Илшат Йомагулов
Илшат Йомагулов, Илшат Хәлил улы Йомагулов, баш. Илшат Хәлил улы Йомағолов, рус. Юмагулов Ильшат Халилович (1932 елның 26 феврале, БАССР, Куергазы районы, Тимербай авылы — 2007 елның 3 ноябре, Уфа) — башкорт һәм татар театрларында уйнаган драма актеры, киноартист, драматург, БАССР (1976) һәм РСФСР (1979) атказанган артисты. БР театр әһелләре берлеге (1953), БР язучылар берлеге (1989) әгъзасы. Гали Ибраһимов премиясе (Стәрлетамак) лауреаты (1996).
Илшат Йомагулов | |
---|---|
Туган телдә исем | Илшат Хәлил улы Йомагулов |
Туган | 26 февраль 1932 БАССР Куергазы районы Тимербай |
Үлгән | 3 ноябрь 2007 (75 яшь) Уфа |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | актер |
Җефет | Рәмзия Хисамова, актриса |
Балалар | улы Айчуак, кызы Айсылу |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1932 елның 26 февралендә БАССР Мәләвез (хәзерге Куергазы районы) Тимербай авылында[1] алты балалы укытучы гаиләсендә туган. Әтисенең теләге буенча барып, Ермолаевкада ветеринария техникумында ярты ел, Темәстә балалар йортында яшәп, педагогия укуханәсендә укыган. Уфадагы 9нчы мәктәпкә күчә, ләкин аңа анда укырга туры килми. Уфа сәнгать укуханәсенең театр факультетын (Х. Бохарский классы, 1952), А.В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) (Б. Бибиков, О. Пыжова курсы, 1959) тәмамлаган.
Иҗат юлы
үзгәртү- 1952-1954, 1959-1971, 1975-1988 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында эшли.
- 1971-1975 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
- 1990-2002 елларда Стәрлетамак театр берләшмәсенең башкорт студиясендә (1991 елдан Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры, 2013 елдан Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе) эшли.
- 1962-1966 елларда Уфа сәнгать укуханәсенең театр факультетында укыта. Билгеле шәкертләре – Фидан Гафаров, Рәмзия Хисамова, Әхәт Хөсәенов, Альберт Мостафин, Тәнзилә Хисамова, Мулланур Нигъмәтуллин, Фирүзә Хәсәнова.
- 1982-1990 елларда З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укыта.
- 1991-2002 елларда Стәрлетамак мәдәният техникумында укыта.
Башкарган рольләре
үзгәртүРус, татар һәм башкорт классикасы, чит ил драматурглары һәм үз әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә 50дән артык роль иҗат иткән. Сәхнәдә романтик күтәренке рух белән иҗат итә. Каһарманнарының эчке кичерешләрен оста итеп дулкынландыргыч итеп сурәтли [2] .
- Владимир Ульянов — «Давылга каршы» Риза Ишморат
- Йолдыз — «Әниемнең чал чәчләре» Әсгать Мирзаһитов
- Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
- Макбет — «Макбет» Уильям Шекспир
- Прометей — «Ташлама утны, Прометей» Мостай Кәрим
- Акъегет — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Треплев — «Акчарлак» (рус. Чайка) А. П. Чехов
- Иванов — «Иванов» А. П. Чехов
- Закир — «Кара йөзләр» Мәҗит Гафури
- Табиб — «Онытылган адәм» Назыйм Хикмәт
- Әхмәт Риза-бәй — «Диваналар» Назыйм Хикмәт
- Моталов — «Йөрәк белән шаярмыйлар» Ибраһим Абдуллин
- Әнвәр — «Кеше бәхете» Нәҗип Асанбаев
- Фәсхи — «Зимагурлар» Сәгыйть Мифтахов
- Протасов — «Тере мәет» (Живой труп) Л.Н. Толстой
- Никита — «Караңгылык хөкем сөргәндә» (Власть тьмы) Л.Н. Толстой
- Чекмарев — «Онытма мине, кояш» Азат Абдуллин
- Баимов — «Унөченче рәис» Азат Абдуллин
- Федор Таланов — «Ябырылу» (рус. Нашествие) Л. Леонов һ.б.
- Арсланов — «Намус хөкеме» (рус. Суд совести) Диас Вәлиев
- Исмәгыйль — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- Тимерхан — «Нәркәс» Илшат Йомагулов
- Большов — «Агай-эне — ак мыек» (рус. Свои люди — сочтемся) А. Островский
- Пугачев — «Бәхтияр Канкаев» Туфан Миңнуллин
- Рябинин — «Чит кеше» (рус. Человек со стороны) И. Дворецкий
- Саматов — «Чикләвек төше» Гариф Ахунов һ.б.
Фильмография
үзгәртү- 1969 «Халкым сагышы» (Баштелефильм) — Биеш
- 1980 «Алтын атлы җайдак» (Мосфильм, режиссер Василий Журавлев) — Күчәрбай-морза, Алтындуганың әтисе
- 2002 «Башваткыч» (кыска метражлы фильм, режиссер Айчуак Йомагулов ) — Гомәр карт[3]
Драма сәрләре
үзгәртү«Нәркәс», «Чәчәннәр», «Бизәлгән тәхет», «Юл чатында», «Буш бишек», «Торналар кайтканда», «Югалтулар аша», «Ефәк аркан», «Мәхәббәт кошлары» (Сибай театрында уйнала[4]) һ.б. А.Н. Островскийның «Төшемле урын» (рус. Доходное место), Ж.- Б. Мольерның «Ирексездән табиб» (рус. Лекарь поневоле), Т. Уильямсның «Роза тамгасы» (рус. Татуированная роза) һ.б. драма әсәрләрен тәрҗемә итә. 2007 елда «Драмалар» китабы (Уфа, «Китап») нәшер ителә.
Гаиләсе
үзгәртүБеренче хатыны ― ?
Икенче хатыны Рәмзия Хисамова (18.08.1947, Дуван районы, Иске Хәлил авылында туган), актриса. Камал (1971-1976)[5], Стәрлетамак театрларында уйный.
- улы Айчуак, артист, кинорежиссер.
- кызы Айсылу, артистка, Стәрлетамак театрында уйный.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1976 БАССР атказанган артисты
- 1979 РСФСР атказанган артисты
- 1996 Гали Ибраһимов премиясе[6]
Хәтер
үзгәртү- 2022 елның 6 октябрендә Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрына исеме бирелгән[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тимербай авылы тарихы турында
- ↑ Йомагулов Илшат Хәлил улы
- ↑ Башкорт белешмәлегендә(үле сылтама)(рус.)
- ↑ Сибай театры сайтында, archived from the original on 2016-08-20, retrieved 2016-07-06
- ↑ Хисамова Рәмзия Ислам кызы
- ↑ Стәрлетамак китапханәләр сайтында, archived from the original on 2016-08-12, retrieved 2016-07-06
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Стәрлетамаҡта башҡорт театрына нигеҙ һалған Илшат Йомағоловҡа бюст асыла. Башинформ МА, 4.10.2022
Әдәбият
үзгәртү- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 2005. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
үзгәртү- Л. Абдуллина. Талант һәм фидакарьлек. «Башҡортостан», 04.04.2012 2018 елның 11 апрель көнендә архивланган.(башк.)