Низам Карипов (псевдонимы Низам Карип, чын исеме Низам Карип улы Карипов, баш. Низам Ҡәрип, Низам Ҡәрип улы Ҡәрипов) – язучы, драматург. Беренче очерк һәм хикәяләрен татарча яза. Язучылар берлеге әгъзасы (1938). БАССР язучылар берлеге рәисе (1939-1941). Бөек Ватан сугышында һәлак була (1942).

Низам Карипов
Низам Ҡәрипов
Туган телдә исем Низам Карип улы Карипов
Туган 25 июль 1905(1905-07-25)
Иске Хәлил, Златоуст өязе, Уфа губернасы
Үлгән 26 октябрь 1942(1942-10-26) (37 яшь)
Сталинград өлкәсе, Котлубань бистәсе
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Һөнәре язучы, драматург
Ата-ана
  • Карип (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1905 елның 25 июлендә Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Дуван районы (1952 гә хәтле Мәчетле районына кергән) Иске Хәлил авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала.

Комсомолның Мәсәгуть кантоны комитеты каршындагы курсларны тәмамлый, 1925 елда Мәчетле волосте комитеты сәркатибе була.[1]

1929-1932 елларда Казанда рабфакта укый, рабфакны тәмамлагач, Татарстан коммунистчыл университетының журналистлар бүлегенә укырга керә. 3 курстан соң Зиянчура МТСына сәяси бүлек башлыгы итеп җибәрелә. Зиянчура һәм Макар районнары (1937 дән Ишембай районы) газеталарындаАлга») мөхәррир булып эшли.

1935 елда «Башкортстан» газетасының фирка бүлеге мөдире.

1939 елда БАССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе (рәисе) итеп сайлана һәм сугыш башланганчы язучылар оешмасының җитәкчесе булып эшли. Бер үк вакытта (1939-1941) «Октябрь» журналының баш мөхәррире була.[2]

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. Сталинград өчен барган каты сугышларда катнаша. 1942 елда Сталинград өлкәсенең Котлубань бистәсе янында һәлак була.

Иҗаты үзгәртү

Н. Карипов әдәбиятка очерк һәм хикәяләр язып килеп керә. «Гигант төзүчеләр» дигән беренче очеркы «Азат хатын» журналының 1932 елгы 1- санында басыла. Очеркта Чиләбе трактор заводы төзелешендә катнашучы хатын-кызларның фидакяр хезмәте турында сөйләнә.

«Яңалиф» журналының (Казан) 1932 елгы 3- санында басылган «Яңа күпер» хикәясендә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү көннәрендә авыл яшьләренең яңа шартларда белгеч булып үсүләрен гәүдәләндерә.[3]

Сугышка киткәнче, драматург буларак та билгеле була: «Сәлим карт» (1935), «Алма» (1938), «Солдатлар кайткач» (1940) пьесалары республика театрларында куела, «Октябрь» журналында (1936, № 3-4; 1939, № 10) басылып чыга.

  • «Сәлим карт» пьесасы колхозларны ныгытуда МТСларның сәяси бүлекләренең роле турында сөйли.
  • «Алма» пьесасы күмәкләштерү вакытында җибәргән хаталарны төзәтү, иске белгечләрне яңа шартларда файдалану кирәклеге турында.
  • «Солдатлар кайткач» исемле сәхнә әсәрендә беренче бөтендөнья сугышы һәм Октябрь инкыйлабы елларындагы вакыйгаларны сурәтли.
  • Балалар өчен язган «Гани белән Гали» (1940), «Куяннар» (1940) пьесалары, «Күгәрченнәр» хикәясе билгеле.[4]
  • «Алмашчылар» (1941) пьесасы басылмый кала. Фронт батырлары турындагы язмалары төгәлләнмичә кала.
  • «Баштан кичергәннәр» хикәясе «Совет Башкортстаны» газетасында 1955 елда басыла.
  • «Сайланма әсәрләре» (М. Гайнуллин әзерләгән) 1957 елда дөнья күрә.

Чыганак үзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа. 1985. (башк.)

3. Җыр сафта кала (җыентык, төзүчесе С.Сафуанов). Уфа, 1961.(башк.)

4. Окопта язылган шигырьләр (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1971.(башк.)

Сылтама үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ватандаш сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-11-05 
  2. Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама)
  3. Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 224 биттә.
  4. Мемориал. Проза.ру сайтында