Дуван районы
Дуван районы (рус. Дуванский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге Мәсәгуть авылы булып тора.
Байрак
| |
Башкала | Мәсәгут |
---|---|
Халык исәбе | 31 068 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 август 1930 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 3,243 км² |
Координатлар | 55.5322°N 58.255°E, 55.66667°N 57.83333°E ![]() |
![]() |
Дуван районы Башкортстанның төньяк-көнчыгыш почмагында урнашкан. Районның гомуми мәйданы 3 246 км² тәшкил итә. Дуван районы 1930 елның 20 авгусында барлыкка килә. Район үзәге Мәсәгуть Уфа шәһәреннән 233 км еракта урынлашкан. 1995 елда халык саны – 31,1 мең кеше (1970-34,6, 1979-30,5, 1989-29,9 мең кеше). Халыкның уртача тыгызлыгы — 1 км-га 9 кеше. Дуван районы күпчелек халкы (63%) – урыслар, бер тирә башкортлар һәм татарлар яши. Арада мордвалар да бар. Районда 52 авыл бар. Шуларның иң зурлары Мәсәгуть (1989-8,3 мең кеше), Дуван (3,8мең), Ярославка (1,8мең).
Географик белешмәҮзгәртү
Районның көнбатыш һәм үзәк өлеше биеклеге 517 метр булган чыршы һәм ак чыршы урманы белән капланган. Уфа киң яйласында урынлашкан, көнчыгыш өлеше утрау-утрау булып каен, каен-карагай урманы үскән Йөрүзән-Әй убалы тигезлегенә карый. Климаты уртача салкын. Дуван районының гомум мәйданының 30 проценты — каен урманнары.
Районда табигый газ, төзелеш өчен кирәкле чималлар табыла. Табигать ядкәрләре: Тазтүбә тавы (шыган), Сабакай тау тишеге, Арый авылы янындагы кыргый дала чиясе куаклыклары. Халык игенчелек, дуңгызчылык, мөгезле эре терлек үрчетү, бәрәңге үстерү, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Дуван лесхозы-БР-да иң зур урман хуҗалыкларының берсе. Төп агач әзерләүче-Аскын леспромхозы.
Тарихи белешмәҮзгәртү
Иске Хәлил авылы тирәсендә VIII-IX гасырга караган курганнар табылган. Шул җирдән Европадан Азияга таба сәүдә көньяктан юлы төньякка үткән. Район территориясеннән Казан ханлыгыннан Себер ханлыгына юл үткән. Бу җирләрдә татар авыллары барлыкка килгән. Өлкенде авылының тарихы да шул көннәргә барып тоташадыр. "Катерина" юлын хәзер Бөре-Златоуст тракты дип йөртәләр. Таcтүбә, Мәтәле, Дуван кебек зур авылларга урыслар килеп урнашкан, ә Кызылъяр дигән мишәрләр авылы урынын мордвалар сатып алган, бүгенге көндә ул Михайловка дип атала.[3]
Демографик хәлҮзгәртү
Район халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 |
урыслар | 64,4% | 22 293 / 63,38% | |
башкортлар | 4 843 / 14.2% | 5 447 / 18.2% | 6 457 / 20,17 |
татарлар | 4 387 / 12.8% | 4 240 / 14.2% | 4 249 / 13,27% |
мордвалар | 526 |
ДемографияҮзгәртү
1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2010[11] | 1 гый 2019[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
36 915 | ↘35 122 | ↘34 629 | ↘30 873 | ↘29 887 | ↗32 016 | ↘31 068 | ↘30 839 |
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Радик Әхмәтов (1933—2008), биология фәннәре докторы (1976), профессор (1986). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1975).
- Әхмәт Ерикәй — татар шагыйре.
- Тимер Йосыпов — башкорт язучысы.
- Низам Карипов, драматург. БАССР Язучылар берлеге рәисе, «Агыйдел» баш мөхәррире (1939―1941).
- Артур Кәбиров (1985), Гафури театры актеры, С. Юлаев (2022) һәм Ш. Бабич (2017) премияләре лауреаты. Башкортстанның атказанган артисты (2023).
- Франис Сәйфуллин (1950), III һәм IV чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
ИкътисадҮзгәртү
Район биләмәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 46 предприятие, шул исәптән 24 җитештерү кооперативы, 19 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.
МәгарифҮзгәртү
Районныњ мәгариф челтәрендә бүген гимназия ћәм лицей, 13 урта, 5 төп, 6 башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, 25 мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия учреждениесе, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе исәпләнә.[13]
Дуван районы үзәгендә Мәсәгуть педагогия колледжы, Дуван аграр техникумы эшләп килә. Алар икесе дә республиканыњ төньяк-көнчыгыш районнары өчен махсус белемле укытучы, агроном, механик, зоотехник, ветеринар белгечләре әзерли. Республика башкорт гимназия-интернаты эшли.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://www.duvanrb.ru/?part_id=8
- ↑ Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года
- ↑ Дыуан районы һәм Арый ауылы тарихы (башк.)
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Бердємлектє безнењ кїч Дуван районы — кўпмиллєтле тїбєк ...