Рамил Төхфәтуллин
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Рамил Төхфәтуллин, Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин (1966 елның 2 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Аксубай) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер. Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык артисты (2003). Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[1].
Рамил Төхфәтуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин |
Туган | 2 октябрь 1966 (54 яшь) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Аксубай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе →![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | режиссер, актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Җефет | Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина |
Балалар | кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Тормыш юлыҮзгәртү
Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.
РольләреҮзгәртү
Камал театрындаҮзгәртү
- Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем» (Т.Миңнуллин)
- Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
- Акъ егет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
- Алчын — «Xуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
- Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи)
- Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)
- Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир)
- Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
- Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
- Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
- Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
- Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал)
- Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер)
- Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким)
- Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.
ФильмографияҮзгәртү
- 2004 — «Зөләйха» (Ramai Studio, режиссер Рамил Төхфәтуллин, Гаяз Исхакый әсәре буенча)[2]
- Дилемма
ТелевидениеҮзгәртү
- 2011 — ? - ТНВда «Кара каршы» тапшыруы алып баручысы.
Гаилә хәлеҮзгәртү
Хатыны — актриса Илсөя Төхфәтуллина (1967), ТР халык артисты (2016). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано).
СылтамаларҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Алсу Сәлах. Ыгы-зыгы куптарган татар фильмы. «Җайдак» интернет-басмасы сайты