Зөфәр Галиуллин

ислам дине әһеле, мөфти

Зөфәр Галиуллин, Зөфәр Шәйдулла улы Галиуллин (1957 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― дин эшлеклесе, мөфти, Россия Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе (2013 елдан).[1] Колшәриф мәчетенең беренче сайлап куелган имамы (1997―2010). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2012).

Зөфәр Галиуллин
Туган телдә исем Зөфәр Шәйдулла улы Галиуллин
Туган 1 гыйнвар 1957(1957-01-01) (67 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d], Iraqi University[d] һәм Россия ислам институты
Һөнәре мөфти
Эш бирүче Татарстан (телерадиокомпания), һөнәри-техника укуханәсе, Уренгой — Помары — Ужгород[d], әл Мәрҗани мәчете, Bornay mäçete, Кол Шәриф мәчете һәм Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 1 гыйнварында Казанда туган.

1974 елдан 1977 елга кадәр «Теплоконтроль» заводында механик җыю эшләре слесаре булып эшләгән.

1977 елдан 1981 елга кадәр Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту факультетында укыган, аны тәмамлаганнан соң, Казан телевидениесендә эшләгән.

1984 елдан СПТУ-11дә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән.

1987 елдан «Уренгой-Помары-Ужгород»(рус.) газүткәргечен салуда эшләгән.

1988 елдан Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә казначы булып эшләгән. 1989 елда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны уздыру өчен җаваплы була.

1989 елдан 1992 елга кадәр Бохара шәһәрендә «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә(рус.) укыган.

Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин билгеләве буенча, [2] 1992 елдан Казанның «Борнай» мәчетендә имам-хатыйб булып эшләгән.

1994-1997 елларда Багдад шәһәрендә (Гыйрак) Ислам университетында укый.

  Тышкы рәсемнәр
  Имам Зөфәр хәзрәт Галиулла Колшәриф мәчете диварларына Коръән аятьләрен уеп яза. 09.10.2006.

1997 елда Казан имамнары тарафыннан, төзелеп килүче «Кол Шәриф» мәчете имамы итеп сайлана, анда 2010 елга кадәр эшли.[3]

Унике ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы составына керә, анда көч структуралары белән элемтә өчен җаваплы була. Казан шәһәренең 18нче колониясендә укыта.

2007-2011 елларда Казандагы Россия Ислам университетының теология бүлегендә укый.

2011 елда Татарстан Республикасы мөфтиен сайлауда кандидат була (мөфти итеп Илдус Фәизов сайлана). [4]

2013 елның 29 сентябреннән – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе (Вятка мөфтияте) рәисе итеп сайлана (үз теләге белән вазыйфасыннан киткән Габденнур Сәлим улы Камалетдин урынына). [5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Өч бала тәрбияли.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү