Диас Вәлиев

рус телендә иҗат итүче язучы

Диас Вәлиев (тулы исеме Диас Назих улы Вәлиев) — рус телендә иҗат итүче язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.

Диас Вәлиев
Туган телдә исем Диас Назих улы Вәлиев
Туган 1 июль 1938(1938-07-01)
Татарстанның Арча районы Казанбаш авылы
Үлгән 1 ноябрь 2010(2010-11-01) (72 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Коротченко урамы, Казан[1]
Груздев урамы, Казан[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, драматург
Балалар кызы Майя, язучы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1976 ел), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981 ел), Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1983 ел)

 Диас Вәлиев Викиҗыентыкта

Диас Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. 1956 елда Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә, студент чагында ук геологик экспедицияләрдә катнаша, күп өлкәләрдә һәм республикаларда була. 1962 елда универститетны тәмамлагач, Кемерово өлкәсендә геолог булып эшли. 1965 елда Казанга кайтып, беркадәр вакыт геология өлкәсенә бөйле оешмаларда эшләп алганнан соң, "Комсомолец Татарии" газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. 1973-1975 елларда Диас Вәлиев Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Аннан кайткач, тулысынча язучылык эшенә күчә.

Диас Вәлиев рус телендә яза. Алтмышынчы еллар дәвамындааерым хикәяләре, очерклары Мәскәүдә чыгып килүче әдәби журналларда һәм Татарстанда көндәлек матбугатта басыла. Хикәя һәм повестьлары тупланган проза китаплары Казан һәм Мәскәү китап нәшриятларында дөнья күрә.

Диас Вәлиевның язучылык сәләте драматургия өлкәсендә аеруча ачык чагыла. Интеллигенция тормышыннан алып язылган, кискен конфликтларга корылган "Намус хөкеме" ("Суд совести" яки "Охота к умножению") исемле беренче драмасы ук театр дөньясында үзенчәлекле, интеллектлы, караш-фикерләве белән аерылып торган драматург килгәнлеген хәбәр итә. "Дәвам" ("Продолжение") исемле героик драмасы тагын да зуррак уңышка ирешә. Социаль-политик яңгырашлы, киң колачлы вакыйгаларга нигезләнгән драма, әдәби әсәр буларак, чын сәнгать биеклегенә күтәрелә. 1976 елда "Дәвам" пьесасы өчен Диас Вәлиевкә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Драматургның шуннан соң язылган "Диалоглар" ("Диалоги") "Казанның Елга аръягы күрәзүчесе" ("Пророк из казанского заречья"), "Казан университеты" исемле пьесалары Мәскәү, Ташкәнт һәм башка шәһәрләрнең театрлыранда куела. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган "Билгесез көн" ("День икс") әсәре дә драматургның героик яңгырашлы, яңа сәнгать алымнарына корылган әсәре булды.

Аның "Намус хөкеме" (1971), "Язмышың хәл ителгәндә" (1976), "Үз-үзеңә хыянәт итсәң" (1979) драмалары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды.

Диас Вәлиев 1973 һәм 1978 елларда милли драматургия буенча уздырылна БөтенРусия фестивалендә Беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аңа 1981 елда — Татарстанның, 1983 елда Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.

1990 еллардан Диас Вәлиев иҗатында сәнгати-фәлсәфи публицистика өстенлек итә. Ул "Мәңгелеккә өч сәяхәт" ("Три похода в вечность", 1990) исемле эсселар җыетыгы, "Өченче кеше, яки Фәрештә" ("Третий человек, или Небожитель", 1994), "Мөртәд, яки Гольгофага чират" (Изгой, или очередь га Гольгофу", 1996), "Мин" ("Я", 1999) романнарын яза.

Диас Вәлиев — 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Язучы 2010 елның 1 ноябрендә Казанда вафат булды[3].

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү