Россия ислам институты (Казан)

Казандагы югары дини уку йорты

Россия ислам институты (рус. Российский исламский институт) — Россиядә дәүләтнеке булмаган югары һөнәри уку йорты. Казанда урнашкан. Россия ислам университеты буларак билгеле, мондый уставлы исеме астында уку йорты 2009 елга кадәр эшләгән. Төп максаты булып ислам фәннәре өлкәсендә белгечләр, шул ук вакытта дөньяви дисциплиналар буенча югары белемле мөселман руханиларын әзерләү тора. Институт Ислам дөньясы университетлары федерациясе башкарма комитетына керә.

Россия ислам институты
Нигезләнү датасы 1998[1]
Ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин[2]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урын Казан
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Кулланылган тел рус теле
Рәсми веб-сайт kazanriu.ru[3]
Карта

Тарихы үзгәртү

Россия ислам институты Россиядә 1998 елда нигез салынган беренче югары һөнәри ислам уку йорты булып тора.

Россия ислам институты оештыручылары булып Россия мөфтиләр советы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты торалар.

РИУның төп максаты булып Ислам теологиясе өлкәсендә белгечләр, тарих, хокук, тел, ислам икътисады өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү юлы белән заманча мөселман зыялыларын тәрбияләү тора.

Институтта кабул ителгән дини-хокукый мәктәп булып имам Әбү Хәнифә мәзхәбе өстенлек итә. Институт Ислам Хәнәфи дини-хокукый мәктәбен торгызу процессында актив катнаша, РФ мөселманнарының күпчелеге өчен традицион булган башка дини-хокукый мәктәпләргә хөрмәт белән карый.

Институт бакалавриат һәм магистратура программалары буенча югары һөнәри белем бирүнең дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра, Ислам теологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрә, гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары буенча квалификация күтәрүне һәм һөнәри яңадан әзерләүне гамәлгә ашыра.

РИИ Россиядә 2007 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан дәүләт аккредитациясен алган беренче ислам уку йорты булып тора.

2009 елда РИИ Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ISESCO) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Оешмасы каршындагы Ислам дөньясы университетлары Федерациясе (FUIM) составына керә.

РИИ 2013 елның мартында ФУИМ башкарма комитеты составына керә.

Бүгенге көндә Россия ислам институтында Россиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук БДБ илләреннән 600дән артык студент белем ала. Россия ислам институты югары һәм урта профессиональ ислам уку йортлары өчен методик һәм методологик үзәк булып тора.

РИИ чыгарылышлары Россиянең күп мәчетләрендә имам-хатыйблар булып хезмәт итәләр, Россия һәм БДБ илләренең ислам югары һәм урта һөнәри уку йортлары мөгаллимнәре булалар, дини идарәләрдә, дәүләт учреждениеләрендә, шулай ук фәнни һәм эксперт оешмаларында эшлиләр.

Факультетлары үзгәртү

Теология факультетына 2002 елда нигез салынган. Теология факультетына укырга керүче студентлар теолог квалификациясен ала. Әлеге юнәлеш буенча читтән торып уку бүлеге ачылган. Укытуга егетләр дә, кызлар да кабул ителә. Факультет түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:" Теология"," Ислам журналистикасы"," Лингвистика","Ислам икътисады".

Кафедралары үзгәртү

Россия ислам институты югары һәм урта профессиональ ислам уку йортлары өчен мөһим методик һәм методологик үзәк. Россия ислам институтында фәнни-тикшеренү эше биш кафедрада алып барыла: гуманитар фәннәр кафедрасы, ислам хокукы кафедрасы, ислам дине кафедрасы, филология һәм ил белеме кафедрасы һәм ислам икътисады һәм идарә итү кафедрасы.

Ректорлар үзгәртү

2006 елдан Россия ислам университеты ректоры вазыйфаларын тарихчы галим Илдус Заһидуллин башкара.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү