Рузанна Хәбибуллина

Рузанна Хәбибуллина, Гайнизаманова Рузанна Наил кызы (1994 елның 27 феврале, Россия Федерациясе, Свердловск өлкәсе, Әртә шәһәр округы, Әҗегол) — драма актрисасы, оста җырчы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2015 елдан).[1]

Рузанна Хәбибуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Гайнизаманова Рузанна Наил кызы

Туу датасы:

27 февраль 1994(1994-02-27) (30 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Свердловск өлкәсе, Әртә шәһәр округы, Әҗегол

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2015 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Наил абый (әтисе) һәм Тәклимә апа (әнисе)
 
Рузанна Хәбибуллина һәм сәхнәдәшләре
 
Рузанна Хәбибуллина ире Илназ белән

1994 елның 27 февралендә Свердловск өлкәсенең Әртә шәһәр округы Әҗегол татар авылында туа. Милләте буенча татар. Әтисе - Наил, әнисе - Тәклимә. Абыйсы Рөстәм һәм сеңлесе бар. Кечкенәдән бирле бию һәм җыр түгәрәкләренә йөри. 2001 елда мәктәпкә укырга керә. 2012 елда мәктәпне тәмамлый, Казанга килә һәм театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2015 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2017 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә.[1]

Социаль челтәрләрне актив рәвештә алып бара, төрле "вайн"нар төшерә, үзенең тормышта булган хәлләре белән уртаклаша.

Театр үзгәртү

2015 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Иң башата күмәк күренешләрдә генә катнаша. Үзенең беренче ролен 2016 елда уйный. Ул да булса Аманулланың "Светофорда кунакта" спектаклендәге Наян образы була. Тамашачыга күбрәк З. Хөсниярнең "Ут чәчәге" спектаклендәге Мәликә роле буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 30га якын роле бар.

  • Наян – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2016);
  • Бүре, кыз – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2016);
  • Карга – "Кышкы әкият" (Ш.Фәрхетдинов, 2016);
  • Тиен, Куян, Түләнтәй – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2016);
  • Мырау, Ар Барс - "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2016);
  • Алена, Айдар – "Супер Светофор" (Аманулла, 2016);
  • Гөлзирәк – "Кичер мине, әнкәй" (Р.Батулла, 2015);
  • Официант – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Ләйсән – "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди, 2016)
  • Сара – "Ширбәт ае" (А.Попов, Х.Ибраһим тәрҗ., 2016);
  • Ак Барс, Шүрәле – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017);
  • Абилин, Масса – "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт ди Камилло, Н.Кәримова тәрҗ., 2017)
  • Миңсылу – "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" (Р.Вәлиев, 2017)
  • Ярканат – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
  • Куян – "Саранлыктан дару" (В.Илюхов, тәрҗ.Х.Уразова);
  • Лилия – "Мәхәббәт күгәрченнәре" (В.Гуркин, тәрҗ.Х.Ибраһим);
  • Мәликә – "Ут чәчәге" (З.Хөснияр);
  • Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, инсценировка Н.Кәримова);
  • Ай – "Зөһрә" (Й.Миңнуллина);
  • Захра -"Йомрыбаш" (Мари-Од Мюрай, Р. Гобәева тәрҗ.);
  • Күмәк сәхнәләр - "Сәлам, Актәпи!" (А. Сальникова, Х. Уразова тәрҗ.);
  • Күмәк сәхнәләр - "Озын-озак балчак" (М.Кәрим);
  • Неверленд утравында яшәүче - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Әнисә - "Корт" (Ф.Галиев, 2020);
  • Колын, кош - "Мио, минем Мио!" (А.Линдгрен, Н.Кәримова тәрҗ., 2020);
  • Айшә - "Хикмәт әкиятләре" ( С.Жамбалова);
  • Алинә - " Ак чәчәкләр кебек..." (Р. Әюпов) һ.б.[1]

Фильмография үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Ире - Хәбибуллин Илназ (03.08.1995, тумышы белән Азнакай районының Урманай авылыннан) - шулай ук Габдулла Кариев театрының артисты.[3] 2016 елның августында өйләнешәләр. 2021 елның 16 августында яшьләрнең Самир исмемле малайлары туа.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • СӘХНӘ журналы
  • ВКонтакте социаль челтәре
  • ТАТМЕДИА

Искәрмәләр үзгәртү