Телеви́дение, Телевизия (грек. τήλε — ерак һәм лат. video — күрәм; яңалатинчадан televisio — ераккүрү) — алмашучан рәсемнәрне һәм тавышны ерак арага җибәрү һәм тоту өчен система.

Телевидение
Сурәт
Ачучы яки уйлап табучы Charles Francis Jenkins[d], Фарнсуорт, Фило Тэйлор[d], Кэндзиро Такаянаги[d] һәм Джон Лоуги Бэрд[d]
Җитештерә телетапшыру[d] һәм концертный фильм[d]
Яклаучы изге Клара Ассизская[d][1]
Код МСОК 4 6020
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
 Телевидение Викиҗыентыкта
Телевизордан телевидение тапшыруын караучы американ гаилә, 1958 ел
Дөнья илләрендә телевидение кертү вакыты:
     1930-1939      1960-1969      1990-1999
     1940-1949      1970-1979      Маглүмәт юк
     1950-1959      1980-1989
Төрле илләрдә телевидение системалары
1000 кешегә телевизорлар саны:
     1000+      200-300      0-50
     500-1000      100-200      Мәгълүмәт юк
     300-500      50-100

Телевизордагы сурәт кинескоп — электрон-нурлы көпшә экранында барлыкка килә. Тик экранның эчке ягындагы юлларны якты нур шәү¬ләсе түгел, ә электроннар бәйлә¬ме — электрон нур төшерә. Кинескоп экраны эчке яктан юка гына махсус матдә — люминофор катлавы белән капланган. Әгәр дә аңа нечкә генә электроннар бәйләме төшсә, ул яктыра. Электрон нур люминофорның бер участогын яктырта да күрше участокка күчә. Беренче участок сүнә дә күрше участок яктыра башлый. Ләкин кеше күзе моның барысын да күреп бетерергә өлгерми, чөнки нур телевизор экранында бик тиз — секундка 25 тапкыр күчә.

Телевизион тапшырулар булмаган чакта телевизорны тоташтырып карагыз. Яктырып торучы экранда эчке яктан электрон нур сызган аерым юлларны күрергә мөмкин. Алар 625.

Телевизор экранындагы сурәтләнеш телестудиядән тапшырыла. Телекамера объективына телекамера алдында торган кешеләрдән, әйберләрдән чагылган яктылык нуры ки¬леп эләгә дә, сурәтләнешнең электр сигналларына әверелә. Яктылык телевизион тапшыру көпшәсендә — телекамераның төп деталендә — электрга әверелә. Ә телекамера радиотапшыргыч белән тоташкан, аның антеннасы телевизион манарадан төрле якка радиодулкыннар тарата. Шул рәвешчә, сурәтләнеш сигналлары радиодулкыннар ярдәмендә телестудиядән Җир атмосферасына тарала.

Сурәтләнеш сигналлары телестудиядәге тапшыргычка бер-бер артлы телевизорда элек¬трон нур экранда күчеп йөргән тиз¬лек белән килеп керә. Димәк, телекамера «күргән» сурәтләнеш һәр секундта 25 тапкыр тапшырыла. Шул ук вакытта егерме биш сурәтләнешнең һәрберсе ярты миллионнан артык электрон сигналларыңнан тора. Телевизор, радиодулкыннарны телеүзәктән кабул иткәч, сурәтләнеш сигналларын аерып ала да аларны яңадан күзгә күренә торган итә. Студиядә микрофон кабул иткән тавыш та радиодулкыннар ярдәмендә, ләкин башка тапшыргыч буенча икенче дулкында тапшырыла. Телевизор сурәтләнеш сигналларын кабул итү белән үк, алар кинескопның электрон нурына тәэсир итә.

Сурәтләнешнең көчсез сигналлары нурны да көчсез итә, көчле сигналлар экран люминофорына эләгә торган электроннар агышын арттыра. Электроннар бәйләме зуррак булган саен, люминофор ачыграк булып яктыра һәм киресенчә. Димәк, экранда караңгы һәм якты участоклар барлыкка килә, ә кеше күзе аларны сурәт буларак кабул итә.

Төсле телевизорлар да шул ук принцип буенча эшли. Ләкин сурәтләнеш сигналларының җыелмасы аларда катлаулырак һәм аларныц кинескопларында юллар буйлап бер генә түгел, ә өч электрон нур күчеп йөри. Аларның һәрберсе эк¬ранда «үз» нокталарын гына — я кызыл, я зәңгәр, я яшел нокталарны гына «яктырта». Бу нокталарда¬гы люминофорлар да химик состав¬лары ягыннан бер төрле түгел: аларның бер ишеләре электрон нур тәэсире астында кызыл төскә, икен¬челәре — зәңгәр, өченчеләре яшел төскә кереп яктыра. Төсле телеви¬зор экранында бер үк вакытта төрле төстәге өч рәсем «ясала». Ләкин без аларны аерым-аерым күрмибез. Кызыл, зәңгәр һәм яшел нурлар, аралашып, теләсә нинди төсне би¬рәләр, һәм без рәсемне төсле итеп күрәбез.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү