Казан дәүләт мәдәният институты
Казан дәүләт мәдәният институты — Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан югары белем бирүче уку йорты. Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты филиалы буларак 1969 елда ачыла.
Халыкара исем |
Kazan State Institute of Culture |
---|---|
Элеккеге исем |
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Эшләү еллары | 1969 |
Ректор | Роза Әхмәдиева |
Адрес | 420059, Казан, Ырынбур тракты, 3 |
Сайт | kazgik.ru |
Казан дәүләт мәдәният институты | |
Нигезләнү датасы | 1969 |
---|---|
Ректор | Роза Әхмәдиева |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Урын | Казан |
Ана ширкәт | Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы[1] |
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | список объектов культурного наследия: Казань (часть 3)[d] |
Мирас статусы | Россиянең мәдәни мирас объекты[d] |
Рәсми веб-сайт | kazgik.ru |
Ирешү | Оренбургский тракт, 3 |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары |
Тарихы
үзгәртү1974 елда Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә. 1991 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә. 1995 елның маенда академия статусын, 2002 елның 4 июленнән 2015 елның 25 июненә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты дип йөртелә[2].
1999 һәм 2000 елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы рәвештә белгечләр әзерләү, укыту, фән һәм иҗат эшендәге уңышлары өчен Университет белем бирүче уку йортлары һәм оешмаларының “Культура: Окно в Россию” Бөтенрусия конкурсының Лауреаты исеменә лаек булды һәм 2000нче елда ЮНЕСКОның “Памятная ветвь мира” дигән алтын медале белән бүләкләнде.
2006нчы елда Университетның бер төркем укытучылары “Урта Иделнең иҗитимагый-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә өзлексез һөнәри белем бирү системасының методологиясен һәм технологиясен тормышка ашыру” дигән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек булдылар.
2011нче елда Урта Идел республикаларының 20дән артык мәдәният һәм сәнгать уку йортларын берләштергән Региональ университет белем бирү округы оештырыла, аның методик һәм фәнни үзәге булып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты билгеләнә.
Университетның региондагы динамик үсешендә үзәк урын булып Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты мирасы санала, шул ук вакытта, төп игътибар региондагы халык иҗаты һәм классик сәнгатьнең узара бәйләнешенә, бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә дә юнәлдерелә.
Төзелеше
үзгәртүФакультет, кафедра һәм программалары
үзгәртүИнститут 9 факультет һәм 30 кафедрадан тора. Төп белем бирү программалары тормышка ашыралар: 14-е бакалавриат дәрәҗесендә, 29-ы специалитет дәрәҗесендә, 3-е магистрлар әзерләү программасы буенча; 7 аспирантура, 1 докторантура, 3 докторлык диссертациясе яклау буенча; өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем тапшыру (трансфер) Институты (төп профессиональ белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү; югары уку йортына керергә әзерлек; өстәмә профессиональ белем).
Китапханә — мәгълүмат оешмалары белән берлектә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Казан дәүләт университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Республикасының яшьләр китапханәсе һ.б.) китапханә — мәгълүмәт эше, информатика, документ белән эш итү өлкәсендә белгечләр әзерләнә.
Инфраструктурасы
үзгәртүУниверситетта заман таләпләренә туры килә торган мультимедийный һәм компьютерлары булган уку класслары, лабораторияләре, мастерскойлар, Универсиада 2013 объектлары исәбенә керүче “Итил” спорт комплексы, студентлар кафесы бар. “Студентлар йорты” күп еллар буе Казандагы иң яхшы студентлар торагы булып исәпләнә.
Конференцияләр
үзгәртүКДМИ укытучылары фән һәм иҗат эшендә актив катнашалар. Тарих, фәлсәфә, классик сәнгать, милли сәнгать, Идел буе халыклары этнографиясе һәм фольклоры, культурология, музей эше, иҗтимагый педагогика, китап тарату эше, идарә итүне документлаштыру, китпаханә-магълүмат эше буенча проблемаларны чишү өстендә эшлиләр. Ел саен университетта региональ, бөтенроссия һәм халыкара статусында булган конференцияләр уздырала.
Студентлар практика үткән оешмалар
үзгәртүКДМИ студентларының практика уза торган урыннары булып 250дән артык мәдәният сәнгать оешмалары, социаль сфера, мәгариф, туризм һәм кунакчылык өлкәсе, җәмәгатьчелек оешмалары торалар.
Эшкә алучылар соравы буенча 80% якын чыгарылыш студентлары эш урыннарына җибәреләләр.
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татар дәүләт яшь тамашачы театры, курчак театры һәм Татарстан — Яңа Гасыр телекомпаниясе белән берлектә Татарстан өчен генә түгел, РФ регионнары өчен дә профессиональ актерлар һәм режиссерлар әзерләү алып барыла.
Студент тормышы
үзгәртүКөндез һәм читән торып 3меңгә якын студент укый, шул исәптән 1600дән артык укучы укудагы, фәнни-тикшерү һәм иҗат эшендәге югары уңышлары өчен Россия Федерациясе бюджеты исәбенә академик һәм социаль стипендия алалар.
КДМИ халык инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләре, катнаш һәм татар хорлары, бию коллективлары бар һәм алар уңышлы эшләп киләләр.
Уку йортында укыткан шәхесләр
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары.
Университет кафедрларында 300дән артык укытучы эшли, алар арасында 42 професор, 123 доцент, 80нән артык Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлекләре, 46 Россиянең һәм Татарстанның атказанган һәм халык артистлары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Уку йортын тәмамлаган шәхесләр
үзгәртү- Рәйхан Габдуллина
- Ләйсән Фәйзуллина
- Ләйсән Гатауллина
- Лилия Камалиева
- Ландыш Ибәтуллина
- Камилә Шакирова
- Альбина Ногманова, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты.
- Рузанна Хәбибуллина, Габдулла Кариев театры артисты (2015 елдан).
- Алсинә Закирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2013 елдан).
- Гөлназ Галимуллина, Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2009 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.
- Диләрә Зиннәтова, Кариев театры артисты (2003 елдан).
- Энҗе Яруллина, Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан).
- Алсу Шакирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
- Гөлчәчәк Гайфетдинова, Татарстанның атказанган артисты (2016).
- Гүзәл Гөлвердиева, драма актрисасы, Камал театры артисты (2013 елдан).
- Гүзәл Шакирова, Татарстанның атказанган артисты (2015).
- Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин театры артисты (2013 елдан).
- Гүзәл Гайнуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018).
- Айгөл Шәкүрова, драма актрисасы, Камал театры артисты.
- Айгөл Миңнуллина, драма актрисасы, Камал театры артисты.
- Рәзилә Мөхлисуллина, драма актрисасы, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты.
- Энҗе Сәйфетдинова, драма актрисасы, Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты (2019).
- Алсу Сибгатуллина, драма актрисасы.
- Алмаз Борһанов, драма актеры, Камал театры артисты.
- Илнур Закиров, драма актеры, Татарстанның атказанган артисты, М. Җәлил премиясе лауреаты.
Автоматик исемлек
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2016-01-14
Чыганаклар
үзгәртү- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты 2013 елның 4 февраль көнендә архивланган.