Татарстан — Яңа Гасыр

Татарстанның ике дәүләт телендә тапшыручы теле-радио-компаниясе

Татарстан — Яңа ГасырТатарстанның ике дәүләт телендә тапшыручы теле-радио-компаниясе.

ТНВ
Татарстан — Яңа Гасыр
Файл:ТЯГ.jpg
логотип
Тапшыру җирләре

халыкара тапшыру

Тапшыру вакыты

22 сәгать

Тапшыру теле

татар, рус

Идарә үзәге

Казан

Тапшыру башлау вакыты

2002 елның 26 августы

Сайт

www.tnv.ru

Үзенә Татарстанның бердәнбер иярчен каналын — ТНВ, «Болгар радиосы»н (2012 елның 1 гыйнварына кадәр — «Яңа гасыр» радиосы), «Love-радио» радиосының Казан филиалын, «На волне Татарстана — Татарстан дулкынында» гәҗитен кертә.

2012 елның 15 июненнән яңа «ТНВ—Планета» каналы тәкъдим ителә.

Тарих үзгәртү

  • Ачык акционерлык җәмгыяте 2001 елның 17 маенда теркәлде.
  • Канал 2002 елның 26 августында эшли башлады.
  • 16 декабрь 2011 елның Без моның өстендә ел дәвамында эшләргә уйлыйбыз. 2012 елның 1 июленә сынап карауны эшләтеп җибәрергә ниятлибез. Бу яңа ТНВ—Планета каналын тәкъдим итү, минем уйлавымча, «Яңа гасыр» ның 10 еллыгы белән бергә булыр дип өметләнәбез.

Логотибы үзгәртү

Телеканал үзенең эшләү барышында бер логотип алмаштырды, хәзергесе — икенчесе булып тора.

  • 2002 елның 26 августыннан 2007 елның 2 сентябренә кадәр логотип өч хәрефле ТНВ язуыннан — симметрия сызыклары күк, ә логотип үзе 30% ка кадәр ак төстә үтәкүренмәле иде һәм өске сул почмакта урнашты.
  • 2007 елның 3 сентябреннән хәзерге вакытка кадәр логотип өч яшел тасмадан тора (һәр тасма үзенең яшел төсмеренә ия), аңарда «ТНВ», астагы өлештә «ТАТАРСТАН» сүзләре тора. Ул өске уң почмакта урнашкан.

Программада үзгәртү

  Төп мәкалә: ТЯГ Тапшырулары

Яңа Гасырда чыгучы кайбер тапшырулар исемлеге[1] ( рус телендә,  татар телендә):


Эфирдан төшерелгәннәр үзгәртү

  •   «Адәм белән Һава»
  •   «Мәдәният дөньясында» (2016)
  •   «Кара-каршы» (2015)

Аудитория үзгәртү

ТЯГның потенциаль аудиториясе - 35 миллион кеше. Иярчен аша ТНВ Россия регионнарына, БДБ илләренә, Азия белән Европа илләренең күпчелегенә үз сигналын тарата.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү