Эмиль Талипов, Эмиль Мансур улы Талипов (1984 елның 27 гыйнвары , СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Кадыш) — драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2018), Муса Җәлил исемендәге (2013) һәм «Тантана» (2021) премияләре лауреаты.

Эмиль Талипов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Эмиль Мансур улы Талипов

Туу датасы:

27 гыйнвар 1984(1984-01-27) (40 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Кадыш

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2008 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2021
Муса Җәлил премиясе,
Татарстанның атказанган артисты

Яшәгән урын

Галиәсгар Камал урамы[d], Кадыш, Казан

club_emil_talipov

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1984 елның 27 гыйнварында Татарстан АССР Биектау районы Кадыш авылында (1998 елдан Казанның Авиатөзелеш районындагы бистә) җырлы-моңлы укытучы гаиләсендә туган. Әтисе оста җырчы Мансур, әнисе Әлфия чыгышлары белән Мамадыш районыннан (Яңа Комазан, Ташлы). Ике игезәк апасы бар. Кече яшьтән вокал конкурсларында катнашып, еш кына беренчелекне яулый, музыка мәктәбен (Ф. Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясен) тәмамлаган, оста итеп гармунда, гитарада уйный. Казанга театр укуханәсенең музыкаль комедия бүлегенә җырчы булу хыялы белән килгән, ләкин анда артистлыкка укырга тәкъдим итәләр. Казан театр укуханәсен (2005, укытучылары Әмир Камалиев, Ришат Хаҗиәхмәтов), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2008, укытучысы Фәрит Бикчәнтәев), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (2008) тәмамлый.

Иҗаты үзгәртү

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2008 елдан бирле хезмәт итә. Үзен режиссер буларак та сынап карый: Камал театры сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы» спектаклен сәхнәләштерә, Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклендә режиссер ассистенты була. Киң диапазонлы артист. Иҗатына нечкәлек, эчкерсезлек хас.

Пародияләр ясау остасы, иң беренче пародиясе Минтимер Шәймиевка була, Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов, Илдар Хәйруллин, Равил Шәрәфиев, Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган шәхесләргә пародияләр ясый[1].

Киноактер буларак та билгеле. «Дилемма» (режиссер Рамил Төхфәтуллин, 2007), «Ерактагы йолдызым», «Ялан аяклы кыз – 2», «Реальная сказка» (режиссер Андрей Мармонтов, 2011), «Братья» (Ринат Кәримовның диплом эше, 2016) фильмнарында уйный. «Поэт на все времена» документаль фильмында Такташ ролен башкара[2].

Башкарган кайбер рольләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Илсөяр, табибә[6], кызы (2020), улы (2023).[7]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү