Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин — күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты (1986).

Рөстәм Яхин
Туган телдә исем Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин
Туган 16 август 1921(1921-08-16)
Казан
Үлгән 23 ноябрь 1993(1993-11-23) (72 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Париж Коммунасы урамы[1]
Восстание урамы[2]
Ватандашлыгы / ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Рөстәм Яхин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Рөстәм Яхин. 1948 ел
 
И. Шакиров (с), Р. Яхин, А. Арсланов, Үмәр Даһер, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов. Һелсинки, 1968

Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына һәм Теләче районының Казаклар авылына барып чыга. Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Сафина Бибирабига да шул затлы тамырдан. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була.

Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы.

1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Мәңгеләштерү үзгәртү

  • Казан шәһәренең бер урамына Рөстәм Яхин исеме бирелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Память народа — 2015.
  2. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү