Тимер Йосыпов
Тимер Йосыпов (псевдоним, чын исеме Тимербай Йосыф улы Мөхәммәдиев[1], баш. Тимер Йосопов, Тимербай Йосоп улы Йосопов) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1998). Башкортстанның халык шагыйре (2003).
Тимер Йосыпов Тимер Йосопов | |
---|---|
Туган телдә исем | Тимербай Йосыф улы Мөхәммәдиев |
Туган | 31 май 1938 Түбән Әпсәләм, Дуван районы , БАССР |
Үлгән | 16 март 2016 (77 яшь) Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | (1998) Рәми Гарипов премиясе (1993) Фатих Кәрим премиясе (2003) |
Сайт | http://storona.ucoz.ru/ |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1938 елның 31 маенда БАССР Дуван районы Түбән Әпсәләм авылында туган. Өлкенде урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәүдә әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (1979) тәмамлый.
Мәктәпне тәмамлагач, Кыйгы районы газетасында әдәби хезмәткәр, Чаткы (Саткы ?)шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. Югары белем алгач, Бөрҗән районы Аскар авылында укыта.
1968 елда Уфага килгәч, «Башкортстан пионеры» газетасында, язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре (1973-1977), идарә рәисе урынбасары (1983-1988) булып эшли.[2]
Иҗаты
үзгәртү1960 еллар башында мабугатта чыккан уңышлы әсәрләренең берсе – «Тормыш» исемле шигырьләр шәлкеме. Беренче китабы – «Икмәк исе» (1968). Автор шигырьләрендә, поэмаларында авыр сугыш еллары, тормыштагы фаҗигале хәлләр темасына еш мөрәҗәгать итә. Лирикасындагы нечкә тойгылар ватандарлык пафосы белән тыгыз үрелеп бара. Туган тел, табигать, шәхес турында уйланулар шигъриятенең төп темасын тәшкил итә. Кобаерлар яза. 15 шигырь һәм поэмалар китабы нәшер ителгән.[3]
Китаплары
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Башкортстанның халык шагыйре (2003)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)
- Салават Юлаев премиясе (1998) - «Пеште җир җиләккәйләре» (1998) китабы өчен
- Рәми Гарипов премиясе (1993)
- Фатих Кәрим премиясе (2003)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Чыганаклар
үзгәртү1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
2. Тимер Йосыпов сайты(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- башка чыганаклар
Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
БР мәдәният тормышы сайты 2014 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)
Сергей Синенко блогы(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Беҙҙең Кыйғы» (Безнең Кыйгы) газетасы , 29.05.2013(үле сылтама)
- ↑ БР мәдәният тормышы сайтында, archived from the original on 2014-01-16, retrieved 2014-11-18
- ↑ Посреди.ру сайтында