Алинә Мөдәрисова

драма актрисасы, Әлмәт театры (2013-2015), Камал театры артисты (2015 елдан).

Алинә Мөдәрисова, Мөдәрисова Алинә Рушат кызы (1993 елның 30 декабре, Россия Федерациясе, Башкортстан, Уфа) — драма актрисасы, Әлмәт театры (2013-2015), Камал театры артисты (2015 елдан).[1] Сәхнәдә сөйкемлелеге, табигыйлеге белән аерылып тора.

Алинә Мөдәрисова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Мөдәрисова Алинә Рушат кызы

Туу датасы:

30 декабрь 1993(1993-12-30) (30 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Башкортстан, Уфа

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2013 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Алинә Мөдәрисованың кечкенә чагы
 
Ире һәм кызы

1993 елның 30 декабрендә Башкортстанның Уфа шәһәрендә зур гаиләдә беренче бала булып туа. Ике сеңлесе һәм бер энесе бар. Сеңлесе Раушания Ижауда ансамбльдә бии, икенчесе - Җәмилә - Константин Хабенский театр студиясендә шөгыльләнә. Энесе Бәхтиярга әле 9 гына яшь (2022 елга). Әтисе - Рушат Мөдәрисов - драма актеры, Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (1993 елдан), Башкортстанның халык артисты (2019).

Кечкенә чактан ук театр тормышы белән якын була, "сәхнә артында үсә". Беренче ролен 3–4 яшьтә Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльдә уйный. 10 яшендә «Нур» театрында аңа төп роль бирәләр. Бу Салават Юлаевка багышланган «Гөлбәзир» спектаклендә Гөлбәзир роле иде. Салават Юлаевның өченче хатынын уйный. Шул роль белән Башкортстан артистлары арасында үткәрелгән бәйгедә «Яңа исем» номинациясендә җиңә.[2]

13 яшьтән тхэквондога йөри башлый. Иртә-кич шөгыльләнеп, ике ел эчендә Россия беренчелегенә бара, кара билбау алып кайта.[3]

2009 елда мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Анда Фәрит Бикчәнтәев курсында укый. Укыган елларда анда лидерлык сәләтен күреп, Алинәне училищеның президенты итеп сайлыйлар. Укуханәне 2013 елда тәмамлый һәм шул ук елда Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Анда продуктив эшчәнлек алып бара, гастрольләр белән йөри. 2 елдан соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кайта.[1]

Театр үзгәртү

2013 елда аны Әлмәткә чакырып алалар һәм ул Әлмәт Татар дәүләт драма театрына эшләргә керә. Артист буларак нәкъ шунда формалаша. Алинәгә хәтта үзен спектакль режиссеры буларак та сынап карарга мөмкинлек бирәләр: бу спектакль укучуларның диплом эше һәм аны Фәрит Бикчәнтев куярга тиеш булган. Әмма Фәрит абый исә бу җаваплы эшне Алинәгә тапшыра. 2015 елда Казанга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшләргә кайта. Аны монда Бикчәнтәев чакырып ала.[2] Шул вакыттан алып күп кенә популяр спекаткльләрдә катнаша, үзен артист буларак үстерә.

Репертуар үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Ире — драма артисты Алмаз Гәрәев (1987), Татарстанның атказанган артисты (2021). Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли, Алинә белән бер сәхнәдә уйный. 2016 елның 16 июлендә туйлары була. Шул ук елның 13 октябрендә аларның Зөбәйдә исемле кызлары туа.[4] Кечкенә булуына кармастан Зөбәйдә әтисе белән «Татмедиа Junior» проекты кысаларында «Салават күпере» журналы әзерләгән «Күңелле әлифба» тапшыруын алып бара.[5]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Камал Театры сайты
  • "Күңелле Әлифба" YouTube каналы
  • Ватаным Татарстан гәзите 2021 елның 1 февраль көне саны
  • Сөембикә журналы, Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА, 8 июнь 2021: Үҗәт Алишәнең илһамчысы - СӘХНӘ ҺӘМ ЯЗМЫШ

Искәрмәләр үзгәртү