Төп менюны ачу

Мөгезле эре терлек

КлассификацияҮзгәртү

Краниологик классификацияҮзгәртү

Краниологик классификация — баш сөяге параметрлары буенча төзелгән классификация. Бу сыйфатлар буенча түбәндәге төрләр карала:

  • Примитив (нечкә маңгайлы). Аларның борынгы бабалары булып Азия туры санала.
  • Киң маңгайлы . Бу төрнең дә борынгы бабасы булып Азия туры санала.
  • Кыска мөгезле. Төп үзенчәлеге- кыска һәм туры мөгезләре. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Кыска башлы. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Туры мөгезле. Бу төрнең башы кыска һәм яллары булу белән аерыла. Мөгезләре ярым ай сыман,кыска. Кыргый туре булып борынгы Африка туры санала.
  • Мөгезсез . Бу төрнең чыгышы әлегә билгесез.

Яшь һәм җенес буенча классификацияҮзгәртү

  • Сыерлар — бозаулый торган ана терлекләр.
  • Үгезләр — өч яшьлек зур печелмәгән ата терлекләр.
  • Үгез-бозау — өч яшькәчә печелмәгән ата терлек.
  • Печелгән үгезләр, эш үгезе — печелгән ата терлекләр.
  • Сөт бозаулары — ешрак сөт белән тукланучы 3 айга кадәрле ике заттан да булган терлекләр.
  • Тана, теше бозау,башмаклар — орлыкландырылмаган (кысыр) ана терлекләр.
  • Буаз таналар — орлыкландырылган башмаклар.

Русиядә мөгезле эре терлеклек саныҮзгәртү

2004 елга Русиядә 25 млн ЭМТ бар дип санала.

2006 елның беренче июленә Русиядә 23,5 млн ЭМТ бар дип исәпләнгән, алардан:

  • 11225,5 мең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә,
  • 979,5 мең фермер хуҗалыкларында,
  • 11309,2 мең шәхси хуҗалыкларда.

МЭТ төп токымнарыҮзгәртү

  • Герефорд токымы
  • Әбердин-ангусс
  • Голланд токымы
  • Холмогор токымы
  • Кызыл дала токымы
  • Айршир токымы
  • Ярославская токымы
  • Симменталь токымы
  • Сычев токымы
  • Швиц токымы
  • Кострома токымы

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Костомахин, Н.М. "Породы крупного рогатого скота", КолосС, 2011.

СылтамаларҮзгәртү