Йөзек кашы (спектакль)

Йөзек кашы (рус. Перстень) — драматург Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре буенча куелган 2 өлешле драма.[1] Беренче тапкыр кечкенә тамаша буларак сугыш елларыннан соң Казанда куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. Ул әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Йөзек кашы
Фото
Автор Фатих Хөсни
Сюжет чыганагы Фатих Хөсни “Йөзек кашы”
Иҗат итү елы 1942
Беренче куелыш 2011
Беренче куелыш җире Казан

Тарих үзгәртү

 
"Йөзек кашы" спектакле (2011)
 
"Йөзек кашы" спектакленнән мизгел
 
"Йөзек кашы" спектакленнән соң

"Йөзек кашы” – Камал театрының легендар спектакльләреннән берсе. Драма беренче мәртәбә олы премьера буларак 2011 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела.

Катнашучылар үзгәртү

Айдар гади авыл малае, дуамал һәм тәвәккәл
Вәсилә алма сатучы кызы, кешелекле һәм бик сөйкемле
Госман көнче һәм күңеле белән ямьсез кеше авыл егете

Кыска эчтәлек үзгәртү

"«Йөзек кашы» исемле бу кечкенә повесть, дөресен әйтим, минем иң бәхетле «балаларымның» берсе булып чыкты — аны укыйлар, аны сорыйлар, аның турында укучылардан күп кенә хатлар килеп тора. Бу кечкенә генә китап мисалында мин, язучы буларак, бер хакыйкатьне тагын һәм тагын төшендем: тик кешеләр язмышы турында язылган китаплар гына кешеләргә якын булып җитә ала икән!"— Фатих Хөсни.[1]

Повестьтагы вакыйгалар Айдар исеменнән сөйләнә. Төп өлеш Айдарның хатыннан гыйбарәт. Әсәр билгесез авторның Айдар Корбанов кабере янында басып уйланып торуы белән башланып китә.

Айдар алма сатучының кызы Вәсиләне күрә, аның гүзәл кыз булуын чамалап ала. Аңарда бу чибәр кыз белән очрашып аралашу теләге уяна, соңрак ул Вәсиләгә гашыйк була. Сабантуйдан соң, көтмәгәндә, кыз белән очрашу бәхетенә ирешә. Алар арасына Айдарның Госман исемле дусты керә. Ул Айдардан көнләшә, күптән эшләгән явызлыгы өчен үч алу уты белән яна һәм гашыйкларга каршы астыртын гына көрәшә башлый. Айдар моны белми, ул аны үзенең дусты дип санавын дәвам итә.

Айдар яраткан кешесе белән матур тормыш корырга тели. Хыялын тормышка ашыру өчен, шахтага акча эшләргә китеп бара, сөйгәненә белдерми. Өс-башларын ясап, матур итеп киенеп кайткач, Вәсиләне күрергә дип барган җирендә авыл егетләре белән сугыша. Шушы вакыйгадан соң, кабат авылдан китеп бара. Ике елдан соң гына әйләнеп кайта һәм Вәсиләнең кияүгә чыгарга җыенганын ишетеп ала. Алар очрашалар. Айдар яраткан кызын урлап кайтырга була. Вәсилә дә моңа ризалыгын бирә. Туйның кызган вакытында Госман үзенең мәкерле уен тормышка ашыра: ул Вәсиләнең кашлы йөзеген урлый һәм аны Айдарга күрсәтә. Кызу канлы Айдар туй кичендә Вәсиләне ташлап чыгып китә һәм шул китүдән кире авылга әйләнеп кайтмый. Шул ук вакытта аның Вәсиләгә булган ярату хисе дә сүрелми. Әти-әнисенә акчалата ярдәм күрсәтеп тора. Тиздән сугыш башлана. Алар Госман белән бер частька эләгә. Сугышчан бурычын үтәгәндә, Госманның чын йөзе ачыла. Айдар дустының түбәнлеккә төшүен күтәрә алмый һәм өстенә граната ыргыта, соңыннан үзе дә үлә.[2]

"Шуннан бер-ике ай узгач, якшәмбеләрнең берсендә мин тагын, яз башын котлап, әлеге теге минем өчен билгесез булган Айдар Корбановның кабере янына килдем. Тирәсе яхшылап чистартылган, кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде. Мин килгәнче бирегә кемдер килеп киткән иде инде. Бөек Ватан сугышы героеның каберенә чәчәкләр куеп киткән кеше миңа, ни өчендер, Вәсилә ханымдыр кебек тоела иде."[1]

Төп образларга характеристика үзгәртү

Айдар – эчкерсез, гади авыл малае. Матурлыкка мөкиббән, аны күрә, аңлый белә. Ләкин аның балачагыннан килгән бер кимчелеге − дуамаллык, нәрсә уйласа, шуны эшләп ташлый торган гадәте бар. Бу дуамаллык, кызу канлылык үсә-үсә тагы да көчәя. Нинди юллар белән булса да, үз дөреслеген расларга омтылуы шахтада эшләгәндә дә, авыл егетләре белән килеп чыккан бәрелештә дә күренә. Шул ук вакытта ул − эш сөя, куйган максатына ирешү өчен, авырлыклар алдында югалып калмый, вәгъдәсендә тора торган тәвәккәл егет. Авылча беркатлылык та, кешеләргә артык ышану да сизелә анда. Нәрсә генә булмасын, Айдар үзенең тотрыксыз холкы, дуамаллыгы, уйламыйча эшләве белән сөйгәне Вәсиләне югалта.[3]

Госман – булдыксыз, мескен кеше. Аның кебекләр кешенең аз гына йомшак ягын, кечкенә генә җитешсезлеген күрсәләр дә, аннан үч алырга тырышалар, шуннан тәм табалар, канәгатьлек кичерәләр. Госман бик бәхетсез адәм, аңа чын ярату, тормыштан − тәм, яшәүдән ямь таба белү хисләре ят.[3]

Ачыклама үзгәртү

Әсәрдә сугышка кадәрге бик ерак хәлләр турында сөйләнсә дә, үзенең эчке рухы белән әсәр сугыш вакыты өчен дә актуаль яңгырашлы әхлакый проблемаларны — олы мәхәббәт, күңел сафлыгы, намуслылык, тугрылык шикелле изге хисләрнең кешенең рухи дөньясында һәм реаль эш-хәрәкәтләрендә чагылу нечкәлекләрен гаҗәеп эмоциональ күтәренкелектә, тәэсирле итеп сурәтләве белән укучыны җәлеп итә. Әсәрнең композицион яктан җыйнак, романтик аһәңле, лирик яңгырашлы вакыйгалар нигезенә корылган булуы, теле-стилендә халыкчан сурәтләү чараларының, романтик, лирик һәм юмористик бизәкләрнең муллыгы, каһарманнары кичергән хис-тойгыларның тормышчан табигыйлеге бу әсәргә тиз арада киң популярлык китерә.[4]

Әдәбиятта бары тик уңай геройларны гына сурәтләү гадәткә кергән соцреализм чорында автор бу әсәрендә катлаулы һәм авыр холыклы төп герой Айдарның язмышы турында яза. “Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа акыллы башлы тәнкыйтьчеләр. Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, Айдарның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш — шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый”, - дип яза Фатих Хөсни, Айдарга карата булган мөнәсәбәте турында. Драма сәнгатен, театрны һәр вакыт уңай да, тискәре дә булмаган, шул ук вакытта каршылыклы холыкка ия геройлар тартып тора. Әмма, никтер, тамашачы өчен шундый кызыклы булган чәчмә әсәр моңа кадәр сәхнә сәнгатенең игътибарын җәлеп итмәгән.

Яңа гасырда “Йөзек кашы” әсәренә яшь режиссер Лилия Әхмәтова мөрәҗәгать итә. Спектакльнең үзәгенә режиссер Айдарның катлаулы холкын куйса да, сәхнә композициясенең әхлакый үзәген һәм төп фикерен мәхәббәтенә һәм намусына гомере буе тугры калган олы хисле, нык ихтыярлы Вәсилә образы тәшкил итә.

Куелышлар үзгәртү

Татар академия театрында спектакльнең премьерасы 2011 елның уртасында була. Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов, композиторы – Резеда Ахиярова. Ул 2013 елда репертуардан алына. Төп рольләрдә: Айдар - Сабирҗанов Алмаз Реваль улы, Вәсилә - Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы, Госман - Гәрәев Алмаз Әлфир улы.

2019 елның 13 апрелендә Камал театры мәктәбенең чираттагы чыгарылышы Фатыйх Хөснинең "Йөзек кашы" повесте буенча куелган шул исемдәге спектакльгә күзәтү ясады. Видеоспектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде. Инсценировканы Илгиз Зәйниев ясый. Нияз Игъламов билгеләп үтүенчә, яңа гасырда бу проза буенча куелган беренче әсәрләрнең берсе.

Миләүшә Хабетдинова тамашачыга Фатыйх Хөсни турында мәгълүмат бирде, аның яңа гасыр өчен дә кызыклы язучы булуын ассызыклады. Әсәрнең 1942 елда язылуын искәртеп үтте. Язучының революциягә кадәрге авылны язганлыгына игътибарны юнәлтте.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Хөсни Ф. Бер яшьлектә, бер картлыкта: повестьлар, хикәяләр / Ф.Хөсни.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1988.- 495 б.
  2. «Сәхнә», 2011, №6 (июнь)
  3. Йөзек кашы: повесть. — 3 басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 64 б. — 15000д.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү