Габдрахман Ильяси
Габдрахман Ильяси (Габдрахман Мөхәммәтәмин улы Ильясов, 1856, Казан, Россия империясе — 1895, Казан, Россия империясе) — драматург, археограф. Беренче басма татар пьесасы авторы («Бичара кыз», 1887). Башка әсәрләр: «Рәдде бичара кыз» (1888), «Яшь кыз вә хатынларга һәдия» (1887). Тарихи татар кулъязмаларын тикшергән. Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1885). 1887 елда татарча гәҗит чыгару үтенече белән РИ эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә, ләкин аның үтенече кире кагыла.
Габдрахман Ильяси | |
---|---|
Туган | 1856 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 1895 Казан, Россия империясе |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Касыймия мәдрәсәсе |
Һөнәре | язучы |