Гөлчәчәк Гайфетдинова

Гайфетдинова Гөлчәчәк, Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы (1982 елның 12 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Борындык (хәзерге вакытта Кайбыч районына кагыла)) — драма актрисасы, «Нур» театры (2005-2006), Камал театры артисты (2006 елдан).[1] Татарстанның атказанган артисты (2016).

Гайфетдинова Гөлчәчәк
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы

Туу датасы:

12 декабрь 1982(1982-12-12) (41 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Борындык

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2005 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1982 елның 12 декабрендә Татарстанның Апас районы Борындык авылында төпчек дүртенче бала булып туа. Әтисе Мансур – тракторчы, 2014 елда мәрхүм булган. Әнисе терлек караучы булып эшләгән. Ике абыйсы, бер апасы бар. Гаиләсе гомергә үзешчән сәнгатьтә катнашкан, авылда узган бер бәйрәмнән дә калмдырмаган. Әтисе – гармунда, ике абыйсы гармунда да, гитарада да уйнаганнар. Әнисе дә, апасы да җыр белән мавыккан. Абыйлары яшьрәк чакларында авылда ансамбль төзеп, Казанга гастрольләргә дә барып йөргәннәр. Ләкин Гөлчәчәктән башка берсе дә сәнгать юлын сайламаган.[2]

Мәктәпне 2000 елда тәмамлый һәм Казанга укырга керергә дип китә, ләкин ул елны мәдәният-сәнгать университетында актерлар курсы җыймыйлар булып чыга. Шуңа күрә районга кайтып китеп, бер ел район мәдәният йортында эшли. 2001 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының махсус Уфа «Нур» театры өчен дип җыелган, Фәрит Бикчәнтәев һәм Миләүшә Закирова укыткан курсына укырга керә. 2005 елда институтны тәмамлый һәм Уфа ләүләт "Нур" татар театрына эшләргә китә.[2]

2006 елда Камал театрына кайта. Кайтуының иң яңгыравык аккорды – «Дивана» (Туфан Миңнуллин) спектаклендәге Айсылу роле.

Театр үзгәртү

Студент вакытта ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла һәм спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша башлый. Шул вакытта «Телсез күке»дә Кәшифә ролен башкарып таныла. Уфадагы театрда контракт өч елга булса да, бер ел уйнап, Казанны һәм туган якларын сагынып, Казанга кайта. Шул вакыттан алып хәзергә кадәр үз чыгышларын дәвам итә. Иң танылган рольләренең кайберләре: «Мәхәббәт FM» Илгиз ЗәйниевЧулпан, «Гөлҗамал» Нәкый ИсәнбәтЗәйнәп.

Репертуар үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

 
Ире Сәйдәш белән

Ире — тәрҗемәче, музыкант, концертлар куючы Сәйдәш Биктаһиров, җырчы Искәндәр Биктаһировның улы. Аның белән Мәдәният университетында укыганда таныша. Кичләрен уртак танышлары белән урамда, кафеларда йөреп, якыннанрак танышалар. 2010 елда никах укыталар, 2011 елда "Корстон"да туйлары үтә. 2014 елның 1 маенда Гөлчәчәк белән Сәйдәшнең кызлары туа, аңа Саҗидә исемен кушалар. 2015 елның уртасында икенче мәртәбә ата-ана булалар.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Мабугат.ру журналы 28.05.2008 Гөлчәчәк Гайфетдинова
  • "Акчарлак" нәшрият йорты: Сәйдәш БИКТАҺИРОВ: “Гаиләдә бар нәрсә минем кулда”

Искәрмәләр үзгәртү