1974), Мәскәүдә, Ленинградта БАССР декадасы вакытында рәссамнар күргәзмәләре (1969), Өч зона рәссамнарының күргәзмәсе (Мәскәү, 1971), РСФСР мөхтәриятле җөмһүриятләре рәсссамнарының күргәзмәсе (Мәскәү, 1971), «Туган ил буйлап» Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү, 1972), «Совет Россиясе-5» Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү, 1975), БАССР рәссамнары күргәзмәсе (АДР, Һалле, 1975), «Хезмәткә дан» Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү, 1976), Шәхси күргәзмәләре (Уфа, 1978, 1987, 1992, 1994, 1998).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1975 БАССР атказанган рәссамы
- 1986 Хөрмәт Билгесе ордены
- 1992 Акмулла исемендәге премия (Миякә районы) — Акмулла сыны өчен.
- 2000 БР халык рәссамы
Хәтер
үзгәртү2000 елның 19 ноябрендә Уфада вафат. Васыяте буенча Иске Кормашта җирләнә.
- Туган авылында музее бар.
- Хезмәтләрен Башкорт опера һәм балет театрында (фасадында Евтерпа һәм Терпсихора фигуралары), Михаил Нестеров исемендәге музейда (Уфа), БР милли музеенда, РФ мәдәният министрлыгы музеенда (Мәскәү), Акмулла музеенда (Миякә районы) күрергә була[3].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Сәкинә, Мөслим районыннан, заводта эретеп ябыштыручы, соңрак сәүдә системасында эшли.
- кызы, улы Вәсил, оныгы Тимур
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Зильфат Басыров. Лики людей-лики времени. Каталог (төзүче Светлана Евсеева-Игнатенко). Уфа, 1997.
- Фидаил Мәҗитов. Һәйкәлгә лаек һәйкәлче. «Мәйдан», 2007 ел, № 6.
Сылтамалар
үзгәртү- З.Р. Басыйров Милләттәшләр сайтында(рус.)
- Басыров Зильфат Рауфович(рус.)
- БР рәссамнар берлеге сайты(үле сылтама)
Моны да карагыз
үзгәртү- Иҗат эшләре 2017 елның 1 апрель көнендә архивланган.