Гүзәлия Нәҗипова
Гүзәлия Нәҗипова, Кәримова Гүзәлия Зөфәр кызы (1985 елның 3 ноябре,[1] СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Усаклы) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.[2]
Гүзәлия Нәҗипова | |
Туганда бирелгән исеме: |
Кәримова Гүзәлия Зөфәр кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2005 — х. в. |
Театр: |
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1985 елның 3 ноябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Усаклы авылында туа. Әтисе - Зөфәр исемле. 1992 елда мәктәпкә укырга керә. 2001 елда, мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Укуханәне 2005 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2010-2014 (2015) елларда читтән торып Казан социаль-юридик институтында белем ала.[2]
Театр
үзгәртү2005 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, укуханәдә укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 2003 елда уйный. Ул да булса Дәрҗия Аппакованың "Тапкыр егет"тәге Шүрәле роле була. Тамашачыга күбрәк Аманулланың “Super светофор” спектаклендәге Алена һәм Ренат Аюповның "Сөннәтче бабай"дагы Сәгыйдә рольләре буенча таныш.
Репертуар
үзгәртүРепертуарында 30га якын роле бар.
- Шүрәле – "Тапкыр егет" (Дәрҗия Аппакова, 2003);
- Наян – «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002);
- Килмешәк – «Килм ешәк» (Хабибулла Ибраһим, 2003);
- Ана бүре – "Алмачуар" (Фәнәвил Галиев, 2004);
- Тутакай – "Кыю кызлар" (Таҗи Гыйззәт, 2004);
- Зәмзәмбану – "Серле балдак маҗаралары" (М.Закирова, 2006);
- Сәмитова, Фәрештә, Су кызы – «Печән базары» (Ренат Аюпов, 2006);
- Зилә – "Амазонка һәм Айдар" (Илгиз Зәйниев, 2006);
- Хезмәтче – «Король Лир» (Уильям Шекспир, 2006);
- Катя, Бәрән, Чүл комы – «Алхимик» (П.Коэльо, 2007);
- Куян – "Урман клаб" (Илгиз Зәйниев, 2007);
- Сәүдәгәр – «Йосыф-Зөләйха» (Кол Гали, 2007);
- Эльвира – "Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә" (Рэй Куни, Мих.Мишин, 2008);
- Куян – "Кышкы әкият" (Шамил Фәрхетдинов, 2008);
- Бәти – "Бүре һәм Кәҗә" (Рафис Корбан, 2008);
- Фәүзия – "Ничек миллионер булырга?" (Мансур Гыйләҗев, 2009);
- Масса – "Галиябану" (Мирхәйдәр Фәйзи, 2009);
- 4 нче кыз – "Җырларым" (Фәнәвил Галиев, 2010);
- Энәбикә – "Керпе малае дуслар эзли" (Рәфис Корбан, 2011);
- Мырау, Енот, Ак Барс, Көңгерә, Аю – "Ак барс маҗаралары" (Хабибулла Ибраһим, 2012);
- Алена – "Супер светофор" (Аманулла, 2013);
- Су анасы – «Әйт әле, күбәләк" (Туфан Миңнуллин, 2014);
- Сәмидә – "Кичер мине, әнкәй" (Рабит Батулла, 2015);
- Халык – "Артист" (Ркаил Зәйдулла, 2016);
- Маймыл – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017);
- Галия - "Ак чәчәкләр кебек..." (Ренат Аюпов);
- Сәгыйдә - "Сөннәтче бабай" (Ренат Аюпов, 2021 г);
- Венера әби, сакчы -"Камыр батыр" (М.Горвиц 2021 г) һ.б.[2]
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
- ТАТ Медиа
- ВКонтакте социаль челтәре
- ИНТЕРТАТ