Рәсиха Хәмидуллина

вокал буенча педагог (Сарман, Татарстан, Россия)

Рәсиха Хәмидуллина, Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина (1954 елның 12 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Бәйрәкә) – вокал укытучысы, Сарман балалар сәнгать мәктәбенең югары квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы. Сарман районының мактаулы гражданы (2021).

Рәсиха Хәмидуллина
Туган телдә исем Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина
Туган 12 октябрь 1954(1954-10-12) (69 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Бәйрәкә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре вокал буенча педагог
Җефет Илгиз
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган укытучысы
Сарман районының мактаулы гражданы
Сайт vk.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 12 октябрендә Татарстан АССР Баулы (1991 елдан Ютазы) районы Бәйрәкә авылында дүрт балалы, җырга-моңга гашыйк гаиләдә туган. Әтисе тальянда уйный, әнисе җырлый, мандолина чиртә. Бәйрәкә урта мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск педагогика училищесына (2011 елдан ― көллият) укырга керә. Хезмәт юлы 1975 елда Татарстан АССР Куйбышев (1991 елдан ― Спас) районы Ямбакты авылы урта мәктәбендә башлана. Биредә җыр-музыка укыта, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли.

1984 елдан Сарманда яши һәм эшли. Сарман музыка мәктәбендә (1995 елдан ― сәнгать мәктәбе) вокал буенча укыта. Читтән торып укып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (2015 елдан ― институт) социаль-мәдәни факультетын тәмамлаган (1996)[1].

Укучылары ― республикада танылу алган, күптөрле конкурсларда җиңүчеләр, лауреатлар һәм дипломантлар булган, шулай ук Казан консерваториясен, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга музыка көллиятләрен ― махсус уку йортларын тәмамлаган җырчылар.

Шәкертләре арасында ― «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидение каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы җырчы Алинә Кәримова[2][3], Розалия Талибуллина, Рүзилә Бәдретдинова («Сандугач сайрар илем» ― 2014, 2015, 2019[4]), Динә һәм Дилә Кыямовалар («Бәхет йолдызы», «Сандугач сайрар илем» — 2014), Ләйсән Миннәхмәтова, Рада Латыйпова («Бәхет йолдызы»), Гөлзада Шакирҗанова, Индира Әгъләмова, Әдилә Әскарова, Рамилә Хөсәенова («Казан сөлгесе» конкурсы, «Сандугач сайрар илем» — 2020, «Созвездие-Йолдызлык», 2021, зона этабы [5]), Эдуард Мөхәммәдиев («Созвездие-Йолдызлык», 2021, зона этабы) һ. б.

 
Р. Хәмидуллина (с) укучылары белән «Сандугач сайрар илем» конкурсының зона этабында. Әлмәт, 2021

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Хәмидуллина Рәсиха Мөгалләф кызы. // Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017, 335нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: ИД «Казанская Недвижимость», 2020, 131—134нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү