Төп менюны ачу

Динар Хөснетдинов, Динар Вәзим улы Хөснетдинов, рус. Хуснутдинов Динар Вазимович (18.05.1990) — драма артисты. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында иҗат итә.

Динар Хөснетдинов
Д.В.Хөснетдинов.jpg
Туган телдә исем Динар Вәзим улы Хөснетдинов
Туган 18 май 1990(1990-05-18) (29 яшь)
ТАССР Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
«Ак чәчәкләр» фильмында Мансур. 2015
 
«Ромео & Джульетта» спектаклендә Ромео
 
Динар Хөснетдинов

1990 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясен (2007), Казан театр укуханәсен (2011) тәмамлаган. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.

ИҗатыҮзгәртү

Татарстан-Яңа гасыр студиясендә төшерелгән 10 серияле «Ак чәчәкләр» фильмында (2015) төп рольләрнең берсен (Мансур) башкаргач, исеме киң публикага мәгълүм була. Әлеге рольгә зур кастингта җиңеп, сайлап алына.

  Мансур ролендә уйнаучы — тере, үзенә тартып тора торган холыклы, сөйкемле тышкы кыяфәтле, гади, фильмда үз урынын тапкан артист. Төрле тормыш вакыйгаларында каушап калмыйча, үзе булып кала торган образ тудыра алган[1].
Гайсә Җиһаншин
 
  — «Ак чәчәкләр»дәге Мансур белән синең арада уртаклык бар дип уйлыйсыңмы ?
— Әйе, без охшаш. Мин аңарда үземне курәм дисәм дә, ялгыш булмас.
Динар Хөснетдинов
 

Уйнаган рольләреҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ЗвездаПоволжья, 3-9 декабрь, 2015 ел, № 43 (771)