Фәхри Насретдинов

Фәхри Хөсәен улы Насретдинов. — Татарстан Республикасының һәм РСФСРның халык артисты.

Фәхри Насретдинов
Туган телдә исем Фәхри Хөсәен улы Насретдинов
Туган 23 октябрь 1911(1911-10-23)
Шәмбалыкчы, Шәмбалыкчы вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1986 ел
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре җырчы (тенор)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Фәхри Насретдинов 1911 елның 23 октябрендә Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа. Бу гаиләдә татар халык җырларын бик яраталар һәм матур итеп җырлый дә беләләр. Әмма 1921 елгы ачлык вакытында балалар ятим калалар һәм олы абыйсы Фәхрине Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, соңыннан текстиль фабрикасында эшли башлый, шулай ук фабрика каршындагы драмтүгәрәккә йөрергә дә вакыт таба. Балачактан ук җыр яратуы, җырчы булу теләге аны Мәскәү эшче татар күчмә театрына алып килә, Мәскәү музыка техникумын да бетерә, Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә дә кабул ителә.

Гомумән алганда, Фәхри Насретдиновка тумыштан гаҗәеп матур, моңлы, сагышлы тавыш бирелгән. Татар опера театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул сәхнәдә лирик тенор тавышына язылган милли һәм классик операларда төп рольләрне беренче булып башкарды. Бу – Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Җик-Мәргән («Алтынчәч»), Галимҗан («Башмагым»), Вәли («Тапшырылмаган хатлар»), Кирәмәт («Качкын» операсы) һ. б.

Фәхри Насретдиновның геройлары — саф күңелле, чиста уйлы, тирән гыйшыкка бирелгән ир-егетләр. Шуңа күрә дә җырчының тавышы мәхәббәт хисенә искиткеч бай булды, үзен сәхнәдә табигый тотышы белән артист геройның чынбарлыгына ышандыра ала иде. Балачактан халык моңын, аның телен йөрәгенә сеңдереп үскән авыл малае булуы белән Фәхри Насретдинов концертларда да дан казанды.

Ул 1986 елда вафат була.

 
Шәмбалыкчыдагы музее

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү


Шулай ук карагыз үзгәртү