Венера Шәрипова, Венера Гәрәй кызы Шәрипова, рус. Шарипова Венера Гареевна (1927, Үзбәкстан ССР, Ширабад1989, Казан) — җырчы (лирик-колоратур сопрано), Татарстан АССР (1964), РСФСР (1970) халык артисты.

Венера Шәрипова
Туган телдә исем Венера Гәрәй кызы Шәрипова
Туган 27 декабрь 1927(1927-12-27)
Үзбәкстан ССР Сөрхандәрья өлкәсе Ширабад кышлагы
Үлгән 8 декабрь 1989(1989-12-08) (61 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Балалар улы Рәүф (1946-?)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
РСФСР халык артисты (1970)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Венера Шәрипованың пластинкасы

1927 елның 27 декабрендә Үзбәкстан ССР Сөрхандәрья өлкәсе Ширабад кышлагында (1973 елдан шәһәр) туган. Кызыл командир булган әтисе Гәрәй чыгышы белән Әгерҗе районы Уразай авылыннан, әнисе Маһирә Чүпрәле районы Мунчалы авылыннан. 1930 елларда гаилә Казанга кайта, соңрак Литва ССР Клайпеда шәһәренә барып урнаша. Эчке эшләр идарәсендә эшләгән әтисе хезмәт вакытында һәлак була, ресторан директоры булган әнисен төрмәгә утырталар.

1943 елда Венера Казанда мәктәпне тәмамлап, Казан музыка училищесынә (Е.Г. Ковелькова классы) укырга керә. Анда бер ел укыгач, Мәскәүгә китә, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең татар студиясен (Е.В. Торшилова-Серебровская курсы) тәмамлый.

Иҗаты үзгәртү

Опера һәм балет театрында үзгәртү

Опера һәм балет театрында 30дан артык төп партияне җырлый. Беренче (1950, Яшел Үзән шәһәрендә гастрольдә вакытта) һәм соңгы (1972, Владимир Атлантов белән бергә) башкарган төп партиясе — Джакомо Пуччининың «Мадам Баттерфляй» операсында Чио-Чио-сан ариясе[1].

Филармониядә үзгәртү

 
И. Шакиров (с), Р. Яхин, А. Арсланов, Үмәр Даһер, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов. Һелсинки, 1968

Репертуарындагы татар («Тәфтиләү», «Илкәем», «Төймә», «Яшь гомер», «Башка берни дә кирәкми», «Кичке Казан», «Юллар», «Кошлар», «Сагынырман Уралтау буйларын», «Киек казлар китә», «Серле күзләр», «Киндер», «Син янымда», «Мин беренче чәчәкләрне эзлим» һ.б.), рус җырлары, классик әсәрләре (ария, романслар) белән Финляндия, Югославия, Төркия, Дания, Франция, Бөекбритания, Италиядә чыгыш ясый.

Кызыклы факт үзгәртү

  • Казанда опера һәм балет театры бинасы ачылганда аның акустикасы беренче тапкыр Венера Шәрипова һәм Фәхри Насретдинов җырлавында тикшерелә.
  • Казанда орган музыкасы кичәсенең беренче җырлаучысы — Венера Шәрипова.
  • Олег Лундстрем оркестрында татар җырларын беренче яңгыратучы — Венера Шәрипова.

Гаиләсе үзгәртү

  • I ире — Азат Аббасов (1925-2006), җырчы, ССРБ халык артисты.
    • Улы Рәүф (паспорты буенча Азарик) Аббасов, җырчы, ТАССР атказанган артисты. Рәүфнең хатыны Раида Аббасова, җырчы, Казан театр училищесы укытучысы, кызы Диана.
  • II ире — Борис Аполлонов (1924-1981), җырчы.
  • III ире — Михаил Пантюшин (1924-1985), җырчы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. А. Әхмәтгалиева. Затлы ханым. «Мәйдан», 2008 ел, № 6.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү