Үмәр Даһер
Үмәр Даһер (Ömär Daher, Гомәр Таһир, 1910–1999[1]) — Финляндиядәге татар оешмасы рәисе, Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы, ТАССР атказанган фән эшлеклесе.
Үмәр Даһер Гомәр Таһир | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Үмәр Даһер |
Туган | 15 ноябрь 1910 Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Куйсуы авылы |
Үлгән | 1999 Һелсинки |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Һелсинки үнивирситите[d] |
Һөнәре | юрист, мөгаллим |
Җефет | Халидә |
Балалар | улы Окан, кызлары Рәхилә, Тинәт |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
Тәрҗемәи хәлҮзгәртү
1910 елның 15 ноябренда Түбән Новгород губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Куйсуы авылында игенче гаиләсендә өлкән бала булып туган.
1922 елда, әнисе вафатыннан соң, Финляндиягә барып төпләнгән әтисе янына чыгып китә. Үмәр, фин мәктәбенә укырга кереп, сигезьеллык мәктәпне җиде елда тәмамлый. Һелсинки университетының юридик факультетын тәмамлый (1938). «Agricultura Anatolica I. Die volkstümlichen landwirtschaftlichen Geräte» темасына докторлык диссертациясен[2] яклый.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1938 елда Һелсинки шәһәр салым идарәсенә инспектор булып урнаша, бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә. 1973 елда лаеклы ялга чыга. Төп хезмәтеннән башка, муниципаль органнарга төрле вазифаларга сайлана.
- 1963 елдан Һелсинки университетында алтай телләрен (нигездә, татар телен) укыткан[3].
- 1973 Үмәр Дахер Һелсинки университетының алтаистика һәм тюркология кафедрасы доценты итеп билгеләнә, төрек һәм татар теле курсларын алып бара.
Иҗтимагый эшчәнлегеҮзгәртү
- Финляндиядәге татар оешмасы (Finlandiya Turkleri Birligi), Финляндия «Ислам» җәмгыяте (Finlandiya Islam Cemaati) мөтәвәли хәятенең рәисе була.
- Беренче татар мәктәбен (Turk Halik Mektebi) оештыручыларның берсе һәм 1948-1959 елларда мәктәп җитәкчесе дә була.[4]
- 1967 елда Мартин Рясянен, Садри Хәмит белән бергәләп Габдулла Тукай исемендәге оешмага нигез сала, даими аның составында тора.
TATARICAҮзгәртү
1970 елның 15 ноябренда Һелсинки университеты тюркология доценты, фәлсәфә докторы һәм вице-судья Үмәр Даһерның 60 яшьлек юбилее уздырыла. Әлеге вакыйгага багышлап, галимнең дуслары төрле илләрнең күренекле галимнәре язган, нигездә, татар теле һәм татар халкы тарихына багышланган мәкаләләрен туплап, «TATARICA» китабы нәшер итәргә уйлыйлар.
1987 елда, 17 елдан соң гына, фин, инглиз, татар, рус телендә язылган китап дөнья күрә: Tatarica (Studia in Honorem Umar Daher), Vammala, Vammalan Kirjapaino Oy, 1987[5].
СылтамаларҮзгәртү
- Финляндиядәге татар оешмасына яңа рәис сайланды
- Finlandiya Tatarları (төр.)
- Бер җепкә бергә теркәлеп (рус.)
- Еракта -SUOMIда кунакта
- Нижегородские татары: биографический словарь. Том 1 / Гл. редактор Д.В. Мухетдинов; отв. редактор Р.Ф. Ибрагимов – Н. Новгород, Издательский дом “Медина”, 2008 г. 576 с.