Ләйсән Фәйзуллина
Ләйсән Фәйзуллина, Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы (1987 елның 30 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2008 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2018), «Тантана» премиясе лауреаты (2021). Үзенчәлекле, якты талантка ия артистка, башкарган рольләре тирәнлеге һәм табигыйлеге белән аерылып тора.[1]
Ләйсән Фәйзуллина | |
Туганда бирелгән исеме: |
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2008 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1987 елның 30 июнендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. Әтисе Хөрмәт исемле, әнисе - Раушания Фәйзуллина - Әлмәт драма театры эшчесе. Спектакльдә беренче ролен өч яшендә, аннан 12 яшендә уйный. Әмма театрга аның күңелендә чын мәхәббәтне Камал театры кабыза: яшьүсмер чакта алар гастрольләргә килеп, «Кара чикмән» спектаклен күрсәтәләр һәм шул вакыттан Ләйсән тормышын театр белән бәйләргә уйлый.[2]
2005 елда, мәктәпне тәмамлагач, мәдәният-сәнгать университетының актерлык бүлегенә укырга керә, аны 2008 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
Театр
үзгәртүЛәйсән театрда эшчәнлеген башлау белән үзен төрле рольләрдә сынап карый, үзендә яңа амплуа ача. Карьерасы башында Эмиль Талипов һәм Илгиз Зәйниев белән «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм «Миркәй белән Айсылу» проектлары кысаларында актив эшчәнлек алып бара. Соңрак үз репертуарын «Мәхәббәт FM»дагы Рәзилә һәм «Җәйнең бер көнендә»ге хатын образлары белән туплый. Бу ике роль капма-каршы булуга кармастан да, Ләйсән аларны бик дәрәҗәле итеп уйный. Соңгы елларда шулай ук олы тамашаларда катнаша, баш рольләрдә уйный.[2]
2021 елның 27 мартында Ләйсән Фәйзуллина «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты була.[3]
Репертуар
үзгәртү- Росаура – “Тәкъдир” (П.Кальдерон);
- Наирә – “Бәби”, Рәзилә – “Мәхәббәт FM”, Саҗидә – “Көтәм сине...” (И.Зәйниев);
- Хәдичә – “Курчак туе” (М.Гыйләҗев, Р.Хәмит);
- Миләүшә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт);
- Зөбәйдә – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов);
- Сәвия – “Ут күршеләр”(С.Юзеев);
- Мариана – “Тартюф” (Ж.-Б.Мольер);
- Заһирә – “Зәңгәр шәл”, Дилбәр – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин);
- Тәмлетамак – “Авыл эте Акбай (Т.Миңнуллин);
- Гаделмәләк – “Хан кызы Турандык” (К.Гоцци);
- Хатын, яшь чагында – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе);
- Леди Анна – “Ричард III” (У.Шекспир) һ.б.
Театрдан тыш эшчәнлек
үзгәртүТеатрдан кала Ләйсән чигү белән мавыга. Инде 13-14 яшендә ул костюмнар, итәкләр, кофталар бәйләгән, аннан сүтеп шул ук җептән тагын берәр нәрсә чиккән; дус кызларына да бәйләп биргән. Хәтта үскәч тә бу һөнәре кирәк булып чыга аңа: «Зәңгәр шәл» спектакеленә кулдан чигелгән кулъяулыклар кирәк булгач, бу җаваплы эшне Ләйсән үз өстенә ала һәм кыска вакыт эчендә 8 метр тукымадан махсус артистлар өчен өр-яңа кулъяулыклар эшләп бирә.[4]
Фильмография
үзгәртү- 2016 — "Семейные хлопоты" — Айгөл[5];
- 2017 — "Тапшырылмаган хатлар"[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2014 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы[1]
- 2018 — Татарстанның атказанган артисты
- 2021 — «Тантана» премиясе лауреаты[3]
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Камал театры сайты
- МАТБУГАТ: 17.08.2012 Мәдәният - Ләйсән Фәйзуллина белән әңгәмә
- Шәһри казан : 18 февраль 2018, Алисә Шәрәфиева - Ләйсән Фәйзуллина
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/f-1241-yzullina-l-1241-ys-1241-n-kh-1257-rm-1241-t-kyzy/
- ↑ 2,0 2,1 Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес»
- ↑ 3,0 3,1 Ләйсән Фәйзуллина хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы дип игълан ителде
- ↑ Ләйсән Фәйзуллина: «Аэропортта да чигеп утырдым!» (ФОТО) | Матбугат.ру
- ↑ 5,0 5,1 Ляйсан Файзуллина - актриса - фильмография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру