Алсинә Закирова

драма актрисасы, Кариев театры артисты

Алсинә Закирова, Закирова Алсинә Фиршат кызы (1992 елның 10 декабре,[1] Россия Федерациясе, Татарстан, Апас районы, Дәүләки) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2013 елдан).[2]

Алсинә Закирова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Закирова Алсинә Фиршат кызы

Туу датасы:

10 декабрь 1992(1992-12-10) (31 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Апас районы, Дәүләки

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2013 — х. в.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Алсинә (2019)
 
Алсинә Закирова
 
Алсинә Закирова сәхнәдә

1992 елның 10 декабрендә Татарстанның Апас районының Дәүләки авылында туа. Әтисе - Фиршат исемле. Энесе һәм апасы бар. Кечкенәдән бирле бию һәм җыр түгәрәкләренә йөри. 2009 елда мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны 2013 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.[3]

Театр үзгәртү

2013 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Иң башата күмәк күренешләрдә генә катнаша. Тамашачыга күбрәк Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендәге Галиябану, Ркаил Зәйдулланың “Артист” спектаклендәге Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм Ренат Әюповның "Сөннәтче бабай"дагы Зөлфия рольләре буенча таныш.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 30га якын роле бар.

  • Күмәк сәхнәләр – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
  • Шәфкать туташы, Массовка – "Печән базары" (Р.Әюпов, 2006);
  • Динара, Җил, Чегән кызы, Бәрән – "Алхимик" (П.Коэльо, 2007);
  • Куян – "Кышкы әкият" (Ш.Фәрхетдинов, 2008);
  • Сәгыйдә – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2009);
  • Тиен – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
  • Аю, Көңгерә, Арыслан, Енот, Куян - "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
  • Айдар – "Супер Светофор" (Аманулла, 2013);
  • Шаян – "Светофорда кунакта" Аманулла, 2013);
  • Гуля – "Казан ятиме" (Р.Зәйдулла, 2014);
  • Су анасы – "Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
  • Төш урлаучы – "Айрыз батыр" (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов, 2015);
  • Дилфүзә – "Кичер мине, әнкәй" (Р.Батулла, 2015);
  • Әнисә – "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди, 2016);
  • Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Куян – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017)
  • Курчак Кристина, Сукбай, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
  • 4 нче Бәти –«Бүре һәм Кәҗә» (Р.Корбан, 2008)
  • Тарантулла – "Ут чәчәге" (Зиннур Хөснияр);
  • Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, Н.Кәримова инсц.);
  • Арья -"Йомрыбаш" (Мари-Од Мюрай, Р. Гобәева тәрҗ.);
  • Таплы Лалә - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Әнисә - "Корт" (Ф.Галиев, 2020);
  • Агач - "Асылкош җыры" ( Рүзәл Мөхәмметшин);
  • Мирамис - "Мио, минем Мио!" (А.Линдгрен, Н.Кәримова тәрҗ., 2020);
  • Күмәк сәхнәләр - "Яратып туялмадым" (Р.Әюпов 2021);
  • Студент, авыл яшьләре - " Ак чәчәкләр кебек..." ( Р. Әюпов 2021);
  • Зөлфия - "Сөннәтче бабай" (Р.Әюпов 2021) һ.б.[2]

Фильмография үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • Интертат
  • Instagram социаль челтәре
  • ТАТМЕДИА

Искәрмәләр үзгәртү