Айгөл Шәкүрова

драма актрисасы, Камал театры артисты (2017 елдан)

Айгөл Шәкүрова, Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы (1995 елның 21 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан, Актаныш районы, Тыңламас) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2017 елдан).[1]

Айгөл Шәкүрова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы

Туу датасы:

21 декабрь 1995(1995-12-21) (28 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Актаныш районы, Тыңламас

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2017 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Айгөл Шәкүрова Камал театры сәхнәсендә (сулда)
 
Айгөл Шәкүрова Минтимер Шәймиевкә багышланган бюст ачу тантанасы тамашасында (Әнәк, август 2020)

1995 елның 21 декабрендә Татарстанның Тыңламас авылында туа. Гаиләдә өч бала булалар: Айгөл - олысы, энеләре Рамис (2000) һәм Данил (2006). Әтисе Эльвард исемле, әнисе - Венера. Беренче дүрт сыйныфны Тыңламас авылының башлангыч белем бирү мәктәбендә укый, соңрак, 11 сыйныфка кадәр, Актанышның 1нче санлы урта белем бирү мәктәбендә белем ала. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2017 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. [2]

Театр үзгәртү

2017 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук эпизодик ролләрдән башлап җибәрә. Камал театры белән Санкт-Петербург, Мәскәү, Грозный, Сәмәрканд кебек шәһәрләр буенча гастрольләр белән йөри. Тамашачыга күбрәк "Өйләнәм.tat"тагы Әлфия, "Бичара кыз"дагы Биктимер рольләре буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Фильмография үзгәртү

  • "Кайда син?" (2022) — Айгөл[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Камал театры сайты
  • ТНВ Татарча - YouTube
  • Instagram социаль челтәре

Искәрмәләр үзгәртү