Айдар Җаббаров
Айдар Җаббаров, Айдар Тәлгать улы Җаббаров (Җәббаров [1]) (1991 елның 10 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― драма театры актёры һәм режиссер, 2017 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры, Дамир Сираҗиев тисемендәге (2017), «Тантана» (2019), Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты (2023) премияләре лауреаты, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты (2019).
Айдар Җаббаров | |
Туганда бирелгән исеме: |
Айдар Тәлгать улы Җаббаров |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
актер, режиссер |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2017—х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1991 елның 10 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Актер һөнәре белән кызыксыну Чаллыда мәктәптә укыганда ук башланган. Чаллының 18нче бистәсендә театр мәктәбендә 7 ел шөгыльләнгән (Динар Хөснетдинов белән бергә укыган), диплом алгач, ике ел спектакльләрдә уйнап йөргән. [2] Казан театр училищесына Рәшит Заһидуллин курсына укырга кергән, беренче уку елыннан соң (Рәшит Заһидуллин киткәч), курсның җитәкчесе булып Фәрит Бикчәнтәев кала. [3] 2012 елда Казан театр училищесының актерлык факультетын (Ф. Р. Бикчәнтәев курсы), 2018 елда РАТИ ― ГИТИСның режиссерлык факультетын (С. В. Женовач остаханәсе) тәмамлаган. [4] Диплом алды спектакле (2017) ― Хәсән Туфан турында «Агыла да болыт агыла...», диплом спектакле ― Гаяз Исхакый прозасы буенча «Тормышмы бу?» спектакле.
2012―2013 елларда (ГИТИСка укырга кергәнче) Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып хезмәт иткән.
Спектакльләр куюдан тыш, А. Җаббаров театр педагогикасында да үз көчен сынап карый: Казан мәдәният институтында Ф. Р. Бикчәнтәев курсында икенче укытучы, ГИТИСның режиссёр факультетында укытучы булып эшли.
Куйган спектакльләре
үзгәртү- ГИТИС
- 2016 ― «Эт йөрәге» (М. Булгаков буенча)[5]
- Ленсовет исемендәге театр (Санкт-Петербург)
- 2017 ― «Качкын» (Л. Н. Толстойның «Казаки» әсәре буенча)
- А. П. Чехов исемендәге театр (Мәскәү)
- 2019 ― «Ак төннәр» (Ф. М. Достоевский әсәре буенча) [6]
- Современник (Мәскәү)
- 2019 ― «Соловьев һәм Ларионов» (Е. Г. Водолазкин әсәре буенча) [7]
- Вахтангов театры
- 2020 ― «Балык мәхәббәте» (А. П. Чехов әсәре буенча) [8]
- 2023 ― «Попрыгунья» (А. П. Чехов әсәре буенча) [9]
- Буа театры
- 2021 ― «Үкенү» (Искәндәр Сираҗи повесте буенча)
- Әтнә театры
- 2022 ― «Алмачуар» (Г. Ибраһимов әсәре буенча)
- Әлмәт театры
- 2022 ― «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г. Исхакый әсәре буенча)
- Камал театры
«Проза әсәрләрен үзенчәлекле итеп сәхнәгә куюы белән танылган, төгәл итеп кастинг үткәрә белә торган режиссер».[10]
- 2017 ― «Агыла да болыт агыла» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин; шигъри спектакль)[11]
- 2018 ― «Тормышмы бу?» (Гаяз Исхакый әсәре буенча) [12]
- 2019 ― «Санаулы кичләр» (Александр Володинның «Пять вечеров» пьесасы буенча) [13]
- 2021 ― «Театр & Музыка. Яхин» (композиторның тууына 100 ел тулуга багышланган музыкаль-театраль тарих) [14]
- 2020―2021 ― «Хуш, авылым», «Хуш ,авылым. Хыял» (документаль спектакль) [15]
- 2022 ― «Көл» (Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча) [16]
- 2022 ― «Рәшә» (Әмирхан Еники әсәре) [10]
Заманча драматургиядә үземә якын пьесалар тапмыйм. Проза белән эшләүдән үземә ләззәт алам. Текстны сәхнә әсәренә әверелдерү миңа энергия бирә. Әзер текст белән эшләүгә караганда эзләнү кызыграк[17] Айдар Җаббаров
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2017 ― Дамир Сираҗиев премиясе ― «иҗат дебюты — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Агыла да болыт агыла...» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектаклен куйганы өчен»[18]
- 2019 – «Алтын битлек» театраль премиясе номинанты (6 номинациядә, ш. и. «Иң яхшы режиссер эше» һәм «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинацияләрендә) ― Гаяз Исхакый прозасы буенча 2018 елда Камал театрында куйган «Тормышмы бу?» спектакле өчен
- 2019 – «Тантана» премиясе ― «Ел вакыйгасы» номинациясендә Гаяз Исхакый прозасы буенча Камал театрында куйган «Тормышмы бу?» спектакле өчен [19]
- 2023 ― Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты премиясе ― Ватан театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен [20][21]
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән. 2024 елның 4 октябрендә никах укыткан. Хатыны Эльвина Насыйбуллина, Казан театр училищесын тәмамлаган[22].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ А. Галимова. Җәббаров премияле булды! Сәхнә, 22.03.2023
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Айдар Җаббаров: «Яхшы әсәрләр эпоха тәмамлангач туачак. Без әле юлда…» Интертат, 31.10.2020
- ↑ Айсылу Хафизова. Ученик Сергея Женовача готовит премьеру в театре Камала. Татар-информ, 25.01.2017
- ↑ Заббаров Айдар Талгатович. ГИТИС. Официальный сайт
- ↑ Собачье сердце. Чудовищная история. Афиша-Театры
- ↑ Айдар Талгатович Заббаров. МХТ им. А. П. Чехова
- ↑ Айдар Заббаров. Современник.ру
- ↑ Айдар Заббаров. Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт
- ↑ Попрыгунья. Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт
- ↑ 10,0 10,1 Рузилә Мөхәммәтова. Камалда – «Рәшә» премьерасы: Сез бәхетлеме, исемегез кечкенә хәрефтән башланган зөфәрләр? Интертат, 29.12.2022
- ↑ Айсылу Хафизова. Новое поколение камаловцев представило свое осмысление эпохи репрессий. Татар-информ, 4.02.2017
- ↑ «Тормышмы бу?..»: в театре им. Камала премьера про судьбу-злодейку и жизнь-копейку. Бизнес-Онлайн, 29.04.2018(рус.)
- ↑ Алисә Минневәлиева. «Санаулы кичләр»: Ностальгия. 17 еллык аерылышу һәм... Ялкын
- ↑ Анастасия Локтева. «Театр&Музыка»: как осенний дождь на фестивале «Сайдашстан-2021» «вылился» в новый театральный проект. Казанские ведомости, 1.11.2021
- ↑ Лилия Гыймазова. «Хуш, авылым» премьерасыннан соң: хушлашыр вакыт җиттемени? Ватаным Татарстан, 08.12.2020
- ↑ Радиф Кашапов. Первая премьера сезона в Камаловском театре, пьеса «Академия смеха». 2023 елның 26 март көнендә архивланган. Реальное время, 23.10.2022
- ↑ Гөлинә Гыймадова. Айдар Җаббаров: Репетиция – артист белән режиссерның мәхәббәт аңлашуы ул. Ватаным Татарстан, 10.03.2023, № 33, 18-19нчы бит
- ↑ Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды. Камал театры сайты, 22.12.2017
- ↑ КАМАЛ ТЕАТРЫНДА «ТАНТАНА-2019» ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ. Камал театры сайты, 27.03.2019
- ↑ Президент России подписал указ о присуждении Айдару Заббарову премии для молодых деятелей культуры
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21 марта 2023 года № 159 «О присуждении премий Президента Российской Федерации для молодых деятелей культуры 2022 года»
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән. intertat.tatar, 4.10.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Җаббаров Айдар Тәлгать улы. Камал театры рәсми сайты
- Гөлинә Гыймадова. Айдар Җаббаров: Репетиция – артист белән режиссерның мәхәббәт аңлашуы ул. Ватаным Татарстан, 10.03.2023, № 33, 18-19нчы бит.
- Айдар Җаббаров белән интервью (16.12.2021). YouTube, 32:43