Ләйсән Гатауллина
Ләйсән Гатауллина, Гатауллина Ләйсән Марат кызы (1997 елның 15 августы, Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2021 елдан),[1] «Тантана» премиясе лауреаты (2020). Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2023).
Ләйсән Гатауллина | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Гатауллина Ләйсән Марат кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2020 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
|
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1997 елның 15 августында Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Кечкенә чактан театр студияләренә йөри, Яр Чаллы шәһәренең театраль мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлый. 2015 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, КФУ Алабуга институтының чит телләр факультетына укырга керә. Әмма 2017 елда үз юнәлешен үзгәртә һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә һәм шул ук вакытта Алабуга институтында читтән торып укуны дәвам итә. Мәдәният институтында укытучысы Фәрит Бикчәнтәев була. 2020 елда КФУны, 2021 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. [2]
ТеатрҮзгәртү
2021 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның 2нче курсында укыганда Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Сишәмбе көн кич белән»: "Парковка" спектаклендәге Фатыйма роленнән башлап җибәрә. Шул роле өчен 2019 елда Нижгар шәһәрендә үткәрелгән "Театраль Идел буе" яшьләр фестиваленең округ этабында студентлар театрлары арасында иң яхшы актриса дип таныла.[3] Шулай ук "Сүнгән йолдызлар" спектаклендәге Сәрвәр роле өчен 2020 елда «Тантана» премиясенең "Дебют" номинациясендә җиңү яулый.[4]
РепертуарҮзгәртү
- «Сишәмбе көн кич белән» Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззатова, Гүзәл Сәгыйтова — Фатыйма (Парковка)
- «Малай, Бүре һәм Шомбай» Фәнис Җиһанша — Кыз, ковбой
- «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Җанбай
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Сәрвәр
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Кыз һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2019 — "Театраль Идел буе": студентлар театрлары арасында иң яхшы актриса[1]
- 2020 — «Тантана» премиясе лауреаты[4]
- 2023 ― Муса Җәлил исемендәге республика премиясе[5]
ФотосурәтләрҮзгәртү
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/gataullina-leysan-maratovna-/
- ↑ Хәерле көн, Татарстан! Ләйсән Гатауллина һәм Рәйхан Габдуллина (16.08.21) - YouTube
- ↑ Ляйсан Гатауллина признана лучшей актрисой среди студенческих театров | ГТРК "Татарстан"
- ↑ 4,0 4,1 СТАЛИ ИЗВЕСТНЫ ПОБЕДИТЕЛИ ТЕАТРАЛЬНОЙ ПРЕМИИ ТАНТАНА-2020 — Союз театральных деятелей Республики Татарстан
- ↑ Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле – исемлек. Татар-информ, 15.02.2023
СылтамаларҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- Камал театры сайты
- INTERTAT
- Instagram социаль челтәре